Логотип
Бакча

Мәшәкатьсез чәчәкләр

Кайбер чәчәкләр яз көне туфракка чәчеп кенә дә бик яхшы үсәләр, вакытында шау чәчәккә күмелеп, бакчаны ямьлиләр. Күбебезнең тәрәзә төбендә инде  үсентеләргә урын да калмады, ә бит җәй көне чәчәкләрсез бик күңелсез булыр. Шуңа күрә бу язмабызда турыдан-туры бакчага гына чәчеп була торган чәчәкләр  исемлеген китерәбез. 

Кайбер чәчәкләр яз көне туфракка чәчеп кенә дә бик яхшы үсәләр, вакытында шау чәчәккә күмелеп, бакчаны ямьлиләр. Күбебезнең тәрәзә төбендә инде  үсентеләргә урын да калмады, ә бит җәй көне чәчәкләрсез бик күңелсез булыр. Шуңа күрә бу язмабызда турыдан-туры бакчага гына чәчеп була торган чәчәкләр  исемлеген китерәбез. 
 

Ипомея
Эре-эре кыңгыраулар белән бизәлгән бу үрмәле гөл җилдән ышык урыннарны һәм көпшәк туфракны ярата. Утыртыр алдыннан орлыкларны бер тәүлек җылы сулы термоста бүрттерәләр. Кайбер орлыклар бүртмәскә мөмкин. Аларны энә белән тишеп, тагын суда тоталар. Суга «Корневин», «Гетероаксин» препаратлары да салырга була. Утыртканда, бер чокырга икешәр орлык салырга кирәк. Өстен туфрак белән күмдереп, торф яки черемә белән мүлчәләп куябыз. Кыраулар төшү куркынычы булса, өсләрен каплап торабыз. 

Эшшольция 
Бу чәчәкне икенче төрле Калифорния мәге дип тә атыйлар. Таләпчән түгел, тиз һәм җиңел үсә, чәчәкләре ачык сары төстә, уртача зурлыкта. Эшшольция кояшлы урынны, су җыелып тормый торган туфракны ярата. Июньнән сентябрьгәчә чәчәк ата. Орлыкларын дымлы һәм көпшәк туфракка чәчеп, өстеннән күмдерәләр, мүлчәләп куялар. Кемдер эри башлаган кар өстенә дә чәчә. Үсентеләр гадәттә 2 атнадан соң күренә. Төп шарты – үсемлекләрне тишелеп чыгу белән сирәкләү. Араларын 20 см чамасы калдырырга кирәк.

Хуш исле борчак (душистый горошек)
Бик матур һәм купшы чәчәк ата. Кояшлы, җилсез урыннарны ярата. Аз гына күләгәгә дә түземле. Туфрак көпшәк һәм уңдырышлы булырга тиеш. Бер эсселәтеп, бер салкынайтып торса, чәчәк бөреләрен коярга мөмкин. Хуш исле борчакны утыртканда тирес кулланырга кирәкми, азотны ул һавадан үзе ала. Шулай ук су җыелып торган урында да тиешенчә үсә алмый ул.  Үсемлек араларын 20 см калдырып, бер чокырга икешәр орлык салып чыгалар, туфрак белән күмдереп, бераз тыгызлыйлар. Апрельдә чәчсәгез, җәй уртасында чәчәк атачак. 

Адонис
Русча аны «Горицвет» дип тә атыйлар. Ут кебек янып торган чәчәкләре өчен бирелгән атамадыр, мөгаен. Адонис кояшлы ләкин өйләдән соң күләгә төшә торган урынны һәм известьле туфракны ярата. Чәчәр алдыннан орлыкларын бер тәүлек буе суда тотып бүрттерәләр. 2 см тирәнлеккә чәчеп, өстен күмдерәләр. 5 градус җылылыкта бер ай буена тишелә. 

Кларкия
Салкынга чыдам, купшы һәм бик озак чәчәк атуы белән кыйммәтле. Кояшлы урында, дымлы һәм көпшәк туфракта үсәргә ярата. Чәчәр алдыннан туфракка торф һәм минераль ашламалар кертеп калдырырга кирәк.  Орлыкларны оя-оя итеп, бер ояда 4-5 үсенте булырлык итеп чәчәләр. Орлыкларны артык күмдерергә ярамый, туфракны җиңелчә генә бөркиләр. Сирәкләү белән дә мавыкмаска кирәк, үсемлекләр куерак булса, кларкия купшырак күренә. 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар