Әнисә апа белән күрешеп-сөйләшергә күптән ниятләп куйсак та, очрашу сузылды да сузылды. Алай да кардәше – Зәйнәп ханым кызы Назихә аша апаның хәл-әхвәлен белешеп тордык. «Фатиры тугызынчы катта, бөркү. Эссе көндә кан басымы күтәрелә. Җәен Арчада, Фоат абыйсының оныгы Ильмира гаиләсендә яши ул. Анда аның үзенә аерым бер бүлмә», – диде.