Ап-ак ашъяулык, татар көе... 

Лина АРИФУЛЛИНА – Россиядәге концерт-тамашаларны куючы танылган режиссер-ларның берсе. Эстрада йолдызлары белә: үзгәрергә кирәк икән, Лина ханымга мөрә-җәгать итәргә вакыт. Валерий Леонтьев, Филипп Киркоров, Алла Пугачева кебек популяр йолдызларны яңа иҗади яктан ачкан режиссер ул. Федераль каналларның бер-сендә эфирга чыккан «Йолдызлар фабрикасы» телевизион проекты исә аңа бөтен ил буенча танылу алып килде. 17 ел элекяңа талантлар ачуны максат итеп куйган әлеге проектта, катнашучылардан бигрәк аның директоры Лина Арифулинага сокланып караганыбызны әле дә булса хәтерли-без. Таланты гына түгел, андагы зәвык, зыялылыкка мөкиббән идек бугай. Татар каны ага бит анда дип горурландык. Проектта катнашкан үсмерләргә сәхнәгә юл ярды ул. Һәм бу эшен әлегә кадәр дәвам итә. Димәк, ул аның җирдәге миссиясе. Әлеге остаз-режиссер белән эшләү бәхете Татарстан артистлары өлешенә дә тиде. «Барс-Рекордс» компаниясе Лина Арифулинаны XX халыкара «Татар җыры» эстрада фестиваленең режисс еры итеп чакырды. Бу уңайдан без Лина ханым белән әңгәмә кордык. 

Лина ханым, ялгышмасам, сезнең тамырларыгыз Нижгарга барып тоташа. Әңгәмәләрегездә җәйге каникулларны әби-бабай янында үткәрүегезне еш искә аласыз. Димәк, татарча өйрәнми калмагансыздыр. Туган телегезне хәтерлисезме? 

– Әйе, балачагым авылда узды. Анда татарча сөйләшергә өйрәндем, телемне онытмадым. Хәзер инде кызым Айна белән өйдә татарча сөйләшәбез. Кызым догалар да белә. Безнең бик яхшы апаларыбыз бар.Алар безгә һәрвакыт ярдәм итә. Кызым догаларны алардан өйрәнде. 

Татар телен белгәч, сезгә татар моңнары да бик якындыр... 

– Татар көе – минем балачагым хатирәләре. Аларны тыңлаганда өебезгә әби-бабайлар җыелуы, ап-ак ашъяулык, балачакның сихри бер мохите күз алдыма килеп баса. 

Сез – «йолдызлар» буенча зур белгеч. Федераль каналларның «Йолдызлар фабрикасы», «СТС йолдызлар яндыра» проектларын карамаган, белмәгән кеше юктыр. Сез бик күп җырчылар-ны үстердегез. Миңа калса, теләсә кемнән «йолдыз» ясый аласыз кебек. 

– (Көлеп.) Әлбәттә, теләсә кемнән «йолдыз» ясарга мөмкин... (Җитди тонга күчеп.) Ә җитдирәк сөйләшсәк, йолдыз сүзенә тирән мәгънә салынган. Ул – күктә, ә артистлар – җирдә. Шуңа да аларны «йолдыз» дип атауны яратып бетермим. Бөтен кеше яраткан һәм тыңлаган артист булу өчен, әлбәттә, талант кирәк. Башкарган эшеңне яратырга да тиешсең, бик зур ихтыяр көче булу да мөһим. Талант ачылмый калырга да мөмкин. Ә менә ихтыяр көче – артистны алга алып баручы, үстерүче мотор ул. Кешелек сыйфатлары булу шарт. Монысы үтә мөһим! Барлык мөнәсәбәтләрдә дә артист саф күңелле булып калырга тиеш. 

«Йолдыз чире» тияргә мөмкин дип әйтәсегез киләме? 

– Артист янында кем була инде. Әкиятләрдән белгәнегезчә, патшалар янында һәрвакыт шамакайлар йөргән. Алар уен-көлке аша дөреслекне дә, тәнкыйтьне дә әйтә белгән. «Йолдыз чире» әнә шул кешелек сыйфатларының тотрыклы булмавыннан килеп чыга да инде. Әмма, икенче яктан, бу чир белән «чирләргә» кирәк. Бер тапкыр «чирләгәннән» соң, башка вакытта нишләргә кирәген аңлыйсың инде. «Йолдыз авыруы» үз гомереңдә бер тапкыр булса да килми калмый. Аны үтеп, үзеңне тыя белергә өйрәнү мөһим. 

Әгәр дә тыелып кала алмыйсың икән, бу бетү дигән сүзме? 

– Мин һәрвакыт, димәк, шулай кирәк булган дип әйтәм. Димәк, әлеге артистка шундый юлны узарга язган, ә менә алга таба нишләячәге бары тик үзеннән генә тора. Түбән тәгәрәү тиз ул, ә кабат аякка басып, алга таба атлый белү бик авыр. Эчтән көчле кеше генә авырлыкны җиңеп торып басачак. Беркайчан да соң түгел! 

Сезне быел XX халыкара «Татар җыры» фестиваленең режиссеры итеп чакырдылар. Исемегез һәрвакыт инновацион проектлар, уникаль идеяләр белән ассоциацияләнә. Кайсы җырчыга шоу ясасагыз да, аны яңа яктан ачтыгыз. Ә татар җыры фестиваленә планнарыгыз нинди? 

– «Татар җыры» фестиваленең билгеле бер концепциясе бар инде. Ул бик кызыклы. Кунакка барганда хуҗаларның үзенчәлеген исәпкә алмый калмыйбыз, шулай бит? Монда да татар җыры бәйрәменә киләбез. «Татар җыры» дигән бренд бар, шуңа күрә кардиналь үзгәрешләр ясау урынсыз булачак. Артистларның образын да тамырдан үзгәртергә ярамый. Бу җәһәттән дә революцион адымнар ясарга уйламыйм. Юкса артист өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайсызлык кына тудырачак. Чөнки артистның билгеле бер харизмасы бар. Ул тамашачыларга таныш. Алар артистның нәкъ шул образына ияләшкән. Бераз гына экспериментлар ясарга уйлыйбыз. Беләсезме, кайчак бер кечкенә деталь дә бөтенләй яңача үзенчәлекләрне ачып җибәрергә мөмкин. Җырчылар белән очрашып, киңәшләремне бирәчәкмен, әлбәттә. Үзеңне читтән карау бик мөһим бит ул. Ә теләсә кем дөрес һәм кызыклы итеп әйтеп бирә алмый. 

Фестиваль серен әз генә булса да беләсе килә бит инде. Шулай да нәрсәгә күбрәк өстенлек бирәчәксез? 

– Барысына да! Әкренләп кенә барысын да тәртипкә китереп, кызыклы итеп ясаячакбыз. Тамашачыларның фестиваль атмосферасын тоюларын телим. Концертка килү генә түгел, җыр дөньясына чумып утырып, зур тәэсирләр алып кайтып китсеннәр иде. Һәм ул киче-решләрнең әле бик озакка исләрендә калуын телим. 

Сез финал-феерия ясау остасы. «Татар җыры» фестивалендә дә үз фишкагызны кулланачаксызмы? 

– Әлбәттә! Барлык серләрне дә ачып бетермим. Финал, һичшиксез, матур булачак... 

Хәзерге татар җыры үзгәрешләр кичерә, ул эзләнүдә. Ничек уйлыйсыз, хәзерге татар эстрадасында гармун, халык инструментлары куллану татар җырына үсәргә комачаулыймы, әллә ул аның йөзек кашы булырга тиешме? 

– Традицион булган бар нәрсәне: уен коралларын да, татар җырының борылышларын да заманча эстрадада кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта дөньяның алга барганын да онытмаска кирәк. Яңалык барлыкка килеп кенә тора. Менә безнең буын бөтенләй башка музыка тыңлый иде, ләкин тора-бара башкасын да кабул иттек. Яшь буынга традицияләрне бозмыйча гына яңа якларны ачу хакында уйланырга кирәк. Алтын урталык бар бит ул. Алар милли мәдәниятне онытмасыннар, шул ук вакытта йөрәкләре кушканча да эшләсеннәр... Миңа калса, яңа технологияләр хакында да, традицияләрне дә онытмаска кирәк. Менә шулар икесе дә кушылса, бик яхшы булачак. Башка мәдәнияттә шундый тандем саклана. Милли борылышларда ниндидер бер яңалык бар икән, ул бик яхшы яңгыраш ала. 

Хәзерге татар эстрадасына бәя бирсәк... 

– Татар эстрадасын күпмедер белсәм дә, әлегә миңа бәя бирергә авыр. Артистлар белән эшли башлагач, билгеле бер күзаллау булыр дип уйлыйм, бу темага шул вакытта сөйләшергә мөмкин булачак. 

Тарихи Ватаныгызга еш киләсезме? 

– Соңгы тапкыр Казанга 2014 елда Turkvision-2014 II халыкара музыкаль бәйгесенең финал өлешен оештырганда килгән идем. Шушы еллар эчендә генә дә Казан бик үзгәргән. Дөрес, мин рәхәтләнеп җәяүләп йөреп карый алмадым. Бары тик концерт залы тәрәзәсе аша гына бәяләдем. Шәһәрнең үзгәрүе үзе үк кызыклы. Аның кунакчыллыгы, җанлы шәһәр булуы беркайчан да үзгәрмәс. 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5670
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2658
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4323
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2159
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1924
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек