Айлин гаиләсен күрсәтми, чөнки...

– Татар эстрадасын сыйфатлырак итәсем килә!
Журналистлар өчен оештырылган пресс-конференциядә җырчы Айлин менә шулай дип белдерде. Музыка яздырылышы, клиплардагы режиссер эше сыйфатлырак булырга тиеш дип саный ул.
Айлин – Башкортстан кызы. 1982 елда Уфа шәһәрендә туган. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының чит телләр бүлеген тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетында белем ала. Уфа шәһәрендә Рус дәүләт академия драма театрында эшли.
– 2002 елда Казанга теплоход белән сәяхәткә килгән идем. Кремль янында йөргәндә мондагы һәр таш таныш, якын булып тоелды. Үземне бу шәһәрнең үз кешесе дип хис иттем, мине һәрнәрсә Казанга чакыра сыман иде. Әмма Уфада укуымны тәмамларга кирәк иде әле, тәҗрибә җыярга булдым. Казанга күчүне чигерә килдем. Әмма язмыш барысын да үзе хәл итте. 2009 елда мин Казан килене булып куйдым.
Эшен, иҗади карьерасын кырыйга куеп, Айлин бар игътибарын гаиләгә юнәлдерә. Бер-бер артлы Анжелика, Артур, Ариана дөньяга килә.
– Кечкенә чагында миңа әниемнең игътибары җитми иде. Ул һәрвакыт эштә, өйгә вакыты аз кала. Ә мин гел аның кайтуын көтә идем. Кечкенәдән үз-үземә сүз бирдем: нәрсә генә булса да, балаларыма бик күп вакыт бирәчәкмен дип. Иремнең өч бала турындагы хыялын да, үземнең балачак теләгемне дә чынга ашыра алдым, Аллага шөкер! Ун ел вакытымны балаларга багышладым, хәзер инде иҗатка сусадым, дөньяга чыгар вакытым җитте. Кызганыч... ике ел элек кадерле әниемне югалттым. Яшәгән чакта якыннарыбызның кадерен аңлап бетермибез. Әти-әниләрне мөмкин кадәр зурлап яшәгез!
Җырчының гаиләсен, балаларын клипларда, иҗатына багышланган социаль челтәр битләрендә күреп булачакмы дигән сорауга ул: «Гаиләмне дөньяга күрсәтмим, чөнки иҗат ул – аерым дөнья, гаиләм – минеке генә булган тыныч, рәхәт сыеныр урыным», – дип җавап бирде.
Бүгенге көндә сәхнәдә дуэт белән җырлау модага керде. Айлин үзенең Айдар Галимов һәм Радик Юльякшин белән дуэт җырлыйсы килүен әйтте. Аның хыялында татар, рус эстрадасын яулау хыялы да бар, Европа киңлекләренә дә чыгасы килүен әйтте. Җырчының журналистлар өчен тагын бер яңалыгы бар иде: тиздән Айлин Голливудта кинода төшә башлаячак. Җырчы буларак кына түгел, актриса буларак та үзен сынап карарга җыена ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.