– Их, ябыгасы иде...
Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу? Сәбәбе нидә? Дүртенче дистәне ваклый башлагач, нигә күп хатын-кызлар кинәт кенә калынаеп китә?
Белгечләр моның берничә сәбәбе бар диләр.