Логотип
Шигърият

ЯРАТУ УЛ – ТЫҢЛАП ТУЙМАС ҖЫРДАЙ!..

«Багышлаулар» дәфтәреннән
 
 
(2007 елның декабрь аенда – 59 яше тулыр алдыннан – автоһәлакәт корбаны булган сөекле хәләл җефетем – «җанҗиләгем» Дамирә Рафаил кызы кабере янында уйланулар)
 
«...Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...»
Хәсән ТУФАН.
 
Әйткән идең: «Чын дусларың булу,
Шаһинурым минем, бик кирәк!»
...Ул асыл зат гомерең саклап калды
Байтак еллар элек, «Җанҗиләк»!
Хәләл канын бирде! Һәм җанын да
Бирергә ул әзер иде бит! –
Сине тизрәк терелтергә теләп,
Яннарыңа кат-кат килде бит...
Аның ире – сабакташым-дустым –
Искитмәле Шагыйрь иде лә!
(Халкыбызның олуг мәхәббәтен
Казанган шәп Шаһ-ир әле дә!)
Ул да бакыйлыкка китеп барды –
Синдәй, бер үк елда! – бик иртә...
Мин юксынган кебек, «Ханбикә» дә
Ирен һәрчак исендә йөртә!
Сөенәмен: онытмаган өчен
Һәм Рухын зурлаган өчен!
(Шул дустымны кабат терелтергә
җитсә иде, димен, дәрт-көчем!)
Мин дә шулай тиң ярымны сөйдем,
Өзелеп сөйдем! – Ул да аңлады...
Бергә кичердек без Сөю тулы
Күп кичләрне, алсу таңнарны!
Язмыш җиле алып китте аны,
Каерып алып миннән, гомергә...
Төшләремә керде «Җанҗиләгем»:
«Миндәйне тап, зинһар, тилмермә!..»
Синдәйне мин таба алмам инде:
Син – үзеңчә, ә ул – үзенчә...
Йөрәгемдә, мәңге янар уттай,
Калчы, бәгырем, нәкъ шул көенчә!
Синдәйне мин һич тә таба алмам,
Син – «Җанҗиләк», ә ул – «Ханбикә»!
(Кушаматы шундый инде аның –
Балкып торгангадыр кич-иртә!)
«Татар Терезасы!» – дип тә аны
Йөретәләр, зурлап, һәр җирдә!
Ярдәмгә ул шундук килеп җитә –
Коштай җитез үзе, өлгер дә!
Син үзең дә тойдың, «Җанҗиләгем»,
Җан җылысын аның һәрчакта...
Сезне бик сагынып, хәтерләрдә
Терелтәбез! Хисләр – учактай!..
 
 

* * *

Без – тиңдәшләр, 
рухи тиңдәшләр!! –
Аның да юк пары, минем дә...
Сөйгәннәргә һәрчак тугры калыйк,
Яра калмасынга күңелдә! –
Тансык ярлар була бер генә!!!
«Һаман яратам!!» – 
дип әйткән бит ул,
«Сөю – мәңгелек!!!» – дип язган ул...
Шуны раслап, шомырт чәчәк ата –
Йөрәккә дәрт өстәп язларын!..
Ошаганнар, охшатканнар була,
Тик хәтердә бары бер сурәт:
«Ул», елмаеп, сиңа карап тора:
«Тормыш күмерләрен көйрәт!»
Күмерләргә җылы сулыш өрсәң,
Терелә, диләр, Учак: Ут-ялкын!
«Шул Ялкынны һәрчак дөрләтергә
Көч-кодрәт бирче, Илһамчым!» –
Диеп дәшә кебек газиз җаннар –
Рухлары белән көчлеләр!
...Чын Сөюнең Илаһи зурлыгын
Ничек аңлатыйк соң, кешеләр?!.
 
 

* * *

Сезнең җаннар, Кояш нурларыдай,
Безнең күңелләргә багалар!
Сез – оҗмахта, 
ә без – фанилыкта...
Ничек табыйк икән дәвалар?!
Сезгә булган ихлас ихтирамны
Һәм Доганы саклап күңелдә,
Әйтәбез гел: «Сезне яратабыз!!.
Кайда булсак та без – гел бергә!!»
Күчкәч тә без бакый-мәңгелеккә,
Шул ук сүзне сезгә 
әйтербез:
Ярату ул – тыңлап туймас 
җырдай! –
Яратудан башка – ятим без...
Өзелеп сөйгән ирең – якын дустым,
«Җанҗиләгем» – минем хатыным, –
Җәннәт түрләрендә нур сипсеннәр,
Күрсен алар хисләр балкуын!!
Ихлас сөенсеннәр, риза булып:
«Тормыш дәвам итә тагын!!» – 
дип...
...Яныгызга бергә киләбез гел –
Бик сагындык Сезне, сагындык!!.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар