Логотип
Яңалыклар

Татарстан студенты – җиңүче

Бу көннәрдә Казанда «Яшь профессионаллар» VI Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалына сайлап алу туры уза. Шул ук вакытта безнекеләр башка төбәкләрдән җиңү яулап кайта башлады инде.
 
Казан төзелеш көллиятендә укучы Виктор Марков Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә узган ярышларда «Ташны архитектур эшкәртү» компетенциясендә җиңде, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте. Ярышлар 12-17 майда узды.
 
Казанда Милли Финалга сайлап алу туры 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар