Сәнгать фәннәре кандидаты Исламда музыка тыелганмы, юкмы дигән сорауга үз җавабын тапкан. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә “Исламда дини һәм дөньяви музыка” дигән темага лекция укылды.