Экспозициядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чистай, Әстерхан, Түбән Новгород, Касыйм, Уфа һәм башка шәһәрләрдәге фотоательеларда татарлар төшкән фоторәсемнәр урын алган. Әлбәттә, татарның бай катламнары фоторәсемгә төшә алган.
Фотография барлыкка килү хатын-кызның “иреккә чыгуына” тәэсир итүче бер адым дип бәяли күргәзмәне оештыручылар. Экспозициядә хатын-кызларның үзләре генә дә, гаилә белән төшкән фоторәсемнәре дә бар. Татар ханымнары һәм туташлары барысында да Европа модасы буенча, әмма милли элементлар кулланып киенгән.
Экспозициягә фоторәсемнәр белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее коллекциясеннән татар декоратив-гамәл сәнгать әйберләре – хатын-кыз баш киемнәре, ювелир эшләнмәләр дә танышырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты, Энциклопедия институты материаллары, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова Россия татарларына кагылышлы эзләнү материаллары урын алган.
“Уйланырлык урын бар – замандашларыбыз гаилә архивындагы борынгы фоторәсемнәрне чыгарып аталар, саталар; ярый әле, киткән буыннар символы булган кадерле ядкәрләрне бөртекләп җыйган коллекционерларыбыз бар”, - ди оештыручылар.
Күргәзмә 7 июньгә кадәр эшли.
http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк