8 июль – Россиядә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтеләчәк. Яшь парлар бу көнне гаилә җепләре белән бәйләп калырга тырыша, дистә еллар бергә тату гомер иткән юбилярлар исә яңа гына гаилә коручыларга үрнәк итеп куела. Шулай ук быел 8 июльне “Аерылышуларсыз көн” дип үткәрергә ниятлиләр. Таркалучы гаиләләр бер дә булмаячак дип вәгъдә итмиләр үзе, әмма ЗАГСларда психологлар ир белән хатынны дуслаштыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиячәк.