Логотип
Бала

Бала караучы эзлим...

Игъланнарның күбесе әнә шулай башлана. Яныңда бу мәшәкатьләрне үз өстенә алырга әзер торучы дәү әни булмаганда, кая барасың, эзлисең... Менә шунда башлана да инде борчуларың. 

Бәләкәчеңне үзең сыман яратып, күңел биреп караучыны каян табарга? Бу очракта аңа таләпләр югарыдан куела бит. Ул кем, нинди һөнәр иясе, бала яратамы, өйдәгеләр белән уртак тел таба алырмы? Кыскасы, бала караучы булып ялланучы турында әниләр мөмкин кадәр күбрәк белергә тиешләр. Урлашкан, яисә бала белән ялгызы калгач, аны җәбер­ләгән нянялар турында да бик еш ишетеп торабыз бит. Бар, андыйлар да бар.

Сүз дә юк, дәү әни кочагында үскән балалар бәхетле алар. Назласа-иркәләсә дә, арт ягыңа берне төшереп алса да... ул синеке, үзеңнең сөекле дәү әниең! Үзе ачуланыр, кешедән рәнҗеттермәс ул. Еласаң, кочагына алып юатыр, башыңнан сыйпап, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатыр да. «Балаңның баласы балдан татлы» дия-дия, бәләкәчеңне үчтекиләп өйдә генә утырасы да бит югыйсә. Кызга­ныч, тормыш без дигәнчә генә бармый, йөгертә дә йөгертә...

Шулай бервакыт танышымның яңа гына бәби алып кайткан кызы белән сөйләшәм. Баласына әле ике ай чамасы гына. Ә ул инде эшкә чыгу турында хыяллана. «Бакчага чират бит, әниеңә калдырасыңмы?» – дим. «Әни эшли бит, – ди бу, уйга калып. – Әйбәт бер няня табасы иде, кая мөрәҗәгать итәсе икән?!»

Чыннан да, йомгакны кай якка тәгәрәтә башларга? Ничек итсәң ялгышмассың?! Газеталарда «Бала карыйм» дип, үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр бар ул. Тик аларга ышанып буламы? Няня түгел, ә бер ялганчы, аферист булып чыкса. Алай да булырга мөмкин.

Әниләр өчен мөһимнән-мөһим һәм дә гаять чете­рекле шушы мәсьә­ләне хәл итүнең сыналган юлын сайлап, телефоннан 09 номерын җыябыз да, няня хезмәте күрсәтүче фирма-агентлыклар турында белешә башлыйбыз. Алар бер Казан каласында гына да дистәгә якын. Шундук безгә факс буенча аларның телефоннарын, адресларын, җитәкчеләренең исемнәрен әйтеп мәгьлүмат килә. Күз төшкән беренче номерны җыябыз: «Әйбәт бер няня кирәк» дип, гозеребезне җиткерергә ашыгабыз. «Бездә ба­рысы да әйбәт», – дип кырт кисә үзен агентлык җитәкчесе дип таныштырган ханым. Һәм шундук балага ничә яшь, күпме вакытка кирәклеге хакында төп­ченергә керешә. Ә бала карау­чының үзе турында ләм-мим. Әни кешене бигрәк тә шунысы кызыксындыра лабаса.

Әниләрнең күбесе, күкрәк баласына медицина белеме булган нянялар кирәк, дигән фикердә тора. Бу дөрес түгел. Поликли­никаларга-хастаханәләргә еш йөрибез, андагы медицина персо­налы­ның авырулар белән үзләрен ничек тотуларын күреп торабыз: рәсми һәм бик ко­ры алар... Алар­ның «һөнәри гадәтләре» бала карарга алынгач та артларыннан калмый йөри. Чөнки шулай өйрә­нелгән, шулай күнегелгән. Инде килеп, ни өчен әле нәкъ менә медицина персоналы? Няняның күкрәк баласына массаж ясарга да, әти-әниләргә булмастай киңәшләр бирергә дә хакы юк. Бигрәк тә педиатр киңә­шеннән башка... Димәк, мәсьәләнең бу ягына игътибар итмәскә дә мөмкин. Биредә иң мөџиме – балага мөнәсәбәт. Әнисе урынына кал­ган апасы назга, яратуга тартылган нәни җанны күз карашыннан, аның әле ачылып та җитмәгән теленнән аңлый алырмы, аңа һәрчак ярдәмгә килергә әзерме ул?! Бала караучы, әлбәттә инде, әти-әнигә боларның барын да вәгъдә итә. Баланы ашату-эчертү, юындыру, күлмәк-ползункиларын юып кую, бала бүлмәсен җыеш­тыру, аны саф һавада йөртү, әгәр инде бишектән төшкән икән, аның белән интеллектуаль үсеш өчен тәкъдим ителгән төрле уеннар уйнау – болар бары да няняның бурычы. Бала белән «утыру» дигәч тә, аны туры мәгънәсендә аңларга кирәкми. Бала – ул гел хәрәкәттә, аның белән утырырга түгел, бергә хәрә­кәтләнергә кирәк. Билгеле, чит кеше баласын карау җиңел эш түгел. Әле кайчак үзеңнекен карарга да вакыт та, игътибар да җитми. Няня хезмәте күрсәтергә алынган кешеләрдә үзгә бер талант – баланы «синеке», «минеке»гә аермыйча ярату булырга тиеш. Шундый сыйфатларны күреп алу, бу авыр, мәшәкатьле эшкә олы җанлы игелек ияләрен тарту бурычы куела да инде «Няня хезмәте күрсәтү» агентлыкларына.

Агентлык җитәкчеләренең әйтүе­нә караганда, няня, эшкә урнашыр алдыннан, психологик тест, махсус курслар уза. Ләкин күп очракта – ул сүздә генә шулай. Дөресен бала караучы үзе әйтеп бирер. әзерлек курсларының кирәклеге бәхәссез. Психологлар әйтүенчә, бишектән бишкәчә булган чор – ул баланың күңеленә психик яктан формалашуга җим салына башланган чор. Шуңа да әниләр няня сайлауга җитди килергә тиешләр. Бала карау­чы эзләү барышында түбәндәге­ләрне истә тотыгыз: сез балагызны чит кеше кулына тапшырырга әзерме-юкмы, иң элек шуны ачык­лагыз. Әгәр дә икеләнә­сез икән, ашыкмагыз. Югыйсә, тормышыгыз тәмугка әйләнергә мөмкин.

Тәкъдим ителгән няняларның берсе дә таләплә­регезгә туры килмәгән очракта, агентлык сезгә акчаны кире кайтарып бирә. Килешү төзегәндә, анда кемгә нинди бурычлар йөкләнүенә аеруча игътибарлы булыгыз. Өй эшләрегезнең күплеге аркасында гына балагызга вакытыгыз җитми икән, иң яхшысы – бала караучы түгел, ә бәлки өй караучы яллагыз. 

Мәгълүм ки, баланы бакчага йөртмичә өйдә тәрбияләү – бер яктан, яхшы булса (бөтен игътибар аңа гына, ул бар нәрсәне тиз өйрәнә, аңа йогышлы чирләр эләктерү куркынычы янамый һәм башкалар); икенче яктан, мондый баланың киләчәктә яшьтәшләре белән аралашуда проблемалары килеп чыгуы ихтимал. Ул көндәшлек һәм лидерлык сыйфатларына ия түгел. Гел няня белән үскән бала үз ишләре арасында югалып калучан була. Шунлыктан, меланхолик һәм флегматик темпераментлы балаларга, әйтик, биш яшькә чаклы няня белән утырсалар яхшырак. Ник дигәндә, мондыйлар инициативасыз, үз эченә бикләнгән, аларның эчке дөньясы бик нечкә һәм алар анда бары иң якын кешеләрен генә кертәләр. Биш яшьтән соң аны бакчага бирергә дә була.

Ә менә сангвиник һәм холерик темпераментлы балаларны тизрәк бакчага җибәрү яхшы. Алар хәрәкәтчән, инициативалары ташып тора, алар – лидер. Андый баланы өйдә «бикләп» тоту – акылсызлык.

Әйткәнебезчә, няня балага да, әти-әнигә дә ошарга тиеш. Ул үзе­­нең кая килеп эләккәнен, кем булып эшләвен азга гына да оныт­маска, ара сакларга, ата-ана абруена дәгъва белдермәскә, аларны өйрәтмәскә, хуҗаларның кисәтүен рәнҗетү сыман кабул итмәскә тиеш. Кайбер әниләр, бәләкәчләре күп вакытларын няня белән уздыргач, бала аларны танымас, бутар, дип куркалар. Куркырга кирәкми, бала ул үз әнисен –  иң кадерлесен – әллә каян танып ала.
 

Үземнеке шикелле...

Шөкер, мин үз оныкларымны үзем үстергән кеше. Кайчан да бер чит кеше балаларын карармын дип, башыма да китермәдем. Бала карарга алынуым кинәттән, уйламаганда булды. Олы кызымның дус кызы йөкле иде. Аны, бала табуга ук, эшкә чакыра башладылар. Баласы әле туган гына. Кая куярга, кемгә калдырырга? Шуннан алар мине, кызым белән икәүләшеп, бала карарга кыстый башладылар. Уйладым-уйладым да, ризалаштым. Үземнең оныкларым зурлар инде, мәктәпкә йөриләр. «Ярар, карап карыйм», – дигән булдым. Гәрчә, эшли алачагыма аз гына да икелән­мәдем, тәҗрибәм дә, вакытым да бар иде. 

Ә иң мөһиме – мин балалар яратам!
Шул баланы бишектән төшереп, бакчага илткәнчегә кадәр карадым. Үземнеке шикелле якын булды: ашатам, юындырам, киемнәрен юып куям, бүлмәне җыештырып чыгарам. әле әти-әнисе кайтуына ашарга пешереп куярга да вакыт кала иде. Кыскасы, бер-беребездән бик канәгать калдык. Хәзер дә кайчак: «Бала янында ике генә сәгатькә утырып тор әле», – дип шылтыраталар. Һәм мин барам. Чөнки, әйтәм бит, үземнеке шикелле хәзер ул миңа.

Мин «Няня хезмәте күрсәтү» агентлыгы аша да, игълан биреп тә эш эзләп йөргән кеше түгел. ә шул ук вакытта эшсез дә тормыйм. Кирәксенгән кешеләр үзләре эзләп таба, бер-берсе, танышлары аша… Менә тагы ике әни, әле балалары тумаган килеш, «безгә килерсең», дип торалар. Бала-чага да, аларның әти-әниләре дә мине «син няня түгел, безнең әби», дип үсендерәләр. Яраталар, якын итәләр, димәк. Күпме эшләп, баланың әти-әнисе белән беркайчан да ачуланышканым, үпкәләшкәнем булмады. Эшемне күңел биреп, ихластан эшләгәч, кулдан-кулга гына йөртәләр. 
Әти-әниләргә әйтәсе килгәнем шул: балаларыгызга няняны белгән кешеләр арасыннан эзләгез. Иң яхшысы шул булыр. 

Флюра ЛАТФУЛЛИНА.
Казан.



Беренче көннәрдә балагыз янында няня белән бергә йә үзегез, йә якын кешегез калса да ярый. Болай итү бала караучыгызның сабыегызга карата мөнәсәбәтен ачыкларга булышыр. Бәләкәч ялганны бик тиз сизеп ала ул. Әгәр дә нәниегез няняга якын килми, елый-борчыла икән, ул чагында аның хезмәтеннән баш тартыгыз.

Эшкә алганда «сынау вакыты» куегыз. Няня – сезгә ялланып эшләүче, сез аның хезмәтенә акча түлисез. Ул балагызны ничек кенә яратмасын, өйдә үз теләге белән нинди генә эш башкармасын, шуны онытмагыз: ул гаилә әгъзасына әйләнергә тиеш түгел. Эш бирүче белән эшкә ялланучы арасында ара саклансын. Югыйсә, сез аңа үзегезнең таләпләрегезне куя алмыйсыз. Әгәр дә нянядан канәгать түгел икәнсез, ул чагында бала караучы тәкъдим иткән агентлык, берничә көн эчендә, башка няня табып бирергә бурычлы. Әмма аның туктаусыз алышынып торуы да әйбәт түгел, чөнки балага үзенең тәрбиячесенә күнегү-ияләнү өчен кимендә ике ай чамасы вакыт кирәк.


Мине — «Әни», Нянясын «мама» дия

Бәби көткән вакытта, декрет ялына кадәр калган көннәремне санап утырганда, хезмәттәшләремнең «эшне сагынырсын әле», дигәннәре истә. Чыннан да, өйдә эш беркайчан да бетми, иртәдән кичкә кадәрле мәш киләсең, ә эш барыбер арта гына кебек тоела... Ничек кенә булмасын, балама җиде ай тулгач, кадрлар бүлегеннән шылтыратып, ярты көнгә генә булса да эшкә чыгуымны сорагач, шунда ук риза булдым. Хәзер инде баламны кемнән каратырга? Үз әти-әнием дә, кайнанам-кайнатам да эшлиләр. Интернеттагы игъланнарны өйрәнә башладым. Кадрлар агентлыгы аша профессиональ няняларны яллау бик кыйбатка төшә икән – баланы бер сәгать карау өчен 80 сум акча түләргә кирәк. Аена 12 меңгә якын дигән сүз бу. Дөрес, мондый няняларның сәламәтлек турындагы белешмәләре кул­ларында... Аларның педагогик белеме дә, тәҗрибәсе дә бар. Ләкин, андый няня, беренчедән, зур чыгым сораса; икенчедән, мине бала тәрбия­ләргә өйрәтә башлавы да бар бит әле...

Әле телевизордан балаларны кыйнап йоклатучы, кычкырып ашатучы няняларны күрсәттеләр. Күзгә яшьләр тыгылды. Юк инде, бу вариант бармый. Эзләнә торгач, тагы бер юлын таптым – яшь ана үзенең игезәк балалары янына тагын бер бала алып карарга тели икән. Аның сабыйларына да җиде ай икән. Ире профессиональ массаж ясаучы. «Безнең өчен бала карау рәхәт кенә», – диде алар. Шулай да хезмәтләрен аена 10 мең сумга бәялиләр. Тик менә без яшәгән Азино бистәсеннән Мәскәү базарына хәтле ара ераграк шул. Баланы көн саен ирем йөртергә килешендек дигәндә генә, күрше кызы Лилия белән сөйләшеп киттек. Кыскартуга эләгеп, инде өч ай буе эш таба алмый икән. Үзенең баласы булмаса да, медик белеме бар. Башта берәр сәгатькә генә алып карады, улым көйсезләнмәде. Шулай итеп, Лилия бездә няня булырга ризалашты. Аена 7 мең сум акча түләргә сөйләштек. Сүз уңаеннан: декрет ялыңны өзмичә, кимендә бер сәгатькә кыскартылган эш көне шарты белән эшкә чыксаң, декрет пособиесе саклана икән. Шулай итеп, мин пособиемне Лилиягә биреп бара башладым. Баштарак үземне няня тотарлык бай итеп тоеп, масаеп та йөрдем әле. Шулай булмый ни, дусларың арасында «баламны няня карый», дип җибәрү­ләре ни тора! Өстәвенә, кайтып кергәндә савыт-саба юып куелган, бала тыныч, тамагы тук. Иртән эшкә чыгып йөгерер алдыннан өйне җыештырып, ашарга пешереп калдырырга да кирәк бит әле. 

Тора-бара өйдә чит кеше булу ар­ды­ра икән ул. Лилия үзе дә арган ахрысы, бер ялдан соң, әти-әнисе яныннан – авылдан бөтенләй әйләнеп кайтмады. Бу хәлдән соң ничек кеше­гә үз балаңны ышанып тапшырып була? Яңадан Интернет челтәренә кердем. Бу юлы минем күземә «Клуб домашних деток» дигән белдерү чалынды. Безнең күрше өйдә генә, аена алты меңгә, өстәвенә, иртәнге җидедән кичке җидегә хәтле эшлиләр. 

– Минем үземнең дә өч балам бар, аларны да шундый бакчага йөртеп, үзем бер фирмада менеджер булып эшли идем. Эшләп алган бар акчам бакчага түләүгә китә, әле җитми дә, – дип каршы алды өй хуҗасы Ирина. – Уйладым, киңәштем дә, үзем шундый ук бакча оештырырга булдым, – диде ул.

Иринаның кызына дүрт яшь, ике игез малаена өчәр яшь. Ул балалар­ның шундый тәртипле, акыллы булулары мине таң калдырды. Иринаның тиешле педагогик белеме булмаса да, балаларны яратуы, дөрес итеп тәр­бияләве күзгә ташланып тора. Улым Сәед монда килүгә үк минем барлыгымны оныта башлады. Елмаеп, кулын болгап калганда эшкә бару да күңел­ле. Тора-бара Сәед, балалардан ише­теп, Иринаны «мама» дип атый башлады. Мин аңа – әни, Ирина – мама. 

Өйдәге балалар бакчасы чит илләрдә киң таралган икән. Мәсәлән, Америкада балаңны балалар бакчасына йөртү бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә берничә ана, берләшеп, балаларын бер анадан караталар икән.  Казанда да бар ул. Өч бүлмәле фатирларны бакчага охшатып ремонт ясыйлар да, группа оештыралар. Дөрес, аларны закон таләпләренә туры китерү авыр. Законлы рәвештә эшләүчеләрнең хакы да аена 12-15 меңгә җитә. 

Без йөри торган балалар бакчасы – өч бүлмәле гади фатир, бер бүлмәдә фатир хуҗалары яши, берсе балалар өчен йокы бүлмәсе итеп ясалган. Тагы бер бүлмәсе исә уен һәм төрле дәресләр өчен корылган. Монда йомшак келәм, уенчыклар, кечкенә урындык-өстәлләр дә бар. Ризыкны да Ирина үзе әзерли. Иринага ярдәмгә кайвакыт аның иптәш кызы килә. Сәед шушы бакчада тәпи йөреп китте. Ә безнең аягыбыз җиңел булды: озакламый анда тагын ике бала йөри башлады. Дөрес, ике яшь­лек Ульяна бераз авыррак ияләш­те. Шулай да балаларга бергә күңел­лерәк бит, хәзер барысы да бик теләп йөриләр, бер-берсен күргәч бик шат­ланалар. Биредә балалар үзләрен өйдәгечә хис итәләр, сирәк авырыйлар, һәр балага игътибар җитә, көн тәртибе дә бик катгый түгел, өстә­венә, баланы соңгарак калып та ала аласың. Мондый бакчалар­ның кимчелеге дә бар: лицензиясе булмаганга, бала сәламәтлеге һәм иминлеге өчен ышанычлы гарантияләр бирелми. Өйдәге берәр кеше авырып китсә, балалар бакчасы ябылырга мөмкин. Яңа елда, төркемдәге балаларның ата-аналары белән бергә, Кыш бабай чакырып, бәйрәм оештырдык. Гомумән, дуслашып беттек инде без. 

Тиздән Сәедкә яшь ярым була. Балалар бакчасына чиратка бас­канда, аның тууына әле ай да тулмаган иде. Шушы вакыт эчендә безнең чират биш меңгә кимегән. Хәзер 3980 нче булып чиратта торабыз. Минем шикелле үз чиратын көтүчеләр өчен өйдәге балалар бакчасы – менә дигән вариант!!!
Диләрә ГАПСӘЛӘМОВА

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар