Логотип
Кулларыңнан куан

Чәчәкле берет

«Сөембикә» журналын даими укып баручыларыбыз Ания ГАТАУЛЛИНАның кул эшләре белән таныш инде. Бу юлы Ания безне җәйге берет бәйләргә өйрәтә. Бәләкәй кызларга да, олыларга да бик килешәчәк ул. Береткага иш итеп, җәйге букча да бәйләргә була.
 

Кирәк: 

* нечкә бәйләм җебе. 50 г/240 м (100% мерсирланган киҗе-мамык);
* 2 нче номерлы ыргак.

Берет аерым-аерым чәчәкләрдән үрелгән. Аларны төрле төсле итеп тә, бер генә төстән дә бәйләргә була.
 

Эш барышы:

1 нче рәт. 10 күздән чылбыр үреп, боҗрага тоташтырабыз.
2 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез (петли подъема). Боҗра тирәли чалулы багана белән (столбик с накидом) 19 багана бәйләп чыгабыз.
3 нче рәт. 6 күздән торган чылбыр үреп, икенче рәттәге ике күзне калдырып, өченче күз аша бәйләп алабыз. Шул рәвешле дәвам итеп, алты чәчәк таҗы үрәбез.
4 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез. Аннан соң ике ярымбагана (полустолбик) һәм ике чалулы биш багана бәйлибез. Тагын ике ярымбагана һәм 3 күзле чылбыр бәйләп, беренче таҗны тәмамлыйбыз.

Чәчәкнең алты таҗы да шулай бәйләнә. Бер берет өчен 31 чәчәк бәйләргә кирәк.
 

Беретны җыю

Чәчәкләрне түбә өлешеннән тоташтыра башлыйбыз. Эшкә керешкәнче, аларны яхшылап үтүклибез.
Уртада – 1 чәчәк, 2 нче рәттә аның тирәли – 5 чәчәк.

3 нче һәм 4 нче рәтләрдә – уникешәр чәчәк. Беретны 5 рәтле итеп тә бәйләргә була.

Чәчәкләрнең бер-берсенә орынып торган урыннарын чәчәк төсенә туры килә торган җеп белән, күренмәслек итеп тегеп куябыз.

Чәчәкләрне тоташтырып бетер-гәч, аскы итәктәге һәр таҗ арасына 5 күзле чылбыр үреп, аркалар бәйләп чыгабыз (олылар өчен чылбырны 6 күздән үрәләр).

Беретның маңгай өлешен ярымбагана белән 6 рәт бәйләп, бәйләмне төгәллибез.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар