Мин беркайчан йөгерергә яратмадым. Моның сәбәбен бик яхшы беләм, билгеле. Үземне хәтерли башлаганны бирле, әтием безне – энем Нариман белән мине иртән йөгерергә алып чыга иде. Бер көн калмыйча! Кышын да, җәен дә, яңгырда да, карда да... Йөгерәсе түгел, атлыйсы килмәгән чакларда да.