Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кыяларның үз сүзе

«Татнефть» предприятиеләре төркеменең бердәм профсоюз оешмасы оешуга –    утыз ел. Хатын-кызлар аларда оешманың яртысын тәшкил иткән чаклар булган. Хәтта хәзер, инде буровойлардагы авыр хезмәт ир-ат җилкәсенә күчкәч тә, «Татнефть»тә профсоюз әгъзаларның утыз тугыз проценты – гүзәл затлар. Аңлауны, хәлгә керүне, яклау-хуплауны алар барыбер күбрәк таләп итә...
 
«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте профсоюз оешмасының Татарстанда гына түгел, Россиядә дә соңгы вакыт дәрәҗәсе үсүен аның бүгенге рәисе Гомәр Кәрим улы ЯРУЛЛИН исеме белән бәйлиләр. Ул Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туган. Хезмәт юлын слесарь, эретеп ябыштыручы булып башлый. Комсомол, партия оешмаларын җитәкли. Озак еллар «Азнакайнефть» НГДУ башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли. Профсоюзларның Россия советы әгъзасы. 

РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының һәм «Татнефть» ААҖнең «Почетлы нефтьчесе» билгеләренә ия. Россия һәм Татарстан Республикасы Президентларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 


ТАМЫРЛАР
Әтием Кәрим белән әнием Маһирауза узган гасыр башында туган кешеләр. Гражданнар сугышын күргәннәр, Бөек Ватан сугышын... Бәхете булгач, әти, гарипләнсә дә, сугыштан әйләнеп кайткан. Без дөньяга килгәнбез. Бер кул белән балта тотып мунчалар салды, мичләр чыгарды, печән чапты ул: безне – 8 баланы үстерергә, ашатырга, киендерергә кирәк бит. Бер дистәгә якын ир-бала белән әнигә дә җиңел булмагандыр: идән юарга да, өй җыештырырга да, су ташырга да өйрәтте ул безне. Сабыр кеше иде әни. Абыйлар өйләнә  башлагач, берара өйдә өч килен белән яшәде ул. 
Ачасырга хәзер ешрак кайтам. Олыгаям! Әти-әниләр һаман да исән кебек миңа, юлга чыксам, алар көтәдер кебек тоела. Бүгенге кебек җилдереп кенә әйләнеп килеп булмый иде бит элек: мин аларны елга бер генә тапкыр – ялларымда гына  күрә идем, ерак дип, үзләре дә монда бик сирәк килде. Дөрес, әти вафат булгач, әни янына ешрак кайттык. Туган нигездә балалары, оныклары белән Габдулла абый яши. Кайтыр җир бар! Әрем исләре иснәп киләм, чишмәләргә төшәм... Сабантуйлар күңелле була. Авылдашлар белән аралашып, бер-беребезгә булышып яшибез. 

БАЛАЧАК
Гел онытмыйм: «Ялкын» журналында Илдар Юзеевның Карамай  малай турында әкият поэмасы басылган иде. Балыкка баргач, нефтькә батып кайта ул малай. Урман буенда, үзәндә, чуаш ягында Сәкел елгасы ага бездә. Яз көне шул елга өстендә майлы кара таплар пәйда була торган иде. Без – бала-чага – Сәкелгә майка белән сөзеп балык тотарга барабыз. Кайткач әни гел ачулана иде, кием-салымыңны юып агартып булмый, дип. Журналдагы теге малай кебек нефтькә беренче батуым үзебезнең авылда булган минем, белмәгәнбез генә. Бәлки, безнең якта да ятмалар бардыр, тикшерелмәгән бит. 

Балачакның тагын нинди мизгелләре истәме? 5 нче классны тәмамлагач, Габдрахман абый мине үз янына комбайнга  булышырга алды. Бөтен авыллардан МТСка җыелалар иде, без дә Норлатта, тулай торакта тордык. Беренче тапкыр «гуляш» сүзен шунда ишеттем. Нәрсә икәнен дә белмим, и-и, тәмле дип ашаганым хәтердә. 6 нчы класстан соң инде салам күбәләүдә эшләдем. Этеп барып, эскерткә куяр өчен аны комбайннан тигез төшерергә кирәк. Тигез төшермәсәң, колхоз рәисе ачулана. Кызу, кылчык, тузан... Әй, ардыра, йокы килә. Болыт чыгып яңгыр яуса икән дип телисең. Сигезенчене тәмамлагач, комбайнер ярдәмчесе булдым. 60 сум акча алдым! Алты капчык бодай бирделәр. Баедык! Бишмәт алырга да хәл җитте.

УКУ
8 нче классны тәмамлагач, Яшел Үзәнгә, ГПТУга киттем. Әти белән әни: «Берәр һөнәр ал, укы», – диделәр. 1 сентябрь көнне дәрескә кереп утырдым. Сөйлиләр дә сөйлиләр, кайсы кеше нидер яза. Ә мин бернәрсә аңламыйм! Утырам, елыйсым килә...  «Кайтып китимме әллә?» – дигән көннәр күп булды. Әмма калдым! Аннан азрак аңлый башладым. Аннан инде сөйләшә дә башладым: кайда татарча, кайда русча, кайда ишарә белән... «Өчле»ләрсез ерып чыктым училищены! III разряд бирделәр. Ул вакытта зур разряд иде бу. Алты ай Яшел Үзәндәге «Серго» исемендәге хәрби заводта практика уздык. Цех башлыгы, бригадир, мине үзләренә эшкә җибәрүне үтенеп, училищега хат яздылар. Ышанычлары өчен мин аларга хәзергәчә рәхмәтле. Шул вакыт безгә очрашуга «Татнефтестрой» берләшмәсе башлыгының урынбасары килде. Ничек нефть табалар, катлам бораулыйлар, вышкалар куялар, халык анда ничек яши – барысы хакында да сөйләде. Эшчеләр җыя икән. Ул сайлап алган егетләр арасында мин дә бар идем. Ризалаштым, 16 яшьтә һәркемнең дөнья күрәсе килә...

Әлмәткә 1965 елны килеп төштем, дөресрәге безне Ленин урамындагы тулай торакка китереп тутырдылар. Ошады миңа Әлмәт! Безне эшкә чакырган абзый арттырмаган – кибетләрендә бөтен нәрсә бар: ит, балык, чәй-шикәр... (Дөрес, өч елдан боларның берсе дә калмады). 
Мин гел укырга омтылдым. Армиядә танк дивизиясендә хезмәт иттем, 8 класс белем белән без ике генә егет идек. Белем алырга кирәклеген шунда аңладым. Тормыш бик тиз алга бара, белемсез булсаң, бер урында гына да туктап тормыйсың, ә зур адымнар белән артка китәсең. Кайтуга нефть-газ техникумына укырга кердем. Шуннан бирле һаман укыйм. Ел саен, көн саен...

ДУСЛАР
Әйе, җиде төн уртасында шалтыратып ярдәм сорый алырлык дусларым бар. Барысы да хезмәттәшләрем. 17 ел Азнакайда эшләгәч, күбесе анда. Ярдәм дип, күбрәк киңәш сораудыр ул... Генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев белән гомер буе бер сукмактан атлыйбыз. Саратовта партия мәктәбен тәмамлап кайткач, партиянең Әлмәт комитетында эшли башладым, 20 көннән соң Рөстәм Нәбиуллович анда инструктор булып килде. Шуннан бирле бергә.  Юк, дуслардан башка яшәп булмый. Әти белән әни «таш белән атканга да аш белән җавап кайтарыгыз», дип өйрәттеләр безне. Бу – канга сеңгән. Дусларга гына түгел, кулдан килгән кадәр һәркемгә яхшылык эшләргә тырышып яшим. 

МӘХӘББӘТ
Нина белән мин армиядә хезмәт иткән чакта, Түбән Новгородта таныштым. Увольнениегә чыккан чагым иде, шунда очраштык. Озак кына хатлар алышып тордык, аннан мин аны барып алдым. Авылда никах укыттык, мулла бабай аңа: «Кызым, син хәзер Нурия булырсың», – диде. 1972 елның 12 июле иде ул... Аңлашып яшибез. Ике бала үстердек. Аракы эчмибез, дуңгыз ите ашамыйбыз. Табыныбызда, шөкер, хәләл ризык кына. Бәйрәмнәрдә улым, оныклар белән мәчеткә йөрим. 
Рус кызына өйләнүем авылда зур вакыйга булмагандыр. Катнаш район бит безнең. Тик мәктәптә укыганда бер нәрсәне аңламый идем: Зөя елгасы бездән ике чакрымда гына. Андагы балык! Әмма, нишләптер, безнең авыл халкы балыкка йөрми, күрше Киреево, Бишбатман авылы урысларының балык тотып  китергәнен көтә. Гөмбәгә дә бай безнең як, тик аны да җыючы юк.  Бакчада кәбестә дә үстермиләр. Аның каруы, алма күп була иде. Аны Яшел Үзәнгә алып барып саталар. Бәрәңге сатарга бездән 12 чакрымдагы Норлат базарына йөрдек. Кем алгандыр инде аны, хәтерләмим. Мәктәп кирәк-ярагына да велосипед белән Норлатка йөрдек.  

УҢЫШ
Шундый кешеләр бар, кушканын эшлиләр дә, шуннан артыгын кыл да кыймылдатмыйлар. Үзебезнең профсоюз рәисләрен (ә алар безнең алтмышау) бергә җыйганда да: «Кешеләргә ничек файда китерәсен уйлагыз да, үзегезгә үзегез эш уйлап табыгыз, кемдер кушканны көтмәгез», – дим. 
Мин гади слесарь чагында да эшемне бик яраттым. Шуңадыр, яшь кенә булсам да, эретеп ябыштыручыларның җитәкчесе итеп куйдылар. Саратовка югары партия мәктәбенә укырга бару тәкъдиме кинәтрәк булды. Башта: «Хатыным, ике балам бар», – дип, баш тарттым. 17 квадрат метрлы фатирыма канәгать булып йөргән көннәрем иде... Кадрлар бүлегендә отставкадагы полковник Красильников дигән кеше бар иде. «Нигә чакырдылар?» – ди. Сөйләдем. «Сиңа бер минут вакыт, кире йөгер, ризалаш һәм укудан бервакытта да баш тартма», – диде ул миңа. Биш ел кичке бүлектә укып, техникумны тәмамлаган гына идем... Хатын: «Син түзсәң, мин чыдармын», – диде. Киттем. Русча инде сөйләшәм, тик фәнни телгә ерак әле. Анысына китап укый-укый өйрәндем. «Бу нинди сүз, ул нәрсәне аңлата?» – дип, тулай торакта егетләрне аптыратып бетерә идем. Уңыш – тырышлык нәтиҗәсе ул.

Уңыш – ул башкаларның сиңа булган ышанычына да нигезләнә. «Татнефть» кебек зур компаниянең профсоюз оешмасын җитәкләргә мине 2000 елда Шәфәгать Фәхразиевич тәкъдим итте. 25 кеше арасыннан. Мин ул чакта Азнакайда эшлим. Чакырып сөйләште дә: «Ун көннән карарымны ишетерсез», – дип озатып калды. Кичке алтыда чыктым аңардан. Кайттым, иртәгәгә кәгазьләр каралмаган, план төзелмәгән – эшкә кердем. Телефон шалтырый. Алсам – генераль директор үзе. «Мин сезнең исемгә тукталдым, әзерләнегез», – ди...   Бик күп укырга туры килде. Законнарны өйрәнергә. Профсоюз ул нәрсә дигән сүз: эшче халык җыелып, үз оешмасын төзегән һәм үз арасыннан берәүне: «Без сиңа хезмәт хакы түлибез (үзебезнең кесәдән!), син анда өстә йөр, безнең фикерне җиткер, мәнфәгатьләребезне якла», – дип сайлап куйган. Хезмәт хакы алганда взнос түләгән шул кешеләр һәрвакыт күз алдына килә. Мин аларның ялчысы, ышанычларын акларга тиешмен. 

КУРКУ
Тирән итеп уйлаганда, кешеләрне эшкә алган җитәкчеләрнең алар турында онытуы, тормышларын, ничек яшәүләрен күз алдына китермәве, китерергә теләмәве куркыта мине. Әгәр берәү тырышып эшли һәм аңа хезмәт хакы дөрес түләнми икән, бу аны эшләмәскә өйрәтә. Кешене эшкә яллагансың икән, аркасында тире кипкәнче акчасын түлә, диелгән изге китапта. Ә түләмәүче җитәкчеләр шактый күп хәзер: мөмкинлеге булса да, шул акчага үзе  җылы якларга ял итәргә китеп барырга һәм кайтмаска да мөмкин андыйлар. Ә эшче ничек эшли, яши, ашый, баласын карый – аны уйламый. 

Соңгы елларда без гел «икътисад стагнациядә» дигән сүзне ишетәбез. Ягъни бер урында таптана дигән сүз бу. Нигә аны халыкка гади генә итеп шулай димәскә? Бер урында тормас өчен эшләргә, эшне оештырырга кирәк бит. Бу исә  хезмәт хакы белән бәйле. Эш урынында шартлар тудыру белән: иртән өеннән чыгып киткән кеше кичен балалары янына әйләнеп кайтырга, аның сәламәтлегенә, бигрәк тә тормышына куркыныч янамаска тиеш. Профсоюз әгъзалары безгә шушы бурычны ышанып тапшырды, без шуның белән шөгыльләнәбез. «Татнефть» җитәкчесе Наил Мәганов инде быел гына да ике тапкыр матур адым ясады – эшчеләргә хезмәт хакын күтәрде. Аңарчы Шәфәгать Тәхаветдинов ел саен ун процентка күтәреп килде – бу яктан безнең эшчеләр канәгатьтер.  

Тагын нәрсә куркыта? Олыгайган көндә ялгыз, ярдәмчесез калу куркынычтыр.    «Булыша алмассызмы?» – дип, олы гына кешеләр, гадәттә, ир-атлар килә.   «Балаларыгыз бармы, алар кайда?» – дип сорыйм. Күбесе: «Аларны пенсия алган көнне генә күрәбез шул...» – диләр. Яшьләргә гел әйтәм: «Балаңны ничек тәрбиялисең, картлыгың шундый булачак», – дим. 

АКЧА
Кинәт кенә күп акчага ия булсам нишләр идемме? Хыяллар бар ул... Туган якта Аллаһы йорты саласым килә. «Үземә булмаса, балаларга шундый мөмкинлек бирсәң иде», – дип сорыйм Ходайдан. Туганнарыма булышыр идем, әлбәттә. Аннан ул акчаны сау-сәламәт ата-анадан туган гарип балаларны аякка бастыруга тотар идем. Табигатьнең бик зур гаделсезлеге кебек тоела бу күренеш... Эчкече әти-әнидән туган балаларның да бер гаебе дә юк анысы. Бер көнне урамда берсенә хәер бирдем, тик мин машинага утырып киткәнче аны бер егет килеп тә алды. Узып барышлый гына сәдака ташлап киткәнче, андыйларның әти-әниләрен, көчләп булса да, эшкә урнаштыру – балаларына да ярдәм итү булыр иде. 

Беләсезме, һавадан гына төшсә, акчаның беркайчан да бәрәкәте булмый. Хәләл көчне түгеп, эшләп алырга язсын аны. Табу гына түгел, тота да белергә кирәк акчаны. Августта безгә шушы хакта лекция укыдылар әле. Патша заманында аз гына акчасы булганнар эконом (йорт тотучы) тоткан: алар шул акчаны бәрәкәтле итеп файдаланып, аны ишәйтергә тырышкан. Кайбер байларның ялгыш юлга баскан балалары, акчаны туздырып, эчеп бетереп, нәселне фәкыйрьлеккә төшергән... Ничек бюджет төзергә? Һәр сумны, һәр тиенне ничек исәптә тотарга? Хәзер бит кибеткә керсәк, ташламаларга алданып, кирәкмәгән бик күп әйбер алабыз. Аннан: «Бу миңа нигә кирәк булды соң?» – дип аптырыйбыз.   Мондый ялгышларны урап узарга өйрәттеләр лекциядә.   

БАЛАЛАР
Кызымнан да, улымнан да бик канәгатьмен. Эльмира – бухгалтер, башта техникум тәмамлады, аннан институт. Ә Эдуардым – Мәскәүдә, Нефть химиясе институтында укыды, соңрак финанс-икътисад институтын тәмамлады. Ул «Ямашнефть»тә эшли, җир астындагы катлам басымын саклау  бүлеге җитәкчесе. Бергә яшибез, шөкер, киленнән дә уңдык – оныклар үстерәбез. Эльмираның улы Мәскәүдә, икътисад академиясендә укый.  Татар-төрек лицеен  тәмамлады, дүрт тел белә: татар, рус, инглиз, төрек. Ничек сөенмисең?! Оныклар бик якын! Дөнья шулай әкренләп түгәрәкләнеп бара, аннан китәр вакыт җитә... Тик китүдән куркырга кирәкми, минемчә. Бу – табигый, аңа әзерләнергә кирәк. 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Дөньяның төрле чагы була – кайбер мәлләрдә кызып киткәлим... Әмма иң мөһиме, ярсуың басылгач, суынгач, хаталарыңны төзәтергә тырышырга кирәк. Безгә кайчак ясаган хатаңны тану, аңардан ояла белү җитми. Кешеләрдән оялып, Аллаһы Тәгаләдән куркып яшәү дөрестер... Тырышлыгым бардыр дип уйлыйм, дөньяны алып бару өчен кирәкле сыйфат ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар