Июль җиләк ае булса, август — яшелчә ае. Хуҗабикәләр өчен «уттай урак өсте» — тозлыйбыз, пешерәбез, кайнатабыз, каклыйбыз. Һәркемнең үзенә генә билгеле сере, еллар буе сыналган рецепты була. Менә без дә үзебез сынап караган берничә рецептны сезгә тәкъдим итәбез.