Татарстан көне программасы

Быел Республика көнен бәйрәм итү чагыштырмача иртә – 28 август көнне үк башлана.

Аерым алганда, бу көнне 19.00дә «Казан Арена» стадионында, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән, «Хор Турецкого» коллективының 25 еллыгына багышланган «Җыр бәйрәме»/ «Праздник песни» киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.

29 августта Кремль яр буенда «Мәдәниятләр мозаикасы» / «Мозаика культур» I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. Фестиваль вакытында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле мастер-классларда катнаша, концерт карый, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачак.

Төзекләндерелгән Лядской бакчасын шул ук көнне үзенчәлекле фестиваль программасы белән ачу күздә тотыла.

29-30 август көннәрендә исә «Казан кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Казан фанфаралары» / «Фанфары Казани» IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

Төп бәйрәм чаралары 30 август көнне Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китәчәк. Җыелышта Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, традицион рәвештә, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру, аларның исемнәрен шәһәрнең «Мактау китабы»на («Книга почета») кертү планлаштырыла.

Бу көнне М.Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Аерым алганда, балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» / «Сокровища старого парка» мәйданчыгы эшләр дип көтелә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, шулай ук Россиядә Әдәбият елы кысаларында «Әдәби ишегалды» проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларның барысы да 11.00дән 14.00гә кадәр уздырыла.

Республика көнендә шулай ук 11.00дән башлап Җиңү паркында «Урам Бит!» урам мәдәнияте фестивале кысаларында үсмерләр өчен воркаут, самокатларда узышу буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Монда ук 16.00дә авиа-, судно- һәм автомодельләштерү спорты буенча Казан балалар кубогы уйнатыла.

Башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә «Kazan City Racing» автоспорт тамашасы була. Анда «Формула – 1» пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.

30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак.

Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында 13.00дә «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

«Казан» халыкара атлы спорт комлексы ипподромында 15.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.

Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе «Казан Арена» стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы» дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 15.00дән 18.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Студентлар язы» фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, «Прогульщики», «А-Студио» төркемнәре чыгышы көтелә.

20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, «Казан көзе» V халыкара опера фестивале уздырыла. Анда 65нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский чыгыш ясаячак. «Казан көзе» программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак.

Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны «Казан» гаилә үзәге территорисендә һәм «Казан Арена» стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип саный бәйрәмне оештыручылар.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/26/112837/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7785
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4017
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3685
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4519
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6302
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»