Зөмәрәне күзгә күренмәс тылсымлы җепләр тарттымыни – чәчәкле-чуклы яулыклары күбәләкләр сыман җилфердәшкән киоскка таба атлады ул. Исәп-хисап белән мәшгуль сатучы шунда ук башын күтәрде.
– Рәхим итеп карагыз! Караган өчен акча сорамыйбыз! – диде елмаеп. – Тауарларыбыз бер дигән! Кичә генә алып кайттым. Җаның теләгәнен сайла! – Ул төргәкне сүтеп бизәкле бер яулыкны тартып алды. – Күрче, болын чәчәкләренең ямен, хуш исен җыйган диярсең. Үзе йомшак! Тәнгә рәхәт. Чын кәшемир бу! Затлы мал тансык хәзер. Ясалма ефәк, ясалма йон, ясалма мөнәсәбәтләр басты ич дөньясын...
Зөмәрәнең кызыксынуын икеләнүгә юрапмы, хатын тезде генә:
– Акча, туганкаем, бүген бар, иртәгә юк ул! – Елмаеп-көлеп кенә үз фикеренә ышандыра алу сәләтенә ия иде сатучы. – Акчаны ашап та, киеп тә булмый. Барыбер җилгә оча! Ә алган әйбер алганда кала.
Бер бәйләвең – бер гомер. Әҗәткә кереп булса да, алырсың үзен. Бәйләмәсәң – бүләккә дә бер дигән!
Әллә «әҗәткә», әллә «бүләккә бер дигән!» диюе сискәндерде, Зөмәрә үзе дә сизмәстән янчыгына тыгылды. Пөхтәләп төргән яулыкны кулына алгач, алдаучысы-алданучысы мыжлап-кайнап торган базарда бүтән бер гаме дә калмагандай, китү ягына борылды.
«Акчаны суга салдым!» – дигән уй сызылып үтте. Чуклы-чачаклы шәлъяулык ябынып йөрмәс ул. Ә шулай да алды.
Их, әнкәсенең иңенә салырга иде моны! Соңарды! Ник алданрак табылмады икән бу шәлъяулык?! Хәер, эзләсәң, мал табыла. Йөрәккә кан савыла: хикмәт, кесә такыр булуда лабаса. Үкен-үкенмә, хәзер соң инде.
«Бүләккә бер дигән!» Шул уй янә күңелне кытыклап узды. «Әҗәткә» дигәненең күңелне кузгатуы да тикмәгә түгелдер. Күңелдә төен бар, җанга тынгылык бирми торган әҗәт түләнмәгән, димәк. Уйда калган гамәл – нәзер искә төшеп сискәндерсә... Хикмәтле бит бу...
* * *
Тыйнак-сабыр Мөслимә апаның ягымлы ачык йөзе, гел елмаеп карый торган уйчан күзләре күз алдында чагылып киткәндәй булды. Мөслимә апа – дөнья бәһасе кеше. Күпме яхшылыгы тиде. Бер бәхилләтермен әле, дигән сүзе – нәзер түгелмени? Дөрес, баегач, дип тә өстәгән иде шикелле. Әмма баю – бик тә шартлы төшенчә. Эшләп кенә баю бу илдә чынга ашмас хыял ич ул. Хәзинәгә юлыксаң яки берәр бай туганың мирас калдырса гына инде... Хәер, Тәкъдир белән ник бәхәскә керергә? Изге ният, нәзер булып, артыңнан мәңгелеккә ияреп барса... Мөслимә апа үзе риясыз, изгелек эшлә дә суга сал, балык белмәсә, Халикъ – Хода белер, дип яши торган кеше ул.
Әмма ләкин үзең бар бит әле: вөҗдан, намус, бурыч. Соңгы араларда, әллә эш күплектән, аралашулар сирәгәйде. Авылына кайтып киттеме, чирлиме – күптәннән күренми Мөслимә апалары.
Зөмәрәнең дә уе күп, Шәмсиясе – тормыш арбасын авырлык белән сөйрәп баручы кызы өчен ут йотып, борчылып яшәве өзә үзәген. Язмыш шул балакае җилкәсенә сынау арты сынауны өепме-өя. Толлык ачысын үзе дә яшьли татыган иде. Кызы моңлы, ятим булып үсте.
Җитмәсә, кияүләре дә үзен генә сөюче затсыз адәм булып чыкты. Язмыш сынавын узарга көче җитмәде. Алты яшьлек уллары бәхетсезлеккә юлыккач, эчүгә сабышты. Шәмсия сабыйны ничек тә аякка бас-тыру өчен җан атып йөргәндә, бер җилбәзәк хатынга йортка керде. «Илдә чыпчык үлми, яшәрбез әле» дип, кызын юатса да, таякның юан башы Зөмәрә өстенә төште. Әнисе язмышы кыз балага мирас булып күчә диләр – хак икән. Хәер, үзе өчен әллә ни борчылмый ул хәзер – яшисен яшәгән. Тормышы сикәлтәле булды, әмма яраткан эшен бәхете санады. Ә кызына андый бәхет язмаган. Дүртенче курска җиткәч, укуын ташлады. Кияүгә чыгам дип алгысынды шул. Малай артыннан ук игез онык туды. Кызның укуда кайгысы калмады. Авыру бала тәрбияләгән ана үз хәлен үзе генә белә. Юньле кием күрми, ризыкка туймый, кимсенеп үсә ятимнәр. Авырлык күргән сабыр була, диләр дә... Ни эшләп тә булмый, аякны юрганыңа карап сузасың.
Менә тагын Бердәм Дәүләт имтиханнарын ничек кенә бирәсе дип ду кубулары өйдән тынычлык качырды. Чыгым өстенә чыгым чыгып тора. Репетитор ялламый тапшыра торган түгел диләр БДИны.
Беркөн игез кызларның сыйныф җитәкчесе туктатты Шәмсияне: «БДИ турында уйлыйсызмы-юкмы?» – дип, тәмам гаҗиз итте. Сыйныфтагы һәр укучы күптән репетитор белән эшли, янәсе.
– Яшерен-батырын түгел, бүтән фәннәрдән уртача барсалар да, кызларыгызны математикадан бик көчле дип булмый. Аттестатсыз чыгып китмәгәйләре... Репетитор яллау-ялламау һәркемнең үз эше анысы. Тик...
– Каян табасы соң ул... Репетитор дигәннәрен? – Каушаган хатын авызыннан ычкынган сорау бигрәк тә беркатлы тоелды, ахрысы:
Сез соң әллә айдан төштегезме? Шуны да белмәскә, – дип элеп тә алды, селкеп тә салды сыйныф җитәкчесе. – Бөтен өмет математикта инде. Әмма... Чират аңа! Сезнекеләр икәү... Ризалашырмы?
– Күпме ала? – Тагын бер садә сорау ычкындырды Шәмсия.
– Ул кадәресен үзегез килешегез. Риза булса әле.
Уйга баткан Шәмсия җил-җил атлап китеп барган сыйныф җитәкчесе артыннан озак кына карап торды. Ишеткән иде, кайбер бала белән математика укытучысының аерым дәресләр үткәрүен, имтиханда эләгүе ихтимал сорауларны тәфсилләп аңлатуын...
Кирәкле теманы дәрестә үк һәркемнең ми шәрифләренә үтәрлек итеп аңлатса булмас идеме... Ул үзе җитәкләгән 11 нче «А» сыйныфы балалары конкурс, олимпиадаларда катнашып тора. Җиңәләр дә. Ә 11 нче «Б» сыйныфы – үги бала кебек. Кызлар зарлана:
«А»ларын узарлар дип курка, дәрестә эшебездән гел гаеп табып сүгә генә безне. Дәрес аңлатырга вакыты калмый».
* * *
Йә Хода, әни кешегә сабырлык бир! Бәгырьдән өзелгән нарасыеңны – «фәрештә валчыгын» нәни кулларына авыр портфель күтәртеп өйдән чыгарып җибәрәсең. «Дәфтәреңне онытмадыңмы? Кара аны, укытучыны игътибар белән тыңла!» Көч тә, вакыт та җитми үгет-нәсыйхәтнең артыгына. Бала – дөнья белән күзгә-күз! Дөньяда яхшыдан – яманы, юньледән азгыны күбрәк. Юк, ялгыша Зөмәрә. Яхшысы күбрәк! Шәмсия, аптырап, юнь бәягә юньле репетитор эзләп йөргәндә, юлында Мөслимә апа очравы могҗиза түгелмени?
Кырык ел авыл мәктәбендә математика укыткан Мөслимә апа бердәнбер кызы кияүгә чыгып, шәһәрдә төпләнгәч, сыкранып булса да, йорт-җиренә йозак сала. Укытучылык сәләте аңа тумыштан – табигатьтән бирелгән хәзинә бит. Шуңадыр, кул кушырып утыра алмый ул. Үз вазыйфасын башкаруны намус эше санап, сайлаган юлыннан абынмый-сөртенми бара андый укытучы. Әллә нинди батырлык та кылмый – эше дә, үзе дә гап-гади. Нур булып күңелгә якты җылылык иңеп кала андыйлардан. Утыз-кырык ел үткәч тә юл күрсәтүче, тормышың маягын, хөрмәтләп искә аласың...
Сикәлтәле-зилзиләле тормышларына Мөслимә апаның килеп керүе очраклы да булмагандыр, бәлки. Күкрәп-яшенләп яңгыр явып узса, табигать тә яшәреп кала. Яшел үлән шыта. Яшәүгә өмет уяна.
Шәмсиянең игезәк кызлары да яңа дәрт, өмет белән Мөслимә апага консультациягә йөри башлады.
Зиһенгә үтәрлек итеп аңлатучы булса, теш үтмәслек фән түгел икән лә... Ә математиканы су кебек эчкән тәҗрибәле укытучы өчен кызлар төшенеп җитмәгән мисал-мәсьәләне шәрехләп бирү җан рәхәте. Айсылу белән Алмазия аңа шулкадәр ияләште, «апа» дип үлеп торалар. Кайчак ул үзе аларга кереп утыра. Киңәшен дә бирә. Әҗәтен ваклап-ваклап түләвеннән Шәмсиянең очын-очка көчкә ялгавын аңлаган иде ул. «Бурычлы булам, дип бер дә борчылма. Күрше бит без, – диде. – Иртән торуга, уң як күршеңә сәлам бир, хәлен белеш. Ул да күршесенең хәлен белешсен. Изге теләкләр теләсен. Шулай итсәң, тылсымлы түгәрәк хасил була. Шул тылсымлы көч ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклый, дип ышанган безнең бабайлар. Без дә шуларча – тылсымлы түгәрәк булып яшик әле», – дип, чишелеше күрелмәгән мәсьәләгә нокта куйды. Их, укыту-чыларның һәммәсе Мөслимә апа кебек булса икән!
Имтиханнарын әйбәт тапшырды кызлар. Укырга да керделәр. Бурычлы үлми, чирле көн күрми. Юмалап, шәл сатучының: «Әҗәткә кереп булса да алырсың. Затлы мал, бүләккә бер дигән!» – диюе әллә никадәр уйлар өермәсен кузгатты әнә. «Күчтәнәчем зур түгел, зур итеп ал», – дип, Мөслимә янына керергә бер сәбәп кенә бу югыйсә. Әҗәткә бер кыерчык ипи, бер йомарлам май теләнеп йөргән чаклар онытылды, шөкер. Һәр иртәдә күршеңә сәлам бирү гадәте дә онытылып бара түгелме? Вакыт җитми. Әллә күңелме?.. Тылсымлы түгәрәк юкка чыкса, ни аяныч.
Укытучы һөнәрен сайлаган яшьтәшләренә кызыга Зөмәрә. Күзен сиңа төбәп, авызыңнан чыккан һәр сүзне йотарга торган нарасый, садә чагы бар бит кешелекнең – бала чагы. Хәер, көн үтсенгә йөрүчесе дә очрый укытучылар арасында. «Мир баласына, аннан да битәр, кырыкмаса кырык холыклы ата-анага ярау җиңелме?» – диючесе. Бигайбә, ул да кеше дисең...
* * *
Шәмсияләре дөньяга килүгә ире, пианино алып кайтып шаккатырган иде. «Бу нишләвең, утырырга өстәлең юк, кредитка пианино алгансың» – дип, аптыраган иде ул. Ә ире: «Дөнья малы качмас, өстәл-караватсыз яшәмәбез, карчык. Ә монысы... гомерлек хыял иде», – диде.
Малай чакта гармунчы булырга хыялланган ул. Әтиләре сугыштан кайтмаган. Үскәч, үзем алырмын дигән өмет яшәткән ятим баланы. «Гармун телләрен биетергә соңардым, ә инструмент кызларга да ярар, дидем». Кем белә, әтисе исән булса, Шәмсиясе, бәлки, оста пианист булып китәр, хөрмәт-дан казанган булыр иде... Колагына аю баскан кыз түгел ул. Көй-моңнарны нечкә тоемлый, күңеле тулы хис, җыр, моң... Татар көйләрен үзлегеннән өйрәнде, әнә. Музыкант язмышы язмагандыр шул. Биш яше тулуга, музыка мәктәбенә бирде Шәмсиясен. Йөрүләре җайлы түгел, урам аша чыгасы. Озатып-каршы алып, кызны җитәкләп йөрердәй әби-чәби юк. Дәрескә соңарган чаклары булгалады. Шуңамы, музыка укытучысы яратып бетермәде аны.
Әз генә ялгыштымы – шалт бармакка. Каушаудан кыз тагын ялгыша. Бармакка тагын шалт! Бәлки, аның үзен шулай кыйнап өйрәткәннәрдер, шуңа ияләшкәндер.
Шәмсия күнегә алмады. Елап-ялварып: «Йөрмим музыкага!» – диде. Музыка укытучысы – кызны, ул укытучыны ник шулай сөймәс булды? «Быелга ял ит, аннан күз күрер...» дип килештеләр өйдә. Калган эшкә кар ява. Укытучы үзе биздерде кызны музыкадан. Ә улын, авариядән соң кулы күтәрелми торган малайны Ходайның рәхмәтле бәндәсе – икенче бер музыка укытучысы, көй-моңнарга тартылуын белеп, инвалидлар өчен интернеттан махсус программа эзләп табып укытты. Фортепьяно – бабасы мирасы менә кемгә насыйп икән!
Шәмсиягә, күрәсең, бәхетле очрак – фортуна белән гел бәхәстә булырга язган. Бармагын төеп ләззәтләнгән музыка укытучысына нәфрәте йөзендә эз, билге калдырган гүя. Башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Васильевна да өнәмәде аны. Сәбәбен баштарак төшенмәгән иде, аннан аңлады. Шәмсиянең татарча сөйләшергә яратуын килештерми икән. Берчак, кызы белән урамда икәү сөйләшеп барганда очрады да борынын җыерып: «Җитәр сезгә каля-бяля!» – сыманрак сүз ычкындырды. «Тел белмәвегез үзегез өчен бәла», – диде Зөмәрә аңа саф татарча. Әлбәттә, мәктәптә булса, укытучыга каршы сүз әйтмәс иде. Урам бит бу. Шаярту дип тә кабул итәргә була, кисәтү дип тә... Башка камырдан әвәләнгән икән – үзен дөнья кендеге исәпләүче ханымның авызы күпте. Зөмәрәдән бүләк- күчтәнәч тә еш тәтемәде шул. Күбрәк бирүче яхшырак, дип белә бит ришвәт яратучы. Әле дә ярый, укуга әвәслеген сүрелдерә алмады. «Кул күтәрсәм – сорамый, дәшмичә торсам – утыр, белмисең, дип кычкырып котымны ала...» – дип зарлана иде бала. «Белгәнең үзең өчен. Башлангычтан соң төрле укытучы укыта. Белемең бәяләнер», – дип юата ана кызын. Әйтерсең, күрәзәче сәләте бар иде Зөмәрәдә, югары сыйныфларда «биш»кә генә укыды Шәмсиясе.
Тартар үз сазлыгын мактар, бала сабый чагын сагыныр. Зөмәрә укыган заманда укытучылар да башка иде шул: артта калучы булса, өстәмә дәрес бирүләр, хәленә керү, әз-мәз уңыш казанганына сөенү дисеңме. Түләү-мазар хакында сүз кузгату – мөмкин булмаган эш.
Кыр чәчкәсе яки сирень, шомырт... аларын да имтиханга кадәр, ояла-ояла гына өстәлгә куярлар иде.
Һөнәр сайлавына да татар теле укытучысы Рабига апа сәбәпче түгелмени? «Минем әбием» дигән темага инша яздырган иде. Әбисе тәрбиясендә үскән кызга Маһинур карчык – дөньясында бер бит. Ә бердәнберең хакында язу рәхәт. «Ай нуры» дип аталган шул язма иҗат дөньясына юл ачар, сәләтен уятыр дип кем уйлаган? Укытучы сизгән... Хикәясе район газетасында басылды. Иҗат дәртен уятты. Рабига апа канат куйды ич аңа. Күңелдә кайнаган хисләр дәрьясын ерып җибәрде гүя. Иҗатка мәхәббәте шул чактан башланды. Атап, Казаннан яшь язучылар семинарына чакыру килгәч, ике ут арасында калгандай булды кыз. Барыр иде, өс-баш хөрт... Резин галош сөйрәп, сырма киеп барсынмы? «Карале, минем буе икәнсең ич! Киеп кенә кара!» – диде укытучысы. Калын табанлы ботинка, җиңел куртка, яңа күлмәк киеп китте ул Казанга.
Ә ул? Рәхмәт әйткәндер әйтүен. Хәер, әйтеп кенә бетерерлекмени ул хисне... Йөрәктә калган, кемгә дә булса бирелергә тиешле җылы.
* * *
Мөслимә апа Зөмәрәне сөенеп каршылады. Күзендә генә моң...
– Элекке бер шәкертем кереп чыккан иде. Кызыклы бер риваять диимме, хикәятме сөйләде. Шуның тәэсирендә әле апагыз. Безнең хакта – укытучылар турында... Булган хәлдерме? Хәер, хәзер интернетта да чүп-чар күп. Чүп түгел, гыйбрәтле хәл бу.
Кунагын утырткач, Мөслимә апа сөйли дә башлады:
– Бер укытучы шәкертләренең көндәлек-дәфтәрләрен тикшереп, укучыларга характеристика – бәяләмә язып утыра икән. Берсенекен, күрәсе килмичә, читкә алып куя. Яратмый ул бу малайны. Сөйкемсез сөяге бар гүя ки. Укуы да әллә кем түгел, тәртибе, киенүе, үз-үзен тотышы, хәтта исе – һәммәсе ятышсыз тоела. Ни генә язарга инде моңа? Тискәре характеристика белән чыгарып җибәрсәң... Ник сөйми ул аны, үзе дә белми... Язмыйча да булмый. Өстәлендә соңгы эш – шул үсмергә бәяләмә...
Укытучы бу мәктәптә яңарак кеше була, күрәсең, «Элгәргеләр ни сырлады икән?» – дип, архивны күтәрмәкче була. Әһә, табылды. Менә ул... «Искиткеч сәләтле, зирәк, акыллы бала. Яхшы укый. Тырыш...» Әллә ялгыш эләктеме? Шул малай хакындамы соң бу кадәрле мактау? Тагын берничә елныкын алып карый: «Сәләтле, булдыклы. Үрнәк. Тыныч табигатьле, ярдәмчел. Дустанә». Елның-елында төче сүзләр. Фәрештә диярсең. Талантлы, имеш. Ялгышмы?
Берничә ел үткән: «Укуы уртача. Борчулы. Кәефсез. Сөйләшми. Мәктәпкә арып килә. Авыру әнисен карый. Җилкәсен тормыш басты. Әтиләре эчкечелеккә бирелде».
«Укуы начарланды. Әнисенең үлемен бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелде. Әйтерсең, алмаштырып куйдылар...»
Укытучы кәгазь-дәфтәрләрен җыештыра. Ничек, ни язарга...
Икенче көнне класс саубуллашу кичәсенә җыела. Укучыларның кулында купшы чәчәк бәйләмнәре, бүләк салынган матур пакетлар. Тик теге үсмер генә бер читтә, башын аска иеп басып тора. Ә укытучы нәкъ менә аның янына килеп баса да оялып кына ул сузган, иске гәзиткә төргән нәни төргәкне кулына ала. Сүтә. Ислемае шешә-сендә яртылаш кына калганын күреп, пырхылдашкан укучыларын ым кагып туктата: «Бу минем яраткан хушбуем. Рәхмәт сиңа!» – ди, каушаган малайны кочак-лап ала. «Мин беләм, сәләтле, булдыклы егет син. Тормыш авырлыклары сине сындыра алмас. Ышанам, укып, зур кеше булырсың!»
Бер елдан соң шул укучысыннан телеграмма ала ул: «Укырга кердем. Зур ышанычыгызны аклау өчен бөтен көчемне биреп тырышырмын! Вәгъдә!»
Тагын биш ел үтеп китә. «Укуымны тәмамлап чыктым. Эшкә чакыралар. Сез иң гүзәл кеше икәнсез! Күрешкәнгә кадәр».
Көннәрдән беркөнне укытучы инде зур синдикатның генераль директорыннан хат ала: «Кадерле укытучым! Эшләрем әйбәт бара. Өйләнергә җыенам. Сезне туема чакырасым килә. Беләсез, әтием дә, әнием дә юк.
Сез миңа әнием кебек булдыгыз. Туемның түрендә – әни урынында утыруыгызны үтенәм.»
Туй гөрли. Олпат, мәһабәт ир-егет – мәҗлеснең хуҗасы торып тост әйтә:
– Бәйрәм түрендә иң якын, кадерле кешем – минем укытучым утыра. Чиксез рәхмәтем, хөрмәтем Сезгә... Сез миңа ышаныч күрсәттегез. Киләчәккә Өмет уяттыгыз! Мине Кеше иттегез! Рәхмәт!
– Мин дә сиңа зур рәхмәт әйтергә тиеш, укучым. Син мине үзгәрттең. Үземне ачтым. Кеше булу фәнен үзләштерергә син ярдәм иттең, – ди укытучы җавап сүзендә. Һәм кәләшкә бүләк итеп алып килгән күчтәнәчен – егетнең әнисе яраткан хушбуйны суза.
...Ул Мөслимә апалардан чыкканда төн иде инде.
Күк йөзен тутырып, җем-җем йолдызлар яна! Ай нуры серле сукмак сузган. Җылы. Рәхәт. Кем белә, бәлки, гомер дә безгә әҗәт итеп биреләдер?! Тузан кадәрле изгелек тә, тузан хәтле яманлык та эзсез югалмас, ди бит китап! Яхшылыкның әҗере – җәннәт, йә...
Үзең сайла, янәсе. Тылсымлы түгәрәктә әйләнүебезне онытма, дип кисәтүме әллә?..
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк