Логотип
Бала

​Кызым, кызым, кыз кеше...

«Кызым, кызчыгым, син миңа шундый да кадерле, шундый да газиз. Мин сине бик-бик яратам». Бу сүзләрем тирә-юньдәгеләрнең ачуын китерә. Баланы иркәләп бозып бете­рәсең диләр. Карышам. Иркәләп бозылмый ул, үзен аңлаучы булмаганга үртәлеп йөреп бозыла. Белеп әйтмим, миңа бары тик шулай тоела. Үзен яратканнарын, бу дөньяда бик кирәкле кеше булуын аңлап үссен. Үз дәрәҗәсен белгән кызлар юлында очраган теләсә кемгә барып асылынмый, үз-үзенә бәясе югары була. Монысын инде үземнән чыгып әйтәм. Без ялгыз ананың тилмереп үстергән кызлары идек. Әни безне яраткандыр да, әмма аның җылы хисләрен, йөрәгенең назын күрсәтерлек көче калмый иде. «Кит, кызым, тотынма! Син булдыра алмыйсың аны», — дигәне мине әле дә эзәрлекли, әле дә шушы сүзләр тоткынлыгыннан котыла алмыйм. Берәр эшкә тотынсам, иң элек шулар искә төшә. Минем кызым болай кимсенеп үсәргә тиеш түгел. Түгел! Ул — талант­­лы кыз. Мин аны шуңа инандырам. «Бик матур, бик акыллы кызым син минем, — дим аңа. — Син гүзәлләрнең гүзәле. Синеке кебек зәңгәр күзләр бүтән беркемдә юк!» Узындырасың, дип ачуланалар. Шиккә төшәм. Мин кызымның бик бәхетле булуын, үз дәрәҗәсен белеп үсүен, кеше әйткән сүзгә, кеше бәясенә бәйле булмавын телим. Кызымны белеп тәрбиялимдер, димим, әмма йөрәгем шулай эшләргә куша. Мин йөрәгемне тыңлыйм. 


Без кыз балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә дигән тема күтәрергә булдык әле. «Ничек тәрбиялисең инде кызларны – әлбәт­тә, эш белән», – дияр кайберәүләр. «Без баланы иркәләп-назлап утырмадык. Үзләре үсте шунда, – ди иде минем дәү әни. – Кайнана белән кайната алдында башларыннан сыйпарга да ояла идек». Менә бит ничек! Иркәләү-назлау күрми, андый хисләр барын белми үсәргә тиеш буламы инде алар? Дәү әниемнең хисләргә саран булуын әнием үзе олыгаеп килгәндә дә үпкәләп искә ала торган иде. «Кыз балалар барыбер ата йортыннан китә, алар белән әллә ни майтара алмыйсың. Йөзгә кызыллык китермәсә шунда, калганы мөһим түгел. Никадәр катырак булсаң, шулкадәр яхшырак! Иркәләсәң, хатын-кыз бозыла гына ул. Менә син мактарга, дисең. Мактап кара, бар! Хәзер борынын чөяргә генә тора». Монысы – күрше абзый сүзләре. Аңа хәзер 75 яшь, ул үзе дә өч кыз үстергән. Бер җылы сүзгә тилмереп үсте микәнни инде алар?

«Кыз балаларга карата йомшак булырга кирәк. Аны мактап торсаң гына», – монысы да ир-ат сүзләре. Без бу әти кеше белән командировкага баргач таныштык. Аңа 42 яшь. Улы белән кызы үсеп килә. Улына мөгамәләсе шактый коры тоелды безгә. Йомыш кушканда да бик «кәнфитләнеп» тормады: «Мин кайтканчы кушканнарны эшләгән бул! Кара аны, кайткач тикшерәм! Матри, малай, ачуны китермә!» Шушы ук атаның кызына эш кушканын күрсәгез, бөтенләй дә танымассыз: «Кызым, син дә теге эшләрне эшләп куй инде, яме. Син маладис бит безнең. Син генә булдырасың бит аны. Тырыш инде, яме, кызым». Кызы, кош тоткандай куанып, шундук әтисенең йомышын үтәргә чыгып чапты. Безнең гаҗәпләнеп тә, кыз баласына шундый матур сүзләрен кызганмавына сокланып та торуыбызны күргәч: «Кызларны шулай гына тыңлатып була. Хатын-кыз шундый бит инде ул: мактап, үсендереп торсаң, таулар күчереп куя. Ә малайларны бик иркәләргә ярамый, аларга катырак торырга кирәк», – диде. Килештек аның белән. 


Вероника НИКОНОВА, психолог:  
– Безнең халыкта кыз балаларны тәрбияләү бик җиңел дигән ялгыш фикер яши. Бу «җиңеллек» артында кыз баланың табигый хис-тойгыларын аңламау, аның күңел халәте белән исәпләшмәү, аны куркытып, ачуланып тәрбияләү ята. Әйе, чынлап та, баштарак мондый тәрбия нәтиҗәле кебек күренсә дә, күңелендә гел үпкә саклап үскән кыз бала белән ата-ана арасында тора-бара мөнәсәбәтләр катлауланачак. Ә инде аны аңлап, аның хисләрен рәнҗетмичә, тойгылары белән исәпләшеп үстергән очракта, кыз бала әти-әнисен чын дус күреп, аларга игелек күрсәтеп, куаныч арты куаныч китерәчәк.
Кайгыртучан ата-ана беркайчан да истән чыгармаска тиешле «аксиомалар» бар: 
* кыз бала – эмоцияләр белән яши торган зат. Кайвакыт бу аңа дөрес гамәлләр кылырга һәм дөрес фикергә килергә комачаулый;
* кыз балага иң беренче чиратта эшнең нәтиҗәсе түгел, ә процессы кызык. Аның өчен эш процессы – иң элек кеше белән аралашу һәм бергәләп эшләү;
* ул үзенең кичерешләрен сөйләргә, тыңларга һәм үзен ишеткәннәрен белеп торырга тиеш.

Кыз бала өчен тирә-юньдәгеләрнең аны ничек бәяләүләре бик мөһим. Һәм иң мөһиме – аның турында кем әйтә һәм нәрсә дип әйтә (малайлар өчен кайсы гамәлләрен бәяләүләре мөһим).

Кыз бала сабый чактан ук хис-тойгылар белән яши, дидек. Ул олы кешенең тавышыннан, йөзеннән үк аның нәрсә әйтергә теләгәнен, нинди хис кичергәнен һәм бу очракта үзе нинди реакция белдерергә тиешлеген аңлап ала. Кичерешләрне ул йөрәге аша үткәрә, малайларга караганда озаграк һәм тирәнрәк борчыла. Шуңа да кыз баланы тынычландыру авыррак. Ул һичшиксез борчуларын якын кешесе белән бүлешергә тиеш. 

Үпкәсен, ачуын, ярсуын кыз бала эше белән түгел, сүзләре белән белдерә. Ачуланганда ул әшәке сүзләр әйтергә, кычкырырга, әти-әнисен гаепләргә мөмкин. Шуңа күрә дә зирәк ата-ана кызларының ярсыган вакытта әйткән кайбер сүзләренә игътибар итми тора. Кыз баланы үз тойгыларын дөрес итеп аңлатырга өйрәтергә кирәк. Әйткән сүзләре белән ул үз-үзенә һәм якыннарына зыян китермәсен. Мәсәлән: «Сиңа бик ачуым килде, миңа хәзер бик авыр, шуңа күрә сиңа начар сүзләр әйтәсем килә», – дип әйтә белсен. Төрле ситуациягә карап, төрле җөмләләр уйлап табарга була.

Менә әни кеше арып-талып эштән кайтып керә. Кызы йөгереп килеп аны кочаклап алмакчы була. Кечкенә кыз балага (хәер, бик кечкенә булмаганына да) якын кешеңә сыенсаң, кочакласаң һәртөрле мәсьәлә дә тиз генә чишелер кебек тоела. Якын кешесенең җылысын һәм кайгыртуын тою аңа һава кебек кирәк. Көн буена ул инде әнисен сагынган. 

Ә әни кешенең бераз гына тынычлап торасы килә. Ул әле эштәге уйларыннан арынып җитмәгән, аның уйлары әле өйдә түгел. Шуңа да ул кырыс тавыш белән кызын ачуланып ташлый: «Кая ашыгасың соң син?! Тыныч кына чишеним әле. Соңыннан кочаклашырбыз». Кыз баланың күңелен төшерер өчен шушы җитә: ул әнисе тавышындагы усаллыкны гына ишетте, «соңыннан кочаклашырбыз» дигән сүзләре аның колагына да кермәде. «Әни мине яратмый, мине беркем дә яратмый, чөнки мин начар кыз», – дип уйлый ул. Эченнән генә әнисенә бөтен үпкә-ачуын чыгара: «Син әйбәт әни түгел, мин сине яратмыйм!» Әнисен ничек кенә каты яратса да, шушы мизгелдә ул аны дошман күрә. Ярты сәгатьтән әнисе килеп кызын кочакларга, иркәләргә теләсә дә, баланың күңелен үзенә аудару өчен аңа шактый көч куярга кирәк булачак. Һәм әни кеше һәрвакыт моны эшләми дә әле. Еш кына ул үзе дә кечкенә кыз халәтенә кайтып, баласына үпкәләп йөри. Аңлашмау, үз-үзеңә ышанмау, үпкә, гаеп хисе ике «кызда» да куера.

Һәр әйткән сүз кыз бала өчен әллә ничә катлы ул. Кыз бала үзен һәм кешеләрне аңларга өйрәнсен өчен (аның үзен дә аңлый алсыннар өчен, әлбәттә) өч мөһим сорауга җавап табарга кирәк:
* бүтәннәр нәрсә ишетте һәм нәрсә аңлады;
* мин нәрсә әйтергә теләгән идем;
* чынлыкта нәрсә килеп чыкты (дөреслектә нәрсә дип әйтте).

Менә, мәсәлән, кыз бала рәсем ясаган, ди, һәм ул аның үзенә ошамый икән. «Матур түгел, ертып атам», – ди ул. Аның шушы сүзләрен анализлап, менә нәрсә чыгарабыз:
* бала киреләнә;
* минем бар да яхшы икәненә инандырыгыз;
* миңа рәсем кирәкми.

Әгәр дә ата-ана кызлары әйткәнне тыңлап, рәсемне ертып ыргытса, үзара мөгамәлә чынлап торып бозылачак. Кыз бала яшьтәшләре белән аралашканда да мондыйрак хәлләр килеп чыга. Шуңа да кызлар гына булган җирдә конфликтлар еш туып тора. Әти-әниләр кызларын башкалар әйткәнне дөрес кабул итәргә һәм ул сүзләрне дөрес аңлап, дөрес гамәл кылырга өйрәтергә тиеш.

«Дөрес» әни теге рәсемне нишләтергә тиеш иде соң? Кызын кочаклап алырга да, башыннан сыйпап, битеннән үбәргә (кыз балаларга тән җылысын тою бик мөһим икәнлеген истән чыгармыйбыз!). Кызының дөньядагы иң яхшы кыз икәнлеген, аны бик яратуларын әйтергә һәм кызның игътибарын аның бераз кызып киткәнлегенә, ачуы килүенә һәм үпкәләгән булуына юнәлтергә (аның тойгыларын сүз белән атау бик мөһим). Ул тынычлансын. Соңыннан рәсемдә нәрсәнең килеп чыкмаганлыгын тикшерегез, нигә килеп чыкмаган соң ул? Һәм, бәлки, бергәләп яңа рәсем ясап карарсыз. Бергәләп! Әйе, моңа инде ике генә минут вакыт җитми. Әмма без шул рәвешле кызыбызны аралашырга, үзенең уңышларын яки уңышсызлыкларын бәяләргә, тойгыларын дөрес итеп белдерергә һәм иң мөһиме – балабызны үз-үзенә ышанырга өйрәтәбез. Күп хатын-кызга нәкъ менә шушы сыйфат җитми.

Әмма «дөрес» әти-әниләр аз. Баланы ачуланырга, тиргәргә вакыт табыла, ә аралашу һәм тормыш тәҗрибәсенә өйрәтү өчен вакыт җитми. Күп очракта аңа хисләрен белдермәскә, яшерергә кушалар. «Акырма!» «Үпкәләгәнгә үпкә бирәләр...» «Шыңшыма!» Бу сүзләрдән бала үзен беркем дә аңламый, беркем дә ишетми дигән нәтиҗә чыгара. Беркем дә аңламый икән, димәк, мине беркем дә яратмый. Аның үзенең дә хисләре тупаслана, ул да кешеләрне яратмый, ышанмый башлый. 

Кыз балага таяныр дус кирәк. Баштарак ул әнисе, апасы, җиңгәсе була. 5-6 яшьләрдән соң бала үз ишләре белән дуслаша, сердәшләре барлыкка килә. Кыз баланың дустын гаиләсендә кабул итүләре мөһим. Алар бергәләп өйдә дә уйный алсыннар. Үзара әрепләшеп тә алырлар, дуслыклары бозылып та куяр. Әмма олылар алар арасына кысылмасын. Кечкенәләрнең конфликты да кечкенә була, инде олылар катнашса, конфликт алар яссылыгына күчеп, зурая.

Кыз балага өйдә күп урын кирәкми. Әмма аның үз почмагы булырга тиеш. Кеп-кечкенә генә булса да ярый. Тик булсын ул. 
Кыз балага горизонталь яссылыклар кирәк: өстәл, киштә, шүрлекләр. Ул үзенең әйберләрен яссы җиргә куярга тиеш, шул вакытта гына ул аларны таба ала. Стенага элгәнне кыз бала «күрми». Аңа дип язган запискагызны магнит белән суыткычка яки көзгегә ябыштырмагыз, ә өстәлгә куегыз.
Кызлар, гадәттә, мәктәптә тырышып укыйлар. Алар буйсынырга, кагыйдәләрне үтәргә тиз өйрәнәләр. Аның өчен укытучы белән үзара мөнәсәбәтнең яхшы булуы мөһим. Укытучыдан мактау сүзе ишетү һәм аның алдында «яхшы кыз» булып күренү өчен, кызыксыз гамәлләрне дә тырышып башкара ул. 
Кызларның күбесе инструкция буенча эшли алмый. Олы кеше тел белән әйтеп аңлатмаган, ә кәгазьдә генә язылган инструкцияне ул бөтенләй аңламый. Күп очракта бер генә түгел, ә кабат-кабат аңлатырга, һәм аны өлешләргә бүлеп, башта боларны эшлисе, аннары менә боларын, дип, эш планын төзеп куярга кирәк була. 

Кызлар эш процессында хата киткәнен абайлап, тиз генә төзәтә белми. Ул, мәсәлән, мәсьәләне ахырына кадәр чишәчәк, аннары гына хатаны күреп, яңадан тотыначак. Малайлар исә, хатаны абайлауга ук, тиз генә башка юл белән чишүгә күчә. 
Кызларга нәрсәнедер аңлатканда тавыш күтәреп кычкырырга ярамый. Аның баш мие шунда ук эшләүдән туктый. 

Һәрбер әни үзенең кызын булдыклы һәм уңышлы кеше итәргә хыяллана. Әтиләр исә кызларының принцесса булуын, бөтенесенең аңа карап соклануын тели, һәм кемдер аның кызын рәнҗетеп кенә карасын!!! Ә әти-әниләрнең һәммәсе дә аларның баласы бернинди дә кыенлык китермәс дип ышана. Мөмкин эш бу. Тик бер шарты бар: әти-әни кызларын өзелеп ярата һәм аның өчен хисен дә, көчен дә, вакытын да кызганмый. 
Кыз баланың бәхетенә нигез балачактан салына. 

Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес фикерләр. Чынлап та, кызларны кечкенәдән иркә принцессалар итеп үстерергә кирәктер. Үзен яраткан кешене башкалар да ярата, үзен бәяли белгәнне бүтәннәр дә дөрес бәяли бит. Гел кагылып-сугылып үскән кыз бала шул кагу-сугуларга ияләшә. Яр итеп тә җыен килде-киттене сайлый. Чөнки аның тизрәк әти-әнисе яныннан качасы килә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик файдалы мэгьлумат. Куп урында уземне танып алдым. Рэхмэт сезгэ!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик киракле вакытлы статья ,рахмат ,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әни кеше кызын устере - узен ничек устерганнан урнәк алып.

          Хәзер укыйлар