Илдә үз Балалар йорты булган 13 хатын-кызлар төзәтү колониясе бар. Аларда якынча 400 бала тәрбияләнә. Болар – иректән мәхрүм ителү урыннарында туган балалар. Алар чәнечкеле койма артында яшәүләрен аңламый. Иң мөһиме – әниләре яннарында. Бала өчен моннан да зуррак бәхет бармы соң? Яратудан туганмы алар, өметсезлектәнме, өстенлекләргә ия булыргамы йә тизрәк иреккә чыгар өчен инструмент буларакмы – моңа җавап бары әни кешенең күңелендә. Бала рәшәткә артындагы хатын-кызны үзгәртә аламы? Әлеге сорауга җавап табар өчен Россиядә иң зур Балалар йорты булган Түбән Новгородның икенче санлы хатын-кызлар төзәтү колониясенә юл тоттык.
«Первопроходы»
Безне колониягә Түбән Новгород өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Оксана Кислицына алып бара. Юл буе тоткын хатын-кызлар, аларның дәгъвалары турында сөйләшәбез. Күренеп тора: вәкаләтле вәкил колония белән таныш һәм анда еш була. Рәшәткә артындагы хатын-кызларның хокукларын яклауда ул да ярдәм итә. Артык әйберләребезне, телефоннарыбызны машинада калдырып, төзәтү колониясе ишеген ачабыз. Алда – рәшәткәле катлы-катлы ишекләр. Бары тик өчәрләп кенә узарга ярый. Шалтыр-шолтыр килеп бер тимер ишек ябыла, икенчесе ачыла. Иң куркынычы шушы ишекләр аша узу түгел микән? Алар – ирекле дөнья белән ике араны кисүче. Тагын биек коймалар, чәнечкеле тимерчыбыклар, койма буенда бер метр киңлегендәге сукалап куелган кап-кара җир... Кара җир – тоткыннарның качуыннан саклаучы чараларның берсе булып тора икән – аяк эзләре төшеп кала.
Җыештырылган, пөхтә территориядә тәрәзәләрдәге рәшәткәләр генә кайда икәнеңне искә төшереп куя. Гадәти режимлы колония башлыгы Николай Суслов әйтүенчә, биредә 456 хатын-кыз җәзаларын үти. Шуларның 38 е – тоткын әниләр. Уртача яшьләре – 40 яшь. Нигездә – «первопроходы». Беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганнарны әнә шулай дип атыйлар. Күбесенчә наркотиклар тараткан өчен бирегә эләккәннәр. «Яшьләр арасында ул бик таралган, – ди Николай Александрович. – Җиңел кәсепкә кызыгалар. Эш тәкъдим иткән сайтларда курьер белдерүләренә алданучылар да бар. Җиңел эш бит, бер җирдән икенче җиргә илтеп кенә саласы. Язмышлары сынасын аңлап бетермиләр. Бездәге андый бер кызны күптән түгел колония-поселениегә күчерделәр. 20 яшьтә, үзе наркотиклар кулланмаган да. 7 ел утырасы аңа...»
«15 ел көткән баламны колониядә табарга туры килә...»
Безне туп-туры «әниләр отряды»на алып баралар. Барысы да беренче тапкыр җәзага тартылган. Авырлы һәм балалы хатыннар башка тоткыннардан аерым бинада яши. Өстенлекләре дә бар – көндез ял итү сәгатьләре каралган, өстәмә порцияләр бирәләр...
Чиста, стеналары кызыл-сарыга буялган бүлмәдә пөхтәләп җыелган караватлар тезелеп киткән. Һәр карават башына фото, исем-фамилия һәм статья язылган табличка эленгән.
Ни өчен рәшәткә артына эләккәннәрен статья санын гына әйтеп аңлаталар. Хатын-кызлар көндез тегү цехында. Махсус кием, хастаханәләр өчен урын-җир тегәләр.
Ял бүлмәсендә безне көмәнле тоткын хатын-кызлар каршы ала. Чәчләре җыелган, соры күлмәкләренең сәдәфләре тартылып эләктерелгән. Көмәннәре зур инде. Бүлмәдә кер үтүкләү тактасы, диван, телевизор. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәт җитәкчесе Роман Ведышев безгә әниләрнең ниләр эшләве турында тәфсилләп сөйли. Аңа ишек янында басып торган тоткын хатын-кыз кушыла. «Плакат-лар ясыйбыз, балалар өчен оештырган бәйрәмнәрдә кемдер җырлый, кемдер бии. Сабыйларга бик кирәк бу. Барысы да алар өчен», – дип, кулы белән эчен сыпырып куя. Күренеп тора: карашында нур сүнмәгән, дөньяга зур кызыксыну белән карый Ирина. Ул сөйли,ә минем башымда бер генә уй: ул монда ничек килеп эләкте икән? Аннан рәшәткә артындагы көмәнле хатын-кызларның хәле турында сорашабыз. Сөйләвенә караганда, бар да иректәге кебек: журналлар, китап-лар укып әни булырга әзерләнәләр, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашалар, колониядәге табиб-гинеколог күзәтүендә торалар. Шулай ук анализлар бирәләр, тикшереләләр. «Мин дә һәр триместрда баламның ничек үзгәргәнен белеп торам, – ди ул горурлык белән. – УЗИдан да карыйлар, кемне көткәнебезне дә әйтәләр, хәтта экраннан да күрсәтәләр әле. Минем өчен бу бигрәк мөһим иде. Сабыемны 15 ел көттем...»
Ирина шуның кадәр рухланып сөйли, әйтерсең ул төрмәдә түгел, ә ял йортында. Оксана Анатольевна статьясы белән кызыксына. «159 нчы».Сораулы карашымны Оксана Анатольевнага төбим. «Мошенниклык», – дип тәгаенли ул.
Журналда эшләү дәверендә күп кешеләрдән язмышлары турында сөйләткәнем бар. Ә монда язмышлар белән кызыксыну авыр икән... Җитмәсә, бер секундка да ялгыз калу тыелган.
– Мин Киров өлкәсеннән. Кибетләрне күзәтчелек иткән оешмада директор урынбасары булып эшләдем, – дип сүз башлады Ирина, үз тарихын сөйләргә рөхсәт биргәч. – Шулай килеп чыкты инде, безгә җинаять эше ачтылар. Югыйсә җинаятьче булырга түгел, әни булырга әзерләнә идем. Тикшерү барышында директорым үлеп китте, бөтен «мирас» миңа калды. Авырлы икәнемне дә шул вакытта белдем. ЭКО ясаткан идем. Беренче тапкырдан ук уңышлы булды. 40 яшьтә беренче баламны «койма артында» (тоткыннар колонияне шулай дип атый. – Ч. Г.) табарга насыйп иткән, күрәсең. Хөкем карарын ишетеп, колониягә җибәреләчәгемне аңлагач, бик курыктым. Әмма бар җирдә дә кешеләр бар. 30 августта монда җибәрделәр. Иреккә чыгарга тагын 11 ай калды. Өйдә ирем, әнием, апам көтә. Алар белән һәр көнне телефоннан сөйләшеп торабыз. Ноябрь уртасында кызым Милаша белән очрашырга әзерләнәм. Бик дулкынланам. Әйе, мин бик позитив. Үземдә иң кадерле хәзинәмне йөртәм бит. Яхшыга гына өметләнәм, тормышым да җайла-начак, башкача була да алмый. Кызым туачак бит!
Тоткыннарны өлкә балалар табу йортына алып баралар. Роман әйтүенчә, анда алар өчен аерым палата каралган. Балаларның туу урыны итеп колония түгел, ә бала табу йорты күрсәтелә. Ирина белән янәшә басып торган хатын-кызның күзләре моңсу. «Өйдә өч балам калды. Аларны әтиләреннән яклаган идем. Ул сау-сәламәт, ә мин менә монда. Балалар икенче ирем белән. Тагын ел ярымым бар», – ди ул.
«Колониядә – балалар бакчасы»
Колония каршындагы Балалар йорты шәһәр читенә урнашкан районнардагы балалар бакчасыннан әллә ни аерылмый. Җыештырылган уен мәйданчыгы, читтә коляскалар, стеналарга төрле күңелле рәсемнәр ясалган. Бүген монда 32 сабый тәрбияләнә. Безне җитәкчесе табиб Надежда Николаева каршы ала. Бахилалар, махсус ак костюмнар киябез. Шул арада Роман видео-телефонны күрсәтә: әниләр туганнарына, ирләренә көн саен шалтырата ала. Балалар монда 4 яшькә кадәр яши. Аннан соң әнинең туганнары ала, йә сабый иректәге Балалар йортына җибәрелә. Әле менә ике балага документлар әзерлиләр икән. Мөгаен, тәрбиягә гаиләләргә бирерләр, чөнки җинаять җәзасын үтәгән хатын-кызларның башка балаларын тәрбиягә алганнар. «Иреккә чыккач, балаларын үзләренә алырга тырышалар», – дип ышандырды Надежда Константиновна.
Балалар бакчасындагы кебек үк монда да психолог, дефектолог кебек белгечләр, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр бар. Колониядә чакта бала тапкан әниләр исә, сәламәтлеге яхшы булса, бер ай буе баласы белән бергә яши. Ике төркем бар: 1 яшькә кадәрге һәм аннан зуррак балалар. Әниләреннән аермалы буларак, сабыйлар иреккә чыга ала: тәрбиячеләре аларны шәһәр паркына алып бара. Без кергәндә зурлар төркемендәге балаларны йок-ларга салганнар иде, кечкенәләре исә бүленеп куелган махсус урында уйнап йөри. Берсеннән-берсе кечкенә балалар тын калып, томырылып безгә карый. «Берьюлы моның кадәр ят кешеләрне күргәннәре юк. Шуңа кызык аларга», – ди урталарында утырган тәрбияче. Балалар көне буе тәрбиячеләр белән, эштән соң әниләре килә. Бергәләп һава суларга чыгалар, уйныйлар. Бала белән ана мөгамәләсе менә шулай көнгә ике сәгать ярым белән тәмамлана. Аннан соң әниләр отрядка кайтып китә. «Кайбер хатын-кызлар бөтенләй тәҗрибәсез. Балаларын тота, биләүли, юындыра белмиләр. Барысына да өйрәтәбез», – ди Надежда Константиновна. Балалардан баш тартучылар юк. «Сабый янына килергә теләмәгәннәр белән сөйләшүләр алып барабыз», – диде шулай да.
«Койма артында» да әниләргә декрет ялы бирәләр: бала тапканчы 70 көн, аннан соң тагын шулхәтле. Аннары инде әниләр эшкә чыга. Якыннары белән күрешергә тоткыннар сабыйларын да алып бара. Балаларын күрергә дип, берничә тапкыр килгән әтиләр дә бар.
– Балаларны колониядә тоту гуманлымы, юкмы дигән сорау күпләрне борчый, – ди тоткын хатын-кызларга ярдәм итү буенча җәмәгать эшлеклесе Мария Голубь. – Без бит мондагы хатын-кызларны әни булырга өйрәтәбез. Бу да бер тәрбия чарасы. Баласын каз куган кебек куып йөргән әниләр дә очрый, чөнки әни ролен аңлап бетермиләр. Аларның тормышта үрнәкләре булмаган.
Тоткын хатын-кызларның балалары тулысынча дәүләт карамагында. Ашау, медицина ярдәме, киемнәр, уенчыклар белән тәэмин ителәләр. Әни кеше пешереп биргән ризыкны гына ашата, үзләренә әзерләү каралмаган. Шушында ук сабыйларны дәвалыйлар, кирәк икән шәһәр хастаханәсенә җибәрәләр. Анда инде балаларны волонтерлар карый, әни кеше ияреп бара алмый. «Кайбер балалар гомерләренең иң ях шы чорын шушында кичерәдер әле, – ди Надежда Константиновна. – Колониягә күп очракта социаль яктан имин булмаган хатын-кызлар килеп эләгә. Әниләре белән чыгып киткәч, безнең балалар белән йөрәккә тигән хәлләр дә була. «Бүре авызлы» булып туган бер кызыбыз бар иде. Ашату өчен махсус шешәләр алдык, инвалидлык рәсмиләштердек. Иректә әни кеше баланың пенсия акчасына эчә башлый, аннан соң бөтенләй ташлап китә.
«Мин – иң элек әни»
Бүлмәләрне карап йөргәндә, эштән баласын имезергә килгән Гөлнара белән очраклы гына таныштык. Һәр өч сәгать саен ярты сәгатькә баласын имезергә килә икән монда әниләр. Иң элек Гөлнараның билдән түбән озын толымына игътибар иттек. «Ничек саклап кала алдың», – дип сорамый булдыра алмадык. Гадәттә, киноларда ирегеннән мәхрүм ителгән хатын-кызларны малайларныкы кебек алдырылган чәчле итеп күрсәтәләр. «Саклап калдым инде», – ди. (Хәер, «первопроходцы» отрядында кыска итеп киселгән чәчле хатын-кызлар бөтенләй очрамады.) Гөлнара Татарстанның бер районыннан булып чыкты. Колониядә инде җиденче елы. (Монда тоткыннар «утыру» сүзен бервакытта да кулланмый, чөнки ул төрмә түгел. – Ч. Г.) Гаиләле, өч балалы, югары белемле, транспорт логистикасы өлкәсендә эшләгән хатын була. Ни өчен җинаять җаваплылыгына тартылганын сөйлисе килмәде, мошенниклык, дип әйтү белән генә чикләнде. Моңа кадәр җәзасын Удмуртия колониясендә үти. Ире белән очрашу вакытында авырга уза. Аны Түбән Новгородка җибәрәләр.
– Олы кызыма хәзер – 12, уртанчысына – 11, кечкенәсенә 6 яшь, – дип сөйли Гөлнара. – Кызыма башта минем кайда икәнне әйтмәдек, берничә елдан соң гына телефон аша барысын да үзем сөйләп бирдем. Юк, балаларым миннән йөз чөермәде. Әтиләре белән бергә очрашуга да килеп йөрделәр. Энеләре Ранельне дә килеп күрделәр. Мин бит иң элек – ана. Әни икәнемне онытмыйм. Сөйләшеп торабыз, кызым белән серләшәбез. Косметологиядә хәзер нәрсәләр популяр булуына кадәр сорыйм. Кызым барысын да сөйли. Шунысына сөенәм: балаларым белән элемтә өзелмәде. Минем бар да әйбәт булачак. Монда яхшы психолог бар. Аның белән сөйләшәм. Спецконтингент итеп карамыйлар, без алар өчен – кеше. Өйдә кайнанам, ирем, балаларым, туганнарым көтә. Улым белән колония капкасыннан чыгуыбызны көнләп саныйм. Авырга узгач бик борчылдым, баламны алырлар дип уйладым. Удмуртиядә чакта ук, яхшы шартларга җибәрәчәкбез, дип тынычландырдылар. Килгәндә 29 атналык көмәнем бар иде. Бүген монда иң зур шатлыгым – улым. Үзем тегүче булып эшлим. Койманың теге ягына чыккач та кирәкле һөнәр...
«Бала мине матур итеп күрергә тиеш»
Балалар йортында 18 бәхетле сабый бар – әниләре белән яшиләр. Бинаның өченче катын махсус алар өчен бүлеп биргәннәр. Ике гаиләгә – бер бүлмә. Гадәти тормыш кебек: иртән торып әни кеше эшкә китә, баласын төркемдә калдыра, эш сәгате беткәч, кереп ала, һәм алар бүлмәләрендә кич буе бергә, бергә йоклыйлар. Бу тормыш бөтен тоткын анага да эләкми. Бала белән яшәүне махсус комиссия билгели. Моның өчен ананың профилактик исәптә тормавы, уңай характеристикалы булуы һәм колониядә тәртип бозмавы шарт. Төзәлү өчен дә үзенә күрә бер мотивация булып тора.
Кира улы Ярослав белән яши. Бүлмәдә карават, комод, уенчыклар, каләм-дәфтәрләр... Шкаф ишегенә «Һәр көнгә шатлан», «Бар начарлыкны оныт», «Нервыларыңны бетермә» дип язылган кәгазьләр беркетелгән... Шкаф өстендә – бала белән әнинең фотосы. Балалар йортында һәр сабыйның фото-альбомы бар. Аны иреккә чыкканда әниләр үзләре белән алып китә. Балалар йортыннан җибәрергә документлар җыйган балаларның да бер се – Ярослав. Аңа берничә айдан 4 яшь тула... Бала әнисеннән дүрт ел ярымга аерыла, бәлки гомерлеккә дә... Сөйләшергә ризалык биргән Кира безнең янга төзәнеп-бизәнеп килеп басты. Кашлар, керфекләр буялган, сөрмә тарткан. Бит очына – кершән, иреннәренә иннек тә тидергән. «Мин һәрвакыт бизәнеп йөрим. Үзем өчен дә, бала да мине матур итеп күрергә тиеш», – диде ул. Бизәнгечләрне колония кибетеннән сатып алырга мөмкин икән. Кира наркотиклар таратуда гаепләнеп, 9 елга җәзага тартылган. Ул чакта үзе дә наркотик-лар кулланган. Өч баласын тәрбиягә алганнар. Колониягә утырганчы социаль яктан имин булмаган тормыш алып барганлыгы аңлашыла. Балаларына 12, 10 һәм 5 яшь.
– Ярослав балалар йортына китәчәк инде, – ди ул тыныч кына. – Ул булганда, аның елмаюын күргәндә бөтен начарлык онытыла иде. Аның язмышы башка туганнарыныкына охшамасын иде. Иреккә чыккач, үземә алырга телим. Ә олылалары аралашырга теләрме-юкмы, үзләре хәл итәр...
– Балагыз тугач нидер үзгәрдеме? – дип сорыйбыз.
– Ничек әйтергә инде... Мин бит аны СИЗОда таптым. Анда баланы китермиләр иде. Монда килгәч, вакыт тиз уза башлады. Ике айдан соң ук яхшы характеристика алып, улым белән бергә идем инде. Тиздән алып китәчәкләрен аңлыйм. Баласыз яшәү бик авыр булачак, ә башка нәрсә үзгәрмәячәк. Зонадан соң тормышым элеккечә булмас. Улымны үзем тәрбияләргә телим. Әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булды. Рәсми рәвештә язылышмаган идек. Үземнең беркемем дә юк. Әти-әнием миңа 25 яшь чагында ук үлде. Ярослав телефоннан әтисенең әнисе белән сөйләшә. Әмма ул дөрес булмаган тормыш рәвеше алып бара... Бөтен дөньяда берьялгызым мин. Авыр, әмма яшәргә була...
Бала – күпер?!
Улы белән аерылышачагы турында Кираның тыныч кына сөйләвенә бераз аптырап, саубуллашам. Язмышыңны шулай кабул итүме бу, йөрәк бозга әйләнүме, әни хисләре уянмаумы... Хәер, моңа кадәр дә өч баласы белән аерылган бит инде... Тик кләймә су- гарга ярамый. Колониядән чыкканда башымда әнә шундый уйлар бөтерелде. Кеше хатадан хали түгел. Тик бер генә тапкыр булганда ул хата дип атала. Иреккә чыкканнарның 30 проценты кире кайта икән. Колония башлыгы шулай диде. Бу күрсәткечнең башка учреждениеләрдән чагыштырмача аз булуы монда, нигездә, беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганнар булу белән аңлатыла. Тоткын аналар төрле. Тормышымның бөтен мәгънәсе гаиләм, дигән Гөлнара белән өч баласы чит гаиләләрдә тәрбияләнгән Кираны бер калыпка салырга ярамый, билгеле. Әмма Кира дүрт ел баласы белән бергә яшәгән. Һәм менә шул аңа дөнья белән араны өзмәскә күпер булырга мөмкин.
Ә араны өзгәннәр? Алар башка...Колониядә аерым отряд булып, башка бинада яшиләр. Берничә срок тутырганнарны «краткий» дип атыйлар бу колониядә. Ул отрядка да алып керделәр. Ана хакы, ана бурычы кебек изге темаларга сөйләшү мәгънәсез кебек тоелды монда. Шактый таушалган, үз яшьләреннән күпкә олы күренгән, соры, нурсыз йөзле, яулык астыннан кыска чәчләре бүселеп чыккан бу хатыннарның карашлары ук башка. Монда инде күперләр җимерелгән...
РЕДАКЦИЯДӘН: Репортажны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга рәхмәтебезне белдерәбез.
ФОТО: Аннан Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк