Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Комнан өелгән бәхет

Инде менә ничә еллар социаль челтәрләр безне уңышлы хатын-кыз булырга чакыра. Моның өчен нинди генә семинарлар, вебинарлар, марафоннар, курслар тәкъдим итмиләр. Психологлар, коучлар – барысы да безне уңышлы булырга өйрәтмәкчеләр. Үз-үзен үзгәртергә көч тапкан уңышлы хатын-кызлар мул тормышлары, кызыклы сәяхәтләре, матур йортлары, яхшы машиналары белән кызыктыра.

Үзем дә социаль челтәрләрнең берсеннән күптән инде шундый уңышлы бер ханымның томышын күзәтеп барам. 

Кечкенә генә бер бистәдән зур шәһәргә килгән гап-гади генә бер кыз булган ул. Башта кибеттә сатучы булып эшләгән. Аннары көне-төне кибеттә эшләү туйдырган аны. Мул тормышка һәм, әлбәттә инде, бәхеткә илтә торган юллар эзләгән. Бәхетнең күктән яуганын көтеп утырмаган: уңышлы ханымнар уздырган тренингларга, семинарларга йөргән, уңышлы кешеләр язган китапларны укыган. Һәм... бик күп эшләгән. 

Кешегә эшләп мул тормышка ирешә алмаслыгын аңлаган ханым иң элек үз кибетен ачкан. Үзе дә кибетчә булгач, бу өлкәне ул инде яхшы белгән. Кешеләр белән аралашу, сату тәҗрибәсе аңа бик ярдәм иткән. Тиздән ул үзенең иң беренче хыялына ирешкән – машина сатып алган. Яхшыны! Салоннан өр-яңаны! Буяу исләре килеп торганны! Кып-кызылны! 

Бу уңышка ирешү җиңел генә бирелмәгән аңа, билгеле. Табышны янга калдыру өчен, баштарак ул үзе товар да ташыган, үзе йөк тә бушаткан, прилавка артына басып үзе саткан да... Бер көн ялсыз, җәйге отпускларсыз, больничныйларсыз эшләгән дә эшләгән... 
Шулар өстенә ул әле социаль челтәрдә блог та алып барырга өлгерә иде. Үзенең бар тормышын: уңышын, уңышсызлыкларын, шатлыгын, борчуларын шул сәхифәсендә күрсәтеп барды. 

Без, аның сәхифәсен карап баручылар, иркен фатир сатып алып, анда ремонт ясавына, затлы җиһазлар алуына шаһит булдык. Кемдер кызыгып, кемдер сокланып карагандыр. Кемдер игелеген күрергә теләгәндер, начарын теләүчеләр дә аз булмагандыр. Уңышлы кешеләрне өнәп бетермәүчеләр юкмы әллә бездә? 

Мул тормыш һәм уңышлы эшкә бары бер генә нәрсә күләгә төшерә: бу ханымның гаиләсе юк иде. Янында бөтерелүче дуслары да, ярдәмчеләре дә бар, ләкин аны чын-чынлап яраткан кеше генә юк. Үз гаиләсен корырга, бәлки, аңа артык күп эшләве комачаулагандыр. Уңыш артыннан, муллык артыннан кууы... Тормышның кагыйдәсе шундый бит аның: кайдадыр артып китсә, димәк, кайдадыр кимегән... Бәлки, ул тормыш юлдашын да бизнес-партнер күзлегеннән эзләгәндер. Бу кеше аның өчен файдалымы? Отышлымы? Бу кешенең материаль базасы ничек? Максатлары ни? Бәлки, тагын да отышлырак партнер бардыр? Нәкъ шулай уйлагандыр димим, фаразлыйм гына. 

Ләкин бай һәм бар яктан да уңышка ирешкән ирләр яшьрәк кызларга карый шул. Ә бу ханым алай бик яшь түгел иде инде. Юк, карт та түгел әле үзе, 40 тирәсендә генә. Үз-үзен карап торгач, косметологка йөргәч, битенә яхшы кремнар тидергәч, ул үз яшеннән әле күпкә яшьрәк күренә иде, билгеле. Бу процедураларның барысы да безнең күз алдында башкарылды. Баш миләребезгә «уңышлы ханым менә шундый булырга тиеш» дигән уй дыңгычлап кертелде. 

Аннары ул ханым җир сатып алды. Анда бик зур йорт салырга кереште. Сәхифәсендә заманча төзелеш материаллары турында сөйләде, илебездәге иң яхшы төзелеш компанияләрен мактады...

Яшермим, аның бу йортына карап төкерекләремне йоттым. Минем дә тизрәк ул йөргән тренингларга, семинарларга барып, ул укыган китапларны укып, тизрәк аның шикелле уңышка ирешәсем, шундый ук зур йорт салдырасым килде. 
Аңа карап, үземне дөньядагы иң булдыксыз, иң уңмаган хатын-кыз итеп тойдым. Күңелемнән: «Әнә ул синнән яшьрәк, ә тормышта инде күпмегә ирешкән. Ә син нәрсәгә ирештең?» – дип үз-үземне битәрләдем. Минем кебекләр аз булмагандыр, мөгаен. Аныкы белән чагыштырганда, минем тормышым шулкадәр күңелсез, шулкадәр уңышсыз булып тоелды. Фатирым да аныкы кебек иркен түгел, ремонты да, җиһазлары да заманчадан күпкә кайтыш... Юкка гына ислам динендә «үзегезнекеннән яхшырак йортка кермәгез, югыйсә үзегезгә бирелгән нигъмәтне кимсетерсез» диелмәгән инде. 

Бу ханым шулай көннән-көн баеды. Уңышлары теләсә кем кызыгырлык иде аның. Сәяхәткә барса, иң кыйммәтле курортларны, иң яхшы отельләрне сайлады. Шкафындагы иң затлы, иң матур киемнәре белән мактанды. Һәр иртәдә ефәк пеньюарын киеп, үзенең иркен, заманча, яхшы кухнясында ак матур чынаяктан яңа гына пешерелгән тәмле кофесын эчте. Яңа гына пешеп чыккан күмәчне матур тактага куеп, кетердәтеп кисте. Кыйммәтле костюмнарын киеп, үз артыннан тәмле хушбуй исләре калдырып, мунча бурасы кадәр яхшы машинасына чыгып утырды. Ул кофеның, ул күмәчнең, ул хушбуйларның исләре хәтта телефон экраннары аша тоела идек кебек. Шулкадәр җитеш, сокланырлык тормыш иде ул! Идеаль тормыш! 

Көннәрдән бер көнне бездә вазгыять үзгәрде дә куйды. Бу ханым блогын алып бара торган социаль челтәр тыелды. Әле алай гына да түгел, хәзер анда бөтенләй реклама булырга тиеш түгел дигән яңа закон уйлап чыгардылар. 

Менә шунда теге ханымның да ирешкән уңышлары ишелде дә төште. Баксаң, аның бу матур тормышы сәхифәсендәге рекламадан кергән акчага корылган икән. Кибете инде күптән табыш китерми, көннекен-көнгә ялгап барырга гына чак җитә. Ә йортны салыр өчен җирне кредитка алган. Реклама булмагач, кредитын да түли алмый, төзелеше дә алга бармый икән. Инде менә фатирын да сатарга туры килгән. 

Бер иртәдә ул тамашачылары алдына төзелеп бетмәгән йортының баскычына утырган килеш чыкты. Төзелешне дәвам итәр өчен акчасы җитмәүдән зарланды. Артык нык аруын, шуның аркасында хәзер сәламәтлеге какшавын белдерде. 

Социаль челтәрләрдә үзен уңышлы ханым дип танытыр өчен, ул бар көчен сарыф итте. Күпләр аныңча яшәргә хыялланды. Ә бит чын тормыш, чын уңыш булмаган икән бу. 

...Хәзер мин социаль челтәрдә матур тормышын күрсәтеп барганнарга ышанмыйм. Комнан өелгән бәхет булып күренә аларның уңышлары. Катырак җил иссә, ишелә дә төшә әнә... 


 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар