Бу киңәшләр сезгә файдалы булыр.
Юасы керләрне сала торган кәрзин үзенә бер стиль, җиһаз кебек. Ләкин ул капкач белән капланып куелгач кына матур һәм җыйнак күренә. Пычрак кием-салым өелеп торып, игътибарны да җәлеп итми. Андый кәрзинне үзегез теләгән урынга урнаштырыгыз, кеше күз алдында торса да зыян юк. Ә менә өсте ачык кәрзинне кер юа торган җиргә йә гардероб бүлмәсенә яшерегез. Кунаклар анда кереп йөрми.
Идән юганда аңа бик игътибар да итмиләр: кул тисә тия, тимәсә – юк. Чынлыкта исә иң күп тузан шунда җыела. Ике атнага бер булса да плинтустагы тузанны, пычракны юарга онытмагыз – шулай бөртекләп җыештырган өйдә һава сафланып китәр.
Раковина – ванна бүлмәсендәме ул, кухнядамы – «ярар, бер җыештырырмын әле» дип уйлап, һаман кул җитми торган урын булып кала. Ә пычрак сантехника өй турындагы уңай тәэсирләрне җимерә да ташлый! Раковинаны мөмкин кадәр ешрак юыгыз: атнага бер-ике мәртәбә төрле порошок, гельләр кулланып ялтыратып, чистартып куегыз. Савыт-саба юганнан соң, раковина стеналарын да чистартырга онытмагыз.
Шапшак урында ашыйсы да, ризык пешерәсе дә килми бит ул. Сезнең кухняны клининг-сервис тәмам ялт иттереп җыештырып китсә дә, плитәдә калган май таплары бөтен эшне юкка чыгара! Ашарга әзерләгәннән соң һәрвакыт плитәне сөртә торган булыгыз, ул күп вакыт алмый (төгәлрәк итеп әйтсәк, нибары 30 секунд җитә), чиста раковина белән чиста плитәгә карап, тулаем бөтен кухняга уңай бәя бирәсең.
Арзан әйберләр йорт образын шактый фәкыйрьләндерә һәм боза. Мәсәлән, бик юка туалет кәгазе яки кисәкле сабын. Аларны куллану да уңайсыз: кәгазьне сүтеп, берничә катлам итеп чорнарга, сабынны да чамасыз күбекләндерергә туры килә. Чыгым да күбрәк була. Шуңа күрә шул ук әйберләрнең кыйммәтрәген, сыйфатлырагын сайлау отышлырак. Матур флакондагы сыек сабынның, берничә катлы кәгазьнең кыяфәте үк күңелгә ятышлы бит.
Белгечләр ванна пәрдәсен айга бер тапкыр юарга, ел саен яңасын сатып алырга киңәш итә. Пәрдәдәге тапларны, кипкән су тамчысы эзләрен атна саен юып төшерергә кирәк.
Җәймәләрне җөе буенча сүтелеп китсә генә тегәргә була. Ләкин моны сизелмәслек итеп зур осталык белән башкарырга кирәк. Башка очракларда инде тишелгән, ертылган текстильне – плед, юрган тышлары, пәрдәләр, сөлгеләр, келәмнәрне приютка илтү яки чыгарып ташлау хәерле. Җыйнаксыз итеп ямалган текстиль зәвыкны боза, интерьерның затлылыгын киметә.
«Карават» темасыннан ерак китмичә, тагын бер нәрсәгә тукталыйк. Тулы комплект тәшкил итмәгән урын-җирнең интерьерны бозуын үзегез дә, кунаклар да тояр. Төрледән-төрле юрган-мендәр тышлары, җәймәләр бакча өйләренә килешә әле, ләкин алар һич тә стильле фатирлар өчен түгел инде.
Өй җыештырганда, хәтта ул «генераль» җыештыру булса да, еш кына ишек тоткаларын юарга оныталар. Ә бит ул тоткага кул тиресендәге майлар, зарарлы бактерияләр, тузан тупланган. Эчәк инфекцияләре өчен менә дигән җирлек! Кул-бармак эзләре фатир турындагы беренче уңай тәэсирләрне юа да төшерә. Ишек, мебель тоткаларын составында спирт булган чистарткычлар, микрофибралы чүпрәкләр белән сөртегез.
Сезонга туры килмичә тезелеп киткән аяк киемнәре, ишелеп төшәрдәй булып эленгән киемнәр өйне чүп-чар белән тутыра һәм фатир интерьерын авырайта. Кыш уртасында алгы бүлмәдә тезелеп киткән җиде пар кедага яки июль челләсендә эленеп торган тунга, йә, нәрсә әйтәсең инде?! Сезонга туры килмәгән куртка, босоножкиларны кофрларга йә шкаф киштәләренә урнаштыру ягын карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк