Хөсетлек кешеләр өчен гайре табигый сыйфат түгел. Без аны, гадәттә, дошман күргән кешеләрдән эзлибез, ә ул күп очракта ягымлы битлек артына яшеренә. Ул турыдан-туры әйтелми. Әмма игътибарлы булсагыз аның билгеләрен күрергә була. Чөнки әңгәмәдәшегезнең тәне чын хисләрне яшерергә өлгергәнче үк фаш итә. Хөсетлекнең күрсәтүче билгеләрне барлыйк.
Җавап урынына кинәт кенә барлыкка килгән тынлык
Сез шатлыклы яңалыгыгыз белән уртаклашасыз, ә җавап итеп кыска гына, ләкин сизелерлек пауза туа. Әйтерсең, әңгәмәдәш мәрткә китеп ала. Бу еш кына эчке каршылыкны күрсәтә: хис инде барлыкка килгән, ә җәмгыять колагына яраклы җавап әле табылмаган. Ләкин ул көнчелекне яшерергә тырышуы белән генә түгел, ә сөенечен ничек белдерергә белмәве белән дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә онытмагыз: пауза тискәре мөнәсәбәт билгесе генә түгел, ә күбрәк хисләрне белдерер алдыннан кечкенә «эчке көйләнү» кебек.
Кимсетү төсмере булган кечкенә мимикалар
Ирен почмагының чак кына күтәрелүе, битнең киеренкелеге, салкын караш – болар барысы да бер мизгел эчендә генә узып китә, әмма игътибардан читтә калмый. Галим Пол Экман тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый кечкенә билгеләрне тулысынча контрольдә тоту мөмкин түгел: аң әле битлекне саклый, ә тән инде дөресен «әйтеп бирә». Бу вак детальләр, никадәр генә ягымлы күренергә тырышмасын, кешенең чын хисләрен фаш итә ала.
3. Тәннең кинәт «катып калуы»
Үз уңышыгыз турында сөйләгәннән соң, әңгәмәдәшегезнең кулларын кушырып, гәүдәсен читкәрәк боруын күрәсез икән – бу дистанция сакларга омтылу билгесе. Еш кына мондый халәт җиңелчә киеренкелек, гадәти хәрәкәтләрнең туктап калуы белән бергә бара. Әйтерсең, тән «тукта» ди, ә акыл ничек җавап бирәсен уйлый. Мондый реакцияләрне күзәтү әңгәмәне дәвам итәргә яисә бөтенләй дәвам итмәскә ярдәм итә.
4. «Логика» астында яшеренгән кимсетү
«Сиңа бары тик уңыш елмайган», «бу әллә ни авыр түгел», «тагын да яхшырак була алыр иде» кебек сүзләр акыллы яңгырый, әмма күңелдә авыр тойгы калдыра. Хәсетлек еш кына нәкъ менә акыллы фикер булып күренергә тырыша. Чынлыкта исә бу – чагыштыру һәм сезнең казанышларны кимсетү омтылышы. Тонга һәм контекстка игътибар итегез: рациональ фикер даими рәвештә сезне кимсетә башласа, бу сүзләр белән хисләрнең туры килмәвен күрсәтә.
5. Сөйләшүне тиз генә үзенә бору
Шатлыгыгызны сөйләгәндә әңгәмәдәшегез кинәт кенә үз проблемаларына, уңышларына яки кичерешләренә күчә икән, димәк, сезнең уңышны авыр кабул итә. Еш кына ул начар нияттән түгел, ә эчке уңайсызлыктан килә: кайберәүләргә чит кешенең шатлыгын күтәрү җиңел түгел, һәм аң үзе өчен уңайлырак темага күчә.
Иң мөһиме – әңгәмәдәшнең һәр уңайсыз хәрәкәтен көнчелек дип кабул итмәскә. Әмма бу сигналлар кабатланса, аралашудан соң сездә киеренкелек яки бушлык хисе калса, үз-үзегезне тыңларга кирәк. Кешенең чын мөнәсәбәте нәкъ менә сезнең шатлык турында ишетү мизгелләрендә ачыклана, һәм, гадәттә, бу яңалыкка мөнәсәбәтне сүзләрдән алдарак тән сөйли башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк