Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кызны вакытыннан алда картайта торган гадәтләр

Һәркемне кайгырта, үзен генә түгел. Таныш образмы? Мондый тормыш рәвеше хатын-кызны тизрәк арыта, сәламәтлеген какшата, йөзенә җыерчыклар сала. Ә кайбер гадәтләр, гомумән, яшьлекне әкрен генә «урлый». Нинди гадәтләрне һәм аларны ничек алыштырырга?

1. Үзең турында онытып, башкалар өчен генә яшәү
Хатын-кыз һәрвакыт башта башкаларны кайгырта, ә үзен оныта икән, организм тиздән моңа җавап кайтара: арыганлык, ярсулы халәт, иммунитет какшавы. Даими киеренкелек көчне суыра.


Нәрсә эшләргә?
– Үзең өчен көнгә ким дигәндә ярты сәгать вакыт бүлеп бир.
– «Юк» дип әйтергә өйрән.
– Өйдәге эшләрне гаилә әгъзаларына бүлеп бир. Онытма: бу – тәрбиянең бер алымы да.


2. Тән сигналларын санга сукмау
Баш авыртулар, яхшылап, дөрес туклану урынына коры-сары ашап йөрү, ялсыз көн уздыру – күп хатын-кызларга таныш халәт. Ә бу – хроник авыруларга туры юлы.


Нәрсә эшләргә?
– Көненә кимендә 7 сәгать йокла.
– Көненә 3 тапкыр – җылы, өйдә пешкән ризык аша.
– Табиб киңәшләрен истә тот.  Вакытында медицина тикшеренүләре уз. Профилактика – авыру эзләү түгел, үзеңне ярату билгесе ул.


3. Хаоста яшәү, плансыз тормыш
Иртән үк планлаштырылмаган хәлләр, өйдә тәртипсезлек – болар хатын-кызны ару чигенә китерә. Система булмау – баш буталуга да китерә. 

Нәрсә эшләргә?
– Кичен иртәге көнгә 3 төп бурычны язып куй.
– 15 минутлык тәртип кагыйдәсен керт: һәр көнне өйне җыештырырга шуның кадәр вакыт бүл.
– Атнасына 1 тапкыр «ыргыту сәгате» булдыр: өйдән – кирәкмәгән әйберләрне, күңелдән уйларны чыгарып ат.


4. Башкалар куйган матурлык стандартларын куу
Башкалар белән чагыштыру, бигрәк тә социаль челтәрләрдә, үз-үзеңә ышанычны какшата. Хатын-кыз үзенең кыйммәтен күрми башлый.
Нәрсә эшләргә?
– Үзеңне үзең белән генә чагыштыр. Мәсәлән, 10 ел элек төшкән фотоңны кара.
– Өйдә булсаң да үзеңә килешкән, күңелеңә ятышлы киемнәр киеп йөр.
– Үз мөмкинлекләреңә карап, даими рәвештә үзеңә игътибар бир. Модадан калышмас өчен түгел, күңел халәте өчен.


5. Тормышны «соңыннан»га калдыру
«Балалар үссен, пенсиягә чыгыйм, аннары үзем өчен яшәрмен...» Хатын-кыз еш кына шулай уйлый. Әмма еллар үтә, ә «аннары»лар җыела гына бара.
Нәрсә эшләргә?
– Бер шөгыль сайла – укудан башлап, кул эшенә кадәр. Аның белән атнага бер булса да шөгыльлән.
– Рәхәтлек биргән әйберләр турында язып бар һәм аны кабатларга тырыш.
– Идеаль шартлар көтмә. Аны үзебез ясыйбыз!


6. Үпкәне эчкә җыю
Ачуны, үпкәне, аруны сөйләмәсәң, онытмыйча җыеп барсаң, вакыт үтү белән моның нәтиҗәсе тәнгә чыга: баш авырта, күңел төшә, энергия бетә.
Нәрсә эшләргә?
– Сөйләш. Ирең беләнме, дус кызың беләнме йә көндәлегең беләнме. 
– Проблемалар турында уртага салып сөйләшергә өйрән.
– Эмоцияләрне эчеңә җыйма. Күз яше – көчсезлек түгел, ә бушану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар