Логотип
Белмәсәң бел

Вакытсыз...

Иртә эякуляция – ир-атлар арасында киң таралган сексуаль дисфункция. Төрле тикшеренүләргә караганда җенси актны тиз бетерү, ягъни оргазмга җитү вакытын контрольдә тота алмау проблемасын ир-атларның 20–30 проценты үз гомерендә кайчан да булса бер кичерә.

 Әлбәттә, бу хатын-кызларга да кагыла торган проблема, шуңа күрә сәбәпләрен барлыйк һәм уңайсызлык тудырган бу хәлдән чыгу юлларын карыйк. 
Иртә эякуляция сәбәпләре
 Психологик фактор
 стресс һәм борчылу;
 үзеңә ышанмау һәм үзеңә
түбән бәяләү;
 мөнәсәбәтләрдәге проблемалар;
 элекке сексуаль тәҗрибәдән калган травмалар.

 Физиологик факторлар
 генетик үзенчәлек;
 артык югары тестостерон;
 кече оча сөяге органнары ялкынсынуы;
 җенес әгъзасының артык
сизгер булуы;
 ир-атларның сөннәткә утыртылмавы да моңа сәбәпче булырга мөмкин.


Иртә эякуляция белән бәйле проблема ир-атка һәм аның партнерына бик еш кына эмоциональ һәм психологик авырлыклар китерергә мөмкин. Алар:
 үзеңдә ышаныч кимү;
 борчылу һәм депрессия;
 җенси мөнәсәбәтләрдән качу. 

Ничек хәл итәргә соң?
 Психотерапия
 когнитив-холык терапиясе: негатив уйларны үзгәртергә, борчылуны басарга ярдәм итә. 
 сексуаль терапия: оргазмга җитү вакытын контрольдә тоту өчен төрле техникаларны үз эченә ала.

 Медикаментоз дәвалау:
 антидепрессантлар (бары тик табиб белән киңәшләшеп кенә
кабул итәргә);
 анестезик кремнар һәм спрейлар: җенес әгъзасының артык нык сизгерлеген киметү өчен кулланыла.
 Оча сөяге төбе мускулларын ныгыту
 Кегель күнегүләрен даими ясау оргазм алуда катнашкан мускулларны ныгытачак.

 Тормыш рәвешен үзгәртү
 алкоголь эчемлекләрне куллануны киметү, тәмәке тарту гадәтен ташлау;
 даими физик күнегүләр, дөрес туклану;
 киеренкелектән чыгу өчен медитация һәм башка төрле ял итү техникаларын өйрәнү.

 Ачыктан-ачык сөйләшү 
 әлеге проблема турында ачыктан-ачык сөйләшегез,
әмма беркемне дә гаепләмичә. Партнерыгызга аның яклы булуы-
гыз турында әйтегез, бергәләп
хәл итү юлларын эзләгез.
Эчкерсез сөйләшү – ышаныч ул;
 бергәләп белгечкә барыгыз; 
 «стоп-старт» яки «кысу» кебек техникаларны бергәләп эшләсәгез, нәтиҗә яхшырак булыр; 
 эмоциональ элемтәгез нык булсын. Интим сөйләшүләр, бергәләп вакыт уздыру, бер-
береңне кайгырту эмоциональ элемтәләрегезне ныгытыр;
 сексуаль тормышыгызны төрлеләндерегез. Яңа практикалар, экспериментлар партнерыгызга киеренкелектән чыгарга ярдәм итәр;
 әлеге проблеманы бик тиз хәл итеп булмый, шуңа күрә сабыр булып партнерыгызга теләктәшлек күрсәтегез.

Киңәшләр:
Презерватив куллану. Кайчак аны куллану җенес әгъзасының сизгерлеген киметә һәм җенси актны сузарга ярдәм итә. 
Позаларны үзгәртү. Кайбер позалар ир-атларга оргазмга җиткерү вакытын контрольдә тотарга ярдәм итә. 
Алдан иркәләүләргә игътибарны арттырырга. Ир-атка да басым кими, уртак тәҗрибәгез дә яхшырыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар