Логотип
Белмәсәң бел

Урын-җирне еш алыштырырга кирәкме? Моны, мөгаен, белмәгәнсездер

«Мин урын-җирне кайчан алыштырам?» дигән сорауны үзегезгә биреп карагыз әле. Ул пычрангач? Әллә чисталык исе югалгачмы? Яки соңгы тапкыр алыштырганга айдан артык вакыт узганы исегезгә төшкәч кенәме?

Айга берме, атнага берме?

Без көн саен урын-җиргә ятып йоклыйбыз. Һәм анда кимендә алты-җиде сәгать вакыт уздырабыз. Димәк, ул өйдәге иң күп кулланыла торган урын. Төнлә йоклаганда һәркем боргалана, әлбәттә, тирли. Простыня, юрган, мендәр тышына тире кисәкчәләре һәм тукымага тир сеңә. Әле бит йоклар алдыннан төрле майлы кремнар сөртәбез. Йоклаганда селәгәебез дә агып чыккан вакытлар була. Боларның барысы да тузан талпаннары үрчүе һәм аллергия реакцияләре барлыкка килүе өчен уңайлы мохит тудыра.

Шуңа күрә урын-җирне, пижаманы кимендә ике атнага бер тапкыр юарга киңәш итә. Әгәр сез төнлә нык тирлисез икән, атна саен алыштырсагыз да яхшы. Өлкәннәрнең простынь, мендәр, юрган тышын ешрак алыштыруын таләп итә торган башка сәбәпләр дә бар: аллергия, астма һәм тузанга сизгерлек; инфекцияләр яки ачык яралар; ятакта ашау гадәте; йорт хайваны белән бергә йоклау.

Ел фасылына карап урын-җирне ничә тапкыр алыштырырга?
Бу сорау турында бик аз кеше уйлана. Ә юкка! Чөнки урамнан кергән тузан да, кешенең тирләү дәрәҗәсе дә елның төрле вакытында төрлечә була. Боларның барысы да урын-җирнең ни дәрәҗәдә пычрануына йогынты ясый. Шуңа күрә аның чисталыгын ел фасылына карап тору мөһим. Кышын – айга ике тапкыр; язын – үсемлекләрдән таралган аллергеннар һәм тузан күләме бермә-бер арта, шуңа күрә атнага бер; җәен йокы бүлмәсендә кондиционер булмаса, комплектны атнага кимендә бер тапкыр; ә көзен ике атнага бер тапкыр алыштыру да кирәк.

Урын-җирне еш алыштыру мөмкинлеге булмаса, нишләргә?
Авыр эш көненнән соң җәймәне алыштырырга бөтенләй көчегез калмаган, кер юу машинасы ватылган яки чиста комплект запаста юк, ди. Нишләргә соң? Юмыйча гына урын-җирне бераз яңартырга ярдәм итә торган берничә киңәш бар.

Йокларга ятар алдыннан бүлмәне җилләтегез.Тәрәзәне 15–25 минутка ачып куегыз. Бу вакытта мендәрләр, простынь һәм юрган саф һава «сулый», ә сез салкынча һәм саф ятакка ятып йоклый аласыз.

Йоклар алдыннан битегезне яхшылап юыгыз. Моның өчен махсус бит юу чарасы яки сабын кулланырга мөмкин. Шулай итеп, көн дәвамында битегезгә җыелган пычрактан мендәр тышлыгын саклыйсыз.

Урын-җирегезгә аш содасы сибеп торыгыз. Аны беразга калдырыгыз, ә берничә сәгатьтән соң сода калдыкларын тузан суырткыч белән җыеп алыгыз. Бу вакыт эчендә сода губка кебек пычракны һәм төрле исләрне үзенә сеңдерергә ярдәм итә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар