Дөньядагы иң рәхәт мизгелләрнең берсе – яңа алыштырган урын-җиргә ятудыр. Сез дә шулай уйлыйсызмы?
Чиста һәм уңайлы шартларда ял итү, шул ук вакытта кер юу машинасын артык еш эшләтмәү өчен урын-җир кирәк-яракларын никадәр еш алыштырырга кирәк соң?
Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Димәк, көн саен 7–9 сәгать буе без урын өстендә ятабыз. Шул вакыт эчендә тән урын-җир әйберләре турыдан-туры бәйләнештә була. Ә урын-җир әйберләре тирне, үлгән тире кисәкчәләрен, йонны, чәчләрне һәм тузанны үзенә сеңдерә. Һәм вакыт узу белән бу пычраклар зарарлы микроорганизмнар, урын-җирдә яшәүче тузан талпаннары үрчү өчен уңайлы мохиткә әверелә.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү урын-җир кирәк-яракларын пычранудан саклый дигән фикер бар. Әмма бу процессны бары тик акрынайта, тулысынча туктатмый. Душ кергәннән соң да, йоклаганда, организм тир бүлеп чыгара һәм тиредәге күзәнәкләр кубып төшә. Нәтиҗәдә, урын-җир әйберләре барыбер пычрана.
Аларга шулай ук тузан һәм йорт хайваннарының йоны да эләгә. Шуңа күрә урын-җирне даими рәвештә алыштырып торырга кирәк.

Сәбәбе аңлашыла инде: кешенең тән тиресе белән даими бәйләнештә булганга, шулай ук йокы бүлмәсендә җыелган тузан, пычрак һәм йон аркасында пычранганга. Нәтиҗәдә, урын-җирдә хәтта ис барлыкка килергә, аның төсе үзгәрергә мөмкин.
Тузан талпаннарына каршы көрәш
Бу микроскопик җан ияләре матрасларда, мендәрләрдә һәм юрганнарда яши, кеше тиресенең үлгән күзәнәкләре белән туклана. Аларның бүлендекләре көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Алардан тулысынча котылу авыр, әмма санын киметергә мөмкин. Моның өчен урын-җир әйберләрен даими юарга, җилләтергә, мендәр, матрас һәм юрганнарны чистартып торырга кирәк.
Зарарлы микроорганизмнарны юк итү
Дымлы һәм җылы мохит гөмбәчекләр һәм бактерияләр үрчү өчен уңайлы шартлар тудыра. Кеше тәне җылыткан дымлы тукымада микроорганизмнар бик тиз үрчи. Бу тиредә төрле тимгелләр, аллергия, инфекцияләр, дерматит һәм башка проблемалар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.
Аллергия
Пычрак урын-җир әйберләре сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Аллергиясе булган кешеләрдә аның билгеләр көчәергә мөмкин, ә башкаларда сулыш юллары авырулары, тән кычыту, борын тыгылу һәм сулыш алу белән бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы арта.
Чәч һәм тире дә зыян күрә: чәч тизрәк майлана һәм пычрана, баш тиресендә себорея барлыкка килергә, ә биттә һәм тәндә тимгелләр, кычыту һәм корылык күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә урын-җир әйберләрен даими рәвештә алыштырып һәм юып, аларны чиста тоту мөһим.

Моның өчен бердәм стандарт юк, әлбәттә. Барысы да кешенең шәхси гадәтләренә, яшенә һәм ел фасылына бәйле. Шулай да елның төрле вакытларына карап гомуми киңәшләр бар.
Кыш
Салкын вакытта бүлмә сирәгрәк җилләтелә, урамнан тузан да өй эченә азрак керә һәм, әлбәттә, урын-җир кирәк-яраклары да азрак пычрана. Бу чорда аларны ике атнага бер тапкыр, хәтта сирәгрәк тә алыштырырга мөмкин.
Көз
Көз — күчеш чоры, бу вакытта һава температурасы төшә башлый. Тәрәзәләр сирәгрәк ачыла, урамнан пычрак та өйгә азрак керә.
Урын-җир кирәк-яракларын ким дигәндә ике атнага бер тапкыр, кирәк булганда ешрак алыштырырга киңәш ителә.
Җәй
Эссе һәм дымлы һава торышы тәрәзәләрне ачык тотарга мәҗбүр итә. Шуның аркасында тузан һәм башка пычраклар бүлмәгә күбрәк керә.
Җәй көне тир бүленеп чыгу да арта, ә тукыма дымны үзенә сеңдерә. Шуңа күрә урын-җир кирәк-яраклары тизрәк пычрана һәм ешрак алыштыруны таләп итә. Иң кулае — аларны атнага бер тапкыр алыштыру.
Яз
Җылы көннәр башлану һәм тәрәзәләрне ачу сезоны җитү белән һавада серкә һәм төрле аллергеннар арта. Аларның барысы да өйгә кереп, урын-җир кирәк-яракларының тиз пычрануына китерергә мөмкин. Бу чорда аларны атнага бер тапкыр алыштырырга киңәш ителә. Аллергиядән интегүчеләргә урын-җирне өч-дүрт көн саен алыштырып тору яхшырак.

Урын-җир әйберләрен алыштыру вакыты, әйткәнебезчә, ел фасылына карап билгеләнә. Әмма ел фасылына бәйле булмаган һәм алыштыру арасындагы вакытны кыскартучы берничә фактор бар.
Авырганда
Бигрәк тә тән температурасы күтәрелү белән бәйле авырулар вакытында. Кеше үзен начар хис иткәндә хәлсезлек һәм көчле тирләү барлыкка килә: урын-җир тир белән чылана һәм бик нык дымлана. Җылы һәм дымлы мохиттә зарарлы микроорганизмнар актив үрчи. Авыру кешенең алар белән контактта булуы, әлбәттә, кирәкми.
Йорт хайваннары
Гадәттә, мәчеләр хуҗалары белән бергә йокларга бик ярата. Аларга моны һәркем рөхсәт итми, әмма хайваннар барыбер урын-җиргә менәргә тырыша. Алар үзләре белән бактерияләр, пычрак һәм йон алып менә. Өегездә мәче бар һәм ул гел сезнең белән йоклый икән, урын-җир кирәк-яракларын ешрак — уртача өч-дүрт көнгә бер тапкыр юарга кирәк.
Төнге косметика
Тәнгә сөртелгән лосьон һәм кремнар да шунда ук тулысынча сеңеп бетми. Төнге косметика, гадәттә, майлырак була һәм әкренрәк сеңә. Шуңа күрә ул урын-җир кирәк-яракларын пычратырга мөмкин. Әгәр биткә крем гына сөртеп ятасыз икән, мендәр тышын ешрак алыштырырга кирәк. Яки төнгә мендәргә чиста сөлге җәеп куярга мөмкин.
Тирләүнең көчәюе
Бу — һәр кешедә төрлечә чагыла торган үзенчәлек. Кайбер кешеләрнең бөтен тәне тирли, ә кайберләренең, мәсәлән, башы гына тирләргә мөмкин. Нәтиҗәдә, урын-җир тукымасы дымлана һәм анда зарарлы микроорганизмнар үрчи башлый.
Аллергия
Организм аллергеннар булуына сизгер реакция бирә. Урын-җир сирәк алыштырылганда, аллергеннар күбрәк җыела һәм аллергия реакциясен көчәйтергә мөмкин. Шуңа күрә аллергиясе булган кешеләргә урын-җир кирәк-яракларын ешрак алыштырырга кирәк.
Караватта ашау гадәте
Кайбер кешеләр иртәнге яки кичке аш караватта ашарга, кино караганда яки китап укыганда капкалап алырга ярата. Никадәр сак булсаң да, ризык валчыклары простыняга һәм юрган тышлыгына барыбер төшә һәм зарарлы микроорганизмнар үрчү өчен уңайлы мохит тудыра.
Моңа юл куймас өчен урын-җир кирәк-яракларын ешрак алыштырырга кирәк.

Йоклар алдыннан махсус йокы киеменә киенегез. Урам киемендә караватка утырмагыз һәм бигрәк тә ятмагыз.
Мендәр тышын урын-җирнең башка өлешләренә караганда ешрак алыштыруны гадәткә кертегез. Ул бит белән турыдан-туры бәйләнештә була, шуңа күрә һәрвакыт чиста булырга тиеш.
Матрас, мендәр һәм юрганны җилләтегез һәм чистартыгыз.
Дымлы чәч белән йокларга ятмагыз.
Уянгач, караватны шунда ук җыярга ашыкмагыз. Аны 15–20 минут җыештырмыйча калдырыгыз. Мөмкин булса, тәрәзәне ачып куегыз: шулай итеп артык дым парга әйләнә, ә урын-җир яхшырак җилләнә.
Шкафыгызда берничә комплект урын җәймәсе – простыня торсын. Бу бөтен комплектны алыштырмыйча, простыняны гына ешрак алыштырырга мөмкинлек бирә.
Йокы бүлмәсен, бигрәк тә карават тирәсен, даими җыештырып торыгыз. Урын-җир кирәк-яракларына утыра торган тузан һәм пычрак күләмен киметү өчен, тузанны суыртыгыз һәм идәнне дымлы чүпрәк белән сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк