Логотип
Белмәсәң бел

Тормышыбызны үзгәртергә сәләтле файдалы гадәтләр

Безнең тормыш күп очракта гадәтләрдән тора. Безнең ниндилегебезне нәкъ менә алар билгели: сәламәтме, энергиялеме, үзебездән канәгатьме...

 Зур үзгәрешләр сирәк кенә бер көн эчендә була. Күпчелек очракта аларны көн саен башкарылган кечкенә гамәлләр барлыкка китерә һәм тора-бара алар яшәү рәвешенең бер өлешенә әверелә.
Һәр көнне үз-үзеңне әйбәт хис итәргә ярдәм итә, тышкы кыяфәтеңне һәм, гомумән, тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә торган гади, әмма нәтиҗәле шундый гадәтләрне барлыйбыз.

Хәерле иртә дөрес кәефтән башлана
Һәр яңа көнебез уянудан башлана. Һәркем иртән иртүк тору белән мактана алмаса да, йокының тотрыклы режимы организмга нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә.
Бер үк вакытта диярлек уянырга һәм иртәне күтәренке кәеф белән башларга тырышыгыз. Көзге каршында елмаю вак-төяк кебек тоелырга мөмкин, әмма психологлар күптән инде эмоцияләр белән гомуми халәтебез арасында бәйләнеш барлыгын ачыкладылар.
Уянгач ук бер стакан су эчү файдалы. Бу гадәт йокы вакытында югалтылган сыеклыкны тулыландырырга ярдәм итә, ашкайнату системасының нормаль эшләвен тәэмин итә һәм организмны актив режимга йомшак кына, җайлы гына итеп күчерә.
Су эчәргә онытмас өчен, стаканны алдан ук карават янындагы тумбочкага куеп калдырырга мөмкин. Шулай иткәндә, ул иртән беренче күргән әйберегез булыр.

Саф һава һәм хәрәкәт – энергиянең иң яхшы чыганагы
Тагын бер файдалы иртәнге гадәт – торуга бүлмәне җилләтү. Саф һава тизрәк уянырга ярдәм итә, игътибарны арттыра һәм тәндә җиңеллек хисе тудыра.
Иртәнге берничә минутыгызны физик активлыкка багышлау да яхшы булыр. Моның өчен катлаулы күнегүләр эшләү яки тулы бер тренировка үткәрү мәҗбүри түгел. Хәтта кыска гына, гади генә күнегүләр дә кан әйләнешен яхшырта, организмны кислород белән баета һәм көн буена эшкә сәләтлелекне күтәрә.
Мондый шөгыльләр рәхәтлек китерсен өчен, яраткан музыкагызны кабызыгыз һәм әлеге күнегүләрне мәҗбүри эш итеп кабул итмәгез. Башкарган эш уңай эмоцияләр генә уятканда, яңа гадәт күпкә тизрәк ныгый.

Тән тиресен карауның кечкенә серләре
Күпләр косметик чараларга зур игътибар бирә, әмма кайчакта иң файдалысы алар түгел, ә нәкъ менә вак детальләр булып чыга.
Мәсәлән, битне сөртү өчен гадәти сөлге урынына бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфеткалар кулланырга мөмкин. Бу аеруча сизгер яки проблемалы тиреле кешеләр өчен актуаль, чөнки тукыма сөлгеләрдә вакыт узу белән бактерияләр җыела.
Кремнар, сывороткалар яки бит юу чаралары кулланганда, аларны массаж сызыклары буенча сөртү киңәш ителә. Мондый ысул тирене артык тартылудан саклый һәм көндәлек карауны тагын да йомшаграк итә.
Шулай ук муен һәм күкрәк өсте тиресен – декольте зонасын да онытмаска кирәк. Бу урыннар еш кына кешенең яшен биттән дә иртәрәк күрсәтә, шуңа күрә алар да даими чистарту һәм дымландыру таләп итә.

Көн дәвамында күбрәк хәрәкәт итегез
Тәнне формада тоту өчен спортзалга йөрү мәҗбүри түгел. Моның өчен кайчак буш вакытны файдалы итеп үткәрү дә җитә.
Өй җыештырганда, ашарга әзерләгәндә яки хәтта теш чистартканда да гади күнегүләр эшләргә мөмкин. Мәсәлән, «приседания» яки планка ясау. Бу күнегүләр күп вакытны алмый, әмма даими башкарылганда мускулларны ныгытырга һәм физик халәтне яхшыртырга ярдәм итә.
Бу алымның төп өстенлеге – күнегүләр өчен аерым вакыт бүләргә, тренировка ясау өчен каядыр барырга кирәкми.

Үзеңне күбрәк су эчәргә ничек өйрәтергә?
Суны җитәрлек күләмдә эчүнең файдасы турында һәркемнең дә ишеткәне бардыр. Әмма эчү режимын саклау күпләр өчен җиңел бирелми.
Бу гадәтне булдыру өчен берничә гади киңәш ярдәм итә ала. Сулы шешәне яки стаканны күренеп торган урынга куегыз, бушаган саен яңадан тутырыгыз, эшкә яки йөрергә чыкканда аны үзегез белән алыгыз.
Әгәр гади суның тәме артык гади булып тоелса, аңа лимон телеме, бөтнек яки җиләк-җимеш кисәкләре өстәргә мөмкин. Мондый эчемлек тәмлерәк була һәм организмның суга ихтыяҗын канәгатьләндерүне җиңеләйтә.

Көн саен китап укыгыз
Файдалы гадәтләр арасында сәламәтлеккә һәм тышкы кыяфәткә генә бәйле булмаганнары да бар. Әйтик, фикерләү сәләтен үстерү турында да онытмаска кирәк.
Көн саен берничә бит китап уку да күзаллау офыгын киңәйтә, хәтерне яхшырта һәм мәгълүматны анализлау сәләтен үстерә. Шушы көндәлек укулар ел дәвамында дистәләгән укылган китапка әверелә ала.
Белемле булуы, кызыксынучанлыгы, үз фикере, дөньяга үз карашы булу һәрвакыт кешенең иң кыйммәтле сыйфатлары булып кала.

Һәр гадәт ныгып китү өчен вакыт таләп итә. Еш кына аны формалаштыру өчен өч атна, ягъни 21 көн кирәк дип әйтәләр, әмма чынлыкта бу кешенең үзенә һәм гамәлнең катлаулылыгына бәйле.
Бөтен нәрсәне берьюлы үзгәртергә омтылмагыз, үзгәрешне бер-ике кечкенә адымнан башлау күпкә мөһимрәк. Иртә белән бер стакан су эчү, гади генә зарядка ясау, йоклар алдыннан китапның берничә битен уку – тормыштагы зур үзгәрешләр нәкъ менә шундый гади гамәлләрдән башлана.
Шуны да онытмаска кирәк: безнең тормыш сирәк килгән илһам дулкыннары нәтиҗәсендә түгел, ә көн саен – даими нәрсәдер эшләвебез аркасында үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар