Логотип
Белмәсәң бел

Тормыштагы төрле очраклар өчен психологтан 9 киңәш

Негатив әйберләр негатив ситуацияләрне үзенә тарта

1. Кер эзләргә, гаеп тагарга ашыкмагыз: без еш кына вакыйгаларны, башкаларның уй-ниятләрен дөрес бәяләмибез, иллюзияләр тудырып, мөнәсәбәтләрне җимерә башлыйбыз.

2. Юктан да трагедия ясамагыз: вак-төяк күңелсезлекләрне купайтып, дөнья беткән кебек кыланмыйлар.  

3. Катгый кагыйдәләрдән баш тартыгыз: үзегез уйлап чыгарып  куйган нормалар стресска һәм үзеңне гаепле итеп тоюга китерә, ирекле булуга комачаулый.

4. Позитив телдә аралашыгыз: тәнкыйтькә корылган негатив лексикон шундый ук фикер сөрешен формалаштыра.

5. Реалист булыгыз: гел камиллеккә омтылу яхшы әйберләр өчен сөенүдән дә мәхрүм итә, үзеңнән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән гел канәгатьсез йөрисең.

6. Гомумиләштермәгез: берничә хатагыз яки уңышыгыз гына сезнең киләчәкне билгеләми әле.

7. Бөтен нәрсәне үзегезгә кабул итмәгез: күпчелек кеше гадәттә  үз эшләре белән мәшгуль була, сезнең хакта уйлап та карамый.

8. Позитивка урын калдырыгыз: негатив әйберләр негатив ситуацияләрне үзенә тарта, нәтиҗәдә реаль чынбарлыкны бозып кабул итәсең.

9. Бүгенге, хәзерге белән яшәгез: һәрвакыт үткәннәр турында уйлап, элеккеге проблемаларны һәм үпкәләрне искә төшереп яшәсәгез, узган тормышыгыз авыр  кичерешләр генә китерер.      
 

Теги: Белмәсәң бел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар