Язманың башын укуга «фу-у-у» дип узып китәргә ашыкмагыз әле. «Кем инде аны ризыкка саный?!» – димәгез.
Беренче карашка тавык тәпиләре, чыннан да, бигүк тәмле күренмиләр – аппетит уятмыйлар. Әмма чынлыкта алар организм өчен файдалы матдәләргә бик бай. Бигрәк тә аларны шулпа пешергәндә яки озак вакыт томалап әзерләнгән ризыкларда кулланганда файдасы зур.
Бәлки, сезнең шунда ук тавык тәпиләрен татып карыйсыгыз да килмәс, ләкин үзенчәлекләре турында белгәч, аларга карата карашыгыз үзгәрергә һәм аны рационга ешрак кертә башларга мөмкинсез.
Ни өчен тавык тәпиләре табыныгызда урын алырга тиеш?
Тавык ите – дөньядагы иң популяр ит төрләренең берседер. Әмма тәпиләрен күпләр тавыкның ашый торган өлеше дип санамый. (Дөрес, Пермь краеның Барда районында, мәсәлән, милләттәшләребез тавык тәпиләреннән бәлеш пешерәләр.) Әйе, тавык тәпиләрен тизрәк чүпкә ату ягын гына карый, чөнки аларның сәламәтлегебезне сакларга булыша һәм организмны торгызуга ярдәм итә торган күп кенә кыйммәтле матдәләрне үз эченә алуын күз алдына да китерми.
Тавык тәпиләрендәге мөһим элементларның берсе – тимер. Ул исә безгә кызыл кан тәнчекләре барлыкка килү өчен һәм кислородны бөтен организм буенча йөртү өчен кирәк. Шулай ук тавык тәпиләре организмда тромбоцитлар җитештерергә ярдәм итә дип тә бәялиләр, шуңа күрә ул Денге бизгәге, Чикунгунья яки Зика вирусы кебек куркыныч авырулардан соң тернәкләнү чорында файдалы булырга мөмкин.
Ләкин тавык тәпиләренең файдасы моның белән генә чикләнми әле. Аларны куллана башлау өчен менә тагын берничә сәбәп:
• Артериаль кан басымын киметергә ярдәм итә;
• Стресс дәрәҗәсен киметүгә булышлык итә;
• Табигый гормональ тигезлекне сакларга ярдәм итә;
• Иммун системасын ныгыта;
• Коллаген күп булу сәбәпле, тирене яшәртергә ярдәм итә;
• Яраларның тизрәк төзәлүенә булыша;
• Сөякләрне һәм тырнакларны ныгыта;
• Казналыкларның сәламәтлеген саклый;
• Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта;
• Тромбоцитлар барлыкка килүен стимуллаштырырга ярдәм итә;
• Салкын тигәндә һәм грипп вакытында организмга терәк була;
• Авырудан соң тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә.
Бу файдалы үзлекләрнең күпчелегенең төп сере – коллаген. Әлеге аксым тавык тәпиләрендә бик күп күләмдә һәм аны желатиннан яки кайбер башка продуктлардан алынган коллаген белән чагыштырырга мөмкин. Коллаген тиренең сыгылмалылыгын сакларга, кальцийның үзләштерелүен яхшыртырга, буыннар сәламәтлеген тәэмин итәргә һәм тоташтыргыч тукымаларны ныгытырга ярдәм итә.
Тавык тәпиләрен ничек кулланырга?
Тавык тәпиләреннән файда алуның иң яхшы ысулларының берсе – алардан туклыклы һәм куе шулпа пешерү. Күп тә кирәк түгел: бер кәстрүл шулпа өчен 4–6 тәпи җитә, ә бер порция өчен хәтта 2 данә дә җитә – шуның кадәр генә кушсаң да, шулпа туклыклы, хуш исле һәм файдалы матдәләргә бай булачак.
Менә ни өчен киләсе юлы тавык тәпиләрен ташларга теләсәгез, тагын бер кат уйлап карагыз. Калдырсагыз дөресрәк булмасмы? Аларны даими кулланганда иммунитетыгыз ныгыр, үзегезне күпкә яхшырак хис итәрсез, тән тирегез яшьрәк күренәчәк. Моңа ничек ирешәсез, дип сораучыларны: «Бер серле ингредиентым бар», – дип шаккатырасы көннәрегез алда әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк