Сезнең ничектер, минем иң яратмаган эшем – суыткычны эретеп юу. Юуын да юасың, тик әйберләрне бушаттың да, эчен сөртеп алып шунда ук тутырдың түгел бит – бозы эрегәнен көтү озак.
Сезнең ничектер, минем иң яратмаган эшем – суыткычны эретеп юу. Юуын да юасың, тик әйберләрне бушаттың да, эчен сөртеп алып шунда ук тутырдың түгел бит – бозы эрегәнен көтү озак.
Нибары 5 минут эчендә бозны эретергә ярдәм итә торган гади генә ысуллар бар – шулар белән бүлешәм әле.
Беренчесе
Бу ысул ярдәмендә суыткычны яки суыту камерасын елга бер-ике тапкыр гына эретергә туры киләчәк – техникагыз искеме, яңамы, моның әһәмияте юк. Бу хәйләнең төп ингредиенты – гадәти аш тозы. Аны тозлы эремә рәвешендә кулланып, суыту камерасының стеналарына сөртәләр.
Иң элек суыткычны, һичшиксез, электр челтәреннән өзегез. Аннары кайнар су салынган савытка 2 аш кашыгы тоз өстәгез. Тоз тулысынча эреп беткәч, эремәне пульверизаторлы шешәгә салыгыз һәм шуны суыту камерасының эчке стеналарына сиптерегез. Берничә минуттан соң ук боз эри башлаячак – боз катламын сак кына агач таяк ярдәмендә кубарып алырга мөмкин булачак.
Әгәр суыту камерасының эчке өслеге вакыт узу белән саргайган булса, аны водород перекисе белән агартырга, аннары глицерин сеңдерелгән йомшак тукыма белән сөртергә мөмкин. Мондый ысул өслектә юка саклагыч катлау барлыкка китерә, һәм ул яңадан бәс тиз җыелуны акрынайта.
Икенчесе
Әгәр кул астында тоз булмаса, аш содасын кулланырга да мөмкин. Тозлы эремәгә караганда аның тәэсире бераз көчсезрәк, ләкин барыбер ул да боз катламы белән көрәшергә ярдәм итә. Әмма сода куллануның бер өстенлеге бар – ул вакыт узу белән туңып бозга әйләнә торган дымлы катлам барлыкка килүне киметә.
Инде ничек кулланырга? Боз катламы булган урыннарга 1 аш кашыгы сода сибегез һәм җылы суга бераз тальк кушып чылатылган тукыма белән сөртегез.
Чараны якынча 20 минутка калдырыгыз, аннары бу ысулны тагын бер тапкыр кабатлагыз. Шуннан соң бозны кайнар су белән сода катнашмасы ярдәмендә йомшартырга мөмкин: шулай иткәндә ул стеналардан җиңелрәк куба. Әгәр боз катламы каты булса, агач яки каты пластик «лопатка» кулланыгыз, ләкин артык каты басмагыз. Аннары чистартуны сак кына дәвам итегез, тик өслекне тырнамаска тырышыгыз. Ахырда барысын да дымлы микрофибра салфетка белән сөртеп чыгыгыз һәм суыткычны яңадан кабызганчы яхшылап киптерегез.
Сода куллануның тагын бер өстенлеге – ул суыткычтагы тәмсез исләрне дә бик яхшы бетерә.
Өченчесе
Суыткычны кайнар су белән эретү. Күпләр, бәлки, нәкъ шулай эшлидер дә инде. Әмма арабызда яшь хуҗабикәләр дә бар бит.
Бу ысул аеруча суыту камералары өчен уңайлы. Суны кайнатыгыз, аннары аны югары температурага чыдам савытка салыгыз. Савытны суыту камерасы эченә куегыз һәм кайнар парга үз эшен башкарырга мөмкинлек бирегез.
Мондый ысул бозны эретүне шактый тизләтсә дә, суны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк булачак. Стеналардагы боз катламы никадәр калынрак булса, моны шулкадәр ешрак эшләргә туры киләчәк.
Дүртенчесе
Суыткычны һәм суыту камерасын пароочиститель белән эретү. Бу да иң тиз ысулларның берсе: кайнар пар ярдәмендә суыту камерасын якынча 20 минут эчендә тулысынча эретеп була.
Бишенчесе
Суыту камерасындагы бозны тизрәк эретү өчен берничә ысулны бергә кушарга да мөмкин: әйтик, суыту камерасына кәстрүл белән кайнар су куярга һәм фен да кулланырга була. Хәтта суыту камерасын боз күмеп китә язса да (сезнең өйдә хәлләр аңа кадәр үк барып җитмәгәндер дип ышанабыз), боз катламы ярты сәгатьтән соң стеналардан куба башлый. Аннары агач «көрәк» белән аңа азрак ярдәм итәргә – боз кисәкләрен төшерергә кирәк булачак.
Бу ысулларның барысы да суыткычны, суыту камерасын даими карап торуның никадәр мөһим булуын искәртә. Чөнки дөрес хезмәт күрсәтү техниканың хезмәт итү вакытын озайтырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк