Логотип
Белмәсәң бел

Суган белән бәйле 10 кызыклы лайфхак: алар сезгә көнкүрештә һичшиксез ярдәм итәчәк

Сугансыз тормышны берничек күз алдына китереп булмыйдыр... Бик күп ризыкларны әзерләгәндә ул төп ингредиентларның берсе булып бара.

Сугансызз ризыкларның тәме бөтенләй башкача булыр иде. Өстәвенә, суган көнкүрештә  бик файдалы ярдәмче дә. Менә аны куллануның берничә кызыклы ысулы. Арада сез белгәннәре дә, белеп онытканнары да яки беренче тапкыр ишеткәннәре дә бардыр. 

1. Грильне чистарту
Күп хуҗабикәләр өчен соңыннан грильне чистарту авыр бер эштер. Кайчак ризык әзерләүдән дә күбрәк вакыт ала бит. Гриль рәшәткәсен көл һәм янган ризык калдыкларыннан чистарту өчен ярты баш суган кулланып карагыз әле. Моны металл әле кызу чакта эшләү яхшырак. Суганны чәнечкегә кадагыз һәм рәшәткәне шуның белән ышкып чыгыгыз. Суган согы металлны дезинфекцияли, чистарта һәм киләчәктә әзерләнәчәк ризыкларның тәмен дә яхшырта.

2. Буяу исеннән котылу
Бу беренче карашка сәеррәк яңгыраса да, суган чыннан да чит исләрне бетерергә булыша. Мәсәлән, ул буяу исен үзенә сеңдерә ала. Моның өчен бер баш суганны дүрткә бүлеп, аны сулы савытка салыгыз һәм яңа гына буялган бүлмәгә куегыз. Иртән бүлмәне җилләтегез: суган исе белән бергә башка начар исләр дә юкка чыгар.

3. Суган тураганда еламау
Суган чистарту, аны турау – күпләр өчен сынау. Халык арасында суган тураганда еламаган кыз бала кайнанасының ачыына түзә ала дип әйтү дә бар. Кемдер түзә, ә кемдер суган тураган бүлмәдә дә тора алмый. 
Суган чистартканда яки тураганда күз яшьләре чыкмасын дисәгез, пычакка тотыныр алдыннан сагыз чәйнәп карагыз әле.  Үзегез дә шаккатырсыз – чынлап та ярдәм итә!

4. Черкиләрне куркыту 
Черкиләр суган исен яратмавын белә идегезме? Әйе, яратмыйлар. Табигатьтә, бакчада яки походта булганда файдаланып карагыз. Суганны икегә бүлеп, шуның белән кул һәм аяк тиресен ышкыгыз – черкиләр сезне ерактан әйләнеп үтәр.  (Дөрес, бу очракта кайбер кешеләр дә нәкъ шулай эшләргә  мөмкин).

5. Авокадоның бозылуын тоткарлау
Беләсез инде, чистартылган авокадо тиз карала һәм бик тиз бозыла да. Бу – аның ферментларының һава белән реакциясе нәтиҗәсе. Шуны булдырмас өчен, савыттагы авокадо янына чистартылган ярты суган салып карагыз. Сугандагы күкертле матдәләр оксидлашуны акрынайта, һәм авокадо икенче көнгә дә яраклы кала.

6. Пычакны тутыктан чистарту
Әгәр пычакта тутык таплары күренсә, аның белән чистартылмаган суганны кискәләгез. Шаккатырсыз: суганны берничә кисәккә бүлгән арада тутык юкка чыгачак – эзе дә калмаячак.

7. Машинаның тәрәзә пыяласын боз катудан саклау
Иртәнгә машинагызның тәрәзә пыялаларына боз катмасын дисәгез, кичтән аларны ярты суган белән ышкырга иренмәгез. Бу барыбер иртән иртүк аны чистартудан тизрәк булачак. 

8. Суганны озаграк саклау
Сез менә суганны кайда һәм ничек саклыйсыз? Өйдә, әмма җылыда суган бик тиз үри дисезме. Ә сез менә болай эшләп карагыз әле: суганны кәгазь пакетларга салыгыз да, аларда тишекләр ясагыз. Менә шулай эшләгәндә өй  шартларында суган берничә ай буе саклана ала.

9. Металлның ялтыравыгын кире кайтару
Металл өслекләрне ялтырату өчен иң яхшы чара – суган су куллану. Берничә суган кисәген блендерда изегез, су өстәгез һәм шуның белән йомшак чүпрәк белән металлны сөртегез. Аннан соң чиста коры тукыма белән ялтырата аласыз.
Һичшиксез, канәгать калырсыз! 

10. Кырмыскалардан котылу
Әгәр өегездә кырмыскалар күренсә (ә алар ялгыз гына йөрми!), чакырылмаган бу кунаклардан котылу өчен, алар йөргән урыннарга – юлларына туралган суган салган савыт куегыз. Кырмыскалар бу исне күтәрә алмый һәм тиздән юкка чыгачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар