Логотип
Белмәсәң бел

Сөйкемле сөякле булуның сере

Бар шундый кешеләр: аларга һәрвакыт тартыласың. Үзләренә генә хас җылылык, энергия бар аларда. Андыйларны борынгылар сөйкемле сөяге бар дип әйтә торган булганнар. Билгеле, моңа сөяк «гаепле» түгел. Серләре нәрсәдә?

 Андый кешеләрдә башкаларга сөйкемле итеп күрсәтер өчен биш сыйфат бар. 


 Башкаларга карата ихлас кызыксыну.
Кибеттәге кассирга елмаю, хезмәттәшеңә җылы сүз, якыныңны кайгырту — бик вак детальләр кебек. Ә күңелдә шундук җылылык, ышаныч тудыра.


Авыр вакытта ярдәм кулы сузу.
Дорфалык артында еш кына авырлык яки арыганлык яшеренгән булырга мөмкин. Бер җылы сүз, кечкенә генә игътибар – һәм кеше үзен бөтенләй башкача хис итә башлый.


Гафу итә белү.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, без игътибарыбызны начарлыкка юнәлткәндә, кемнедер гаепләгәндә, бармак төртеп күрсәткәндә – түбәнгә тәгәрибез. Үзебезнең дә, икенче кешенең дә кәефе китә. Ә менә гафу иткәндә, җиңеллек тә, шатлык та тоя башлыйбыз. Моның рәхәтен без генә түгел, гафу ителгән кеше дә кичерә. Барысы да үзен яхшырак хис итә башлагач, бу мөнәсәбәтләргә дә файда китерә. 


Бергә эшләүгә мәгънә өстәү.
Бергәләп кибеткә бару, өй эшләре башкару да  күңелле булырга мөмкин. Әгәр бераз юмор да кушып җибәрсәң, ул хәтта истә калырлык мизгелләргә әйләнә.


Хөрмәт һәм намуслылык.
Гадел, кешелекле кеше янында үзеңне имин һәм кадерле итеп тоясың. Андый кешеләр янында һәрвакыт буласы килә. Һәм үзегез дә шушы сыйфатларны күрсәтсәгез, башкалар табигый рәвештә сезгә тартылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар