Логотип
Белмәсәң бел

Шкафта тәртип – уйларда тәртип

Сезнең өй – квадрат метрлар гына түгел, ә бәлки сезнең психиканың тышкы киңәюе дә әле ул.

Тирә-якта тау кебек өелгән иске-москыны, чүп-чарны баш мие мәңге бетмәс эшләр исемлеге итеп кабул итә. Диванга ятып, бүлмә буйлап чәчелгән әйберләргә күз салуга ук когнитив ресурс агып киткәндәй булыр.

Кечерәк отельдә үз көенә «рәхәт яшәгән хуҗабикәне» һәм әйберләр белән шыплап тулган фатирда аптырап сикергәләүче «тиен»не күз алдына китерегез. Беренче очракта акыл ял итә, чөнки күз бернәрсәгә дә төшми. Икенчесендә – һәр статуэтка игътибар сорый: тузанын сөртәсе, урынын алыштырып куясы...

Визуаль шау-шу – эзотерика түгел, чиста нейробиология ул. Күз алдында никадәр күп предмет булса, кортизол дәрәҗәсе шулкадәр югары. Без тәртипсезлеккә, хаоска күнегәбез, ләкин андагы «процессор» югары әйләнештә эшләвен дәвам итә.

Хатын-кыз энергиясен нәрсәләр ала

Ярык тагарак һәм дефектлы әйберләр тозагы

Суы тамып торган кран яки чак эленеп торган ишек тоткасы кул җитмәгән вак-төяк кебек кенә тоела. Ләкин шул вак җитешсезлекләр компьютер браузерындагы ачык вкладкаларны хәтерләтә. Алар эш тәмамланмаганны белдереп, оператив хәтерне тартып торалар. Баш мие исә тәмамланганны тизрәк тоя. Сез кер үтүкләгәнне онытырга мөмкин, ә менә шкаф ишеге шыгырдап җәфаласа, ярты төн буе шул тирәдә бөтерелеп чыгачаксыз инде.

Китек чынаяктан кофе эчеп утыручы хатын-кызны һәм идеаль фарфор чынаяктан эчәргә яраткан ханымны күз алдына китерәсезме? Шуннан ни булган, диярсез. Юк шул, сере бар. Беренчесе шундый сигнал бирә: «Миңа болай да ярый». Мондый кабул итү үзбәяне төшерә, нәрсәдер тудыру теләген бетерә. Ә икенчесе – аның капма-каршысы.

Элеккеге дусларның бүләкләре һәм «токсичный» сувенирлары

Әйберләр эмоциональ триггер саклау үзлегенә ия. Егетең белән елап аерылышканда кигән свитер яки сине гел игәүләп торучы дус кыз бүләк иткән ваза. Бу әйберләргә кагылуга интуитив рәвештә дискомфорт кичерәсез, әдәп йөзеннән генә аларны ташларга кыймыйсыз. «Сакчыл ханым» әйберләрне кирәге чыгар дип саклый. Ә «практик хатын-кыз» балласттан котыла. Беренче тип – уңышсызлык пышылдап торган үткәннәр тозагында яши, икенчесе – яңа, чиста фикерләр һәм вакыйгалардан рәхәтлек ала. Әгәр предмет сагыш яисә ярсу тудырса, димәк, ул – эмоциональ вампир. Аны учакта яндыру кирәкми, сезгә кирәксез икәнен аңлау да җитә. Киштәне бушатыгыз, үз бүлмәгездә тынычлап йоклый башларсыз.

Хатын-кыз энергиясен нәрсәләр ала

Тузган халат һәм җәелеп төшкән футболка турында ачы хакыйкать

Күпләр кеше арасында күренергә оят саналган киемнәрен өйдә рәхәтләнеп кияргә гадәтләнгән. Тезе чыккан иске трико, тузган халат, тишек башмаклар сезнең икенче тәнегезгә әйләнгән инде. Үз-үзегезне «җайлы» дип инандырасыз, ләкин чынлыкта эчке халәтегезне томалыйсыз шулай. Ялт иткән өй киемендәге хатын-кыз белән юбалгы киемлесе арасында аерма бик зур. Үзегезне килбәтсез кыяфәттә көзгедән күреп, баш миегез уңышсызлыкны билгели. Ә сез үз-үзегезгә өй шартларында матурлык кирәк түгел дип сеңдерәсез. Өйдәге образыгызда үзегезне кысу – янып бетүгә иң тиз юл. Безнең энергияне эш түгел, «мин матур түгел» дип йөрү ала. Иске киемнәрне чыгарып ташлагыз, үзегез өчен матур булып йөрегез.

Тузанлы шторалар һәм текстиль сезне изә

Тузан җыючы караңгы авыр портьералар һәм зур келәмнәр бүлмәне тынчу төрбәгә әйләндерә. Табигый яктылык җитмәү серотонин эшләп чыгаруда турыдан-туры катнаша. Караңгылыкта яшәп, фильм карарлык та көчегез калмый.

Якты кунак бүлмәсен карчыкларның бәрхеткә төренгән интерьеры белән чагыштырып карагыз. Беренче очракта пространство сулый, икенчесендә – ул җилкәләрне баса. Текстильдәге тузан һәм аллергеннар йокы һәм баш авыртулар китереп чыгара – без аны ару итеп кабул итәбез.

Еш кына без тау булып өелгән ястык-мендәрләрне өйрәнелгән гадәт буенча гына шулай саклыйбыз. Һәр артык тукыма катламы – саф һава белән сезнең арадагы барьер ул. Текстильгә ревизия ясагыз, җиңел юыла, тәрәзәдән кояшны капламый торганнарын гына калдырыгыз.

Почмаклар һәм пространство белән яшерен сугыш

Торак эргономикасы безнең аңга тәэсир итә. Диваныгыз өстәлне урап узарлык итеп куелган икән, сезнең гәүдә сагаю режимында кала. Үзеңне һәрчак киеренке халәттәтотарга мәҗбүр буласың. Мебельләрне уйлап урнаштыру һәм тәртипсез рәвештә кую арасында һәрчак контраст күзәтелә. Беренче вариантта сез йөзеп кенә йөрисез, ә икенчесендә – туктаусыз маневрлар ясап, каршылыклар полосасын үтәргә туры килә. Ул мускулларда микрокиеренкелек тудыра, кичкә инде аркагызда авырлык барлыкка килә.

Үзегезнең ял зонасына игътибар итегез әле: шкаф яки киштәләрнең почмаклары шул тарафка юнәлмәгәнме? Психологлар фикеренчә, андый «уклар» саклану юклыкны белдерә икән. Мебельләрнең урыннарын алыштырып карагыз: узып йөри торган аралар мөмкин кадәр киңрәк калсын.

Хатын-кыз энергиясен нәрсәләр ала

«Үле» зоналар һәм караңгы почмаклар торгынлыгы

Һәр өйдә төрле тартмалар өелеп, швабра күрмәгән почмаклар бар. Бу «үле» зоналар сезнең игътибар һәм мотивация өчен кара тишек ул. Кирәксез кәгазьләр өеме, иске сувенирлар эштә торгынлык китереп чыгара. Һәр тартмасы җиңел генә ачылган кешене һәм ишеген ачуга эчендәге әйберләре коела торган шкафка якын килергә курыккан икенче берәүне күз алдына китерегез әле. Ул икенче берәү шкафта тәртипсезлек икәнен белә, һәм шул уй баш очында кара болыт булып кабара. Ә андый урыннарны җыештыру көч бирә, ул спорт залына баруга тиң. Инде биш былтыр юкка чыккан сок чыгаргычның инструкциясен саклау ник кирәк, шулай бит?

Бер тамчы мистикасыз гамәли магия

Үзегезгә ресурс кайтару өчен «бер минут кагыйдәсе»н кертегез. Кечкенә генә җитешмәгән нәрсәне сизсәгез дә, шундук тәртипкә китерегез: шөрепне ныгытып борып куегыз, тузанны сөртегез. Ул көндәлек эшләр өелеп торып, яуланалмас стресс тавы ясалудан коткара.

Әйберләрне категорияләр буенча саклауны оештыру баш миен меңләгән вак эшләрдән коткара. Ачкычлар, чеклар, чәч кыстыргычларның һәркайсы үз урынында булса, аларны эзләүгә энергия сарыф ителми. Шкафта тәртип – уйларда тәртип. Бүлмәне җилләтү һәм дымлы чүпрәк белән җыештырып чыгу – тонусны күтәрүдә иң җайлы юл.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Теги: Белмәсәң бел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар