Ашарга утырыр алдыннан кулларыңны юсаң, авызыңны чәпелдәтми ашасаң, терсәгеңне өстәлгә куймасаң – бар да тәртиптә, син әдәпле кунак. Ләкин әдәп кагыйдәләре сез уйлаганнан шактый күбрәк. Һәм көндәлек тормышта син җибәргән хаталар бүселеп чыга тора. Менә бу 10 хатаны күпләр ясый.
1. Телефонны өстәлгә кую – «миндә сезнең кайгы юк» дигән сигнал ул.
Экран сүндерелеп, телефонга орынмасагыз да, аның өстәлдә ятуы «Сездән дә мөһимрәк эшләр килеп чыгасын көтәм» дигәнне аңлата.
Дөресе: телефон сумкага йә кесәгә салына. Мөһим шалтырату көтсәгез, алдан кисәтегез.
2. Гәүдәне дөрес тотмау – шулай ук әдәпсезлек.
Җәелеп төшеп йә бөкрәеп утыру, терсәкне өстәлгә кую – болар шундук үз-үзенә ышанмый яки битараф дигәнне аңлата.
Арканы төз тотып утырырга кирәк, аяклар – идәндә, куллар – тез өстендә яки җайлап кына өстәл приборлары тота. Җитди булудан битәр, үзеңә һәм башкаларга хөрмәт мөһим.
3. Килгән кунакларны күрмәмешкә салышу – бернинди кагыйдәгә дә сыймый.
Табын тирәсенә яңа кешеләр килә икән, аларны сәламләргә кирәк. Өйдәме ул, ресторандамы – анысы мөһим түгел. Ирләр, җайга карап, торып кул бирә, хатын-кызларга утырган килеш кенә борылып исәнләшсә дә ярый.
4. Официантка ничек дәшүегез – сезнең дәрәҗәнең лакмусы.
Бармак шартлатып чакыру, «Егет, бирегә!» дип сөрән салу яисә түбәнсетү тоны белән мөрәҗәгать итү кешенең тактсызлыгын аңлата.
Йомшак тавыш, «зинһар», «рәхмәт» сүзләрен куллану, хөрмәт белән эндәшү кирәк. Ризык ошамаса да, бу хакта тыныч тавыш белән әдәпле итеп әйтелә.
5. Өстәлнең бер башыннан икенчесенә үрелү – матур түгел.
Уртак ризык һәм приборларны бер баштан икенчесенә күчерү, рөхсәтсез алып кую дөрес түгел. «Безнең якка да җибәрә алмассызмы?» дип сорарга кирәк. Тоз һәм борыч бергә бирелә – анысын да онытмагыз.
6. Кич буе дәшми утыру бик күңелсез. Авызыңны тутырган килеш сөйләшү – тагын да яманрак.
Этикет – баланс ул. Өстәл артында шоу оештырмагыз, партизан кебек эндәшми дә утырмагыз. Җиңелчә әңгәмәгә кушылып китегез, башкалар фикере белән кызыксыныгыз, сораулар бирегез. Ләкин авыз тутырып чәйнәгәндә түгел инде!
7. Озаклап меню өйрәнеп утыру – башкаларны хөрмәт итмәү.
Ресторанда нәрсәгә заказ бирәсегезне белмәсәгез, тагын бер минут сорагыз. Меню белән алданрак – онлайн танышып торсагыз – бөтенләй идеаль була. Үзегез түләмәгән очракта, кыйммәтле азыкларга заказ бирү мәгънәсезлек.
8. Берничә кагыйдәне истә тотсагыз, приборлар катлаулылык тудырмый.
Пычак – уң якта, чәнечке – сулда. Бокал пычак артында. Ипине кул белән сындырабыз. Ашаганнан соң приборларны тәлинкәгә параллель куябыз. Официантка билге бу. Тәлинкәне читкә этеп куймагыз.
9. Ашау тавышы – ачу китерә торган факторларның берсе.
Чәпелдәтеп чәйнәү, шапырдатып ашау, ашка өреп утыру – болар гайрәтне чикерә, үзегезгә алай тоелмаса да.
Тыныч, тәртипле ашагыз, кирәксез хәрәкәтләр ясамагыз. Бу үзеңне күрсәтү түгел, ә әдәплелек билгесе.
10. Беренче чыгып китү – түземсезлек билгесе.
Ресторанда табынны йомгаклау – чакырган кеше эше, кунакта – хуҗа вәкаләте.
Беренче булып урыннан кузгалгансыз икән, шушы кич өчен рәхмәт әйтегез дә, сабыр гына башкаларны да көтеп торыгыз. Чыгарга ашыгып, эшем иясе булып кыланмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк