Логотип
Белмәсәң бел

Сез дөрес тукланасызмы?

Ел фасылларына карап, безнең организмның да ихтыяҗы үзгәреп тора. Һәм ул рационга һәм яшәү рәвешенә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Кыш көне
иммунитетны һәм организмда җылылыкны сакларга кирәк. Бөерләргә авырлык килмәсен өчен тозлы ризыклар ашауны киметегез, майлы, авыр азыклар кулланмаска тырышыгыз. Кышын көннәр кыска, шуңа күрә йокы туйганчы йоклау мөһим – иртәрәк ятып, соңрак торыгыз. Көч тупларга һәм иммунитетны төшермәскә булыша бу. Бал белән үлән чәйләре кебек җылы эчемлекләрне күбрәк эчәргә киңәш итәләр, алар җылыта һәм организмның саклану функцияләрен көчәйтә.

Яз көне
организм витаминнар кытлыгы кичерә, шуңа күрә яшелчәләрне, җиләк-җимешне ешрак кулланыгыз. Шулай ук әче, тозлы-борычлы ризыкларга өстенлек бирегез, алар матдәләр алмашын яхшырта, организмда җыелган токсиннардан котылырга ярдәм итә. Язын иртәрәк тору хәерле: иртәнге кояш нурларын мөмкин кадәр күбрәк алып каласың, организм Д витаминына байый.

Җәй көне
безнең ашкайнату системасы тизрәк эшли, шуңа күрә җиңел, ләкин туклыклы продуктларга өстенлек бирегез. Төрле җиләкләр, цитрус җимешләр, яшел үләннәр кебек әчкелт ризыклар сусауны баса һәм иммун системаны ныгыта. Тулысынча ял итү һәм энергия туплау өчен җәен дә иртәрәк йокларга ятарга тырышыгыз.

Көз көне
салкыннар башланганчы организмны ныгытып калырга кирәк. Яфраклы яшел үләннәр, ачы шоколад, төрле тәмләткечләр белән рационны баетыгыз. Алар ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, салкын вакытка күчкәндә үзгәргән матдәләр алмашын тәртипкә сала. Организмдагы энергияне тиешле дәрәҗәдә тотар өчен табында һәрвакыт ярмалы ризыклар булсын.

                                                                                  Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/chicken-steak-with-lemon-tomato-chili-carrot-white-plate_10312816.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=319f01c0-2cce-4a67-91a1-73d8c639ed27&query=%D0%BE%D0%B1%D0%B5%D0%B4    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар