Савыт-саба юа торган гади губка һәр кухняда диярлек бар. Без аны гадәттә тәлинкә, чынаяк һәм кәстрүлләрне чистарту өчен кулланырга күнеккән. Әмма губканың мөмкинлекләре күпкә киңрәк икән.
Губка ярдәмендә аяк киемен чистартырга, бүлмә гөлләрен күчереп утыртканда дренаж ясарга, хәтта вак ремонт эшләрен башкарырга мөмкин. Ә иң кызыклысы – аны микродулкынлы мичне чистартуны җиңеләйтү өчен дә кулланалар.
Әлбәттә, губка бөтен очракта да махсус коралларны тулысынча алыштыра алмый. Шулай да көнкүрештә кайбер эшләрне шактый җиңеләйтергә ярдәм итә.
Түбәндә савыт-саба губкасын гадәти максаттан тыш куллануның биш файдалы ысулын тәкъдим итәбез.
Аяк киемен карап тоту елдан-ел кыйммәтләнә бара. Бигрәк тә замша һәм кебек материалдан тегелгән аяк киеме махсус чистарту чараларын һәм җайланмаларын таләп итә. Әмма кайбер очракларда кыйммәтле щетка сатып алмыйча да моны эшләргә мөмкин. Менә шул вакытта савыт-саба юа торган иң гади губка ярдәмгә килә.
Тире аяк киемен чистарту өчен губканы аз гына дымларга һәм аның белән аяк киеме өслеген йомшак кына сөртергә була. Иң мөһиме – губканы артык юешләмәскә һәм материалны каты ышкымаска.
Замша аяк киемендә дә губка файдалы булырга мөмкин. Бу очракта аны коры килеш куллану яхшырак. Аяк киеме өстеннән губка белән җиңел генә йөртсәгез, вак чүпләр, тузан һәм башка пычраклар губкага җыелачак.
Аннан соң губканы агып торган су астында юып, киптереп куярга мөмкин. Шулай итеп, берничә сумлык гади губка аяк киемен тиз генә тәртипкә китерү өчен уңайлы ярдәмчегә әйләнә.
Киңәш: яңа губканы аяк киемендә кулланганчы, аны күренми торган урында сынап карау яхшы. Кайбер материаллар дымга яки ышкуга сизгер булырга мөмкин.
Өйдә гөлләр үстерергә яратучылар бу хәл белән очрашкалый: үсемлекне күчереп утыртырга кирәк, ә өйдә дренаж материалы беткән. Мондый очракта кибеткә йөгерергә ашыкмагыз. Гади савыт-саба губкасы вакытлыча ярдәм итә ала.
Губканы берничә өлешкә, мәсәлән, алты кечкенә шакмакка кисәргә һәм аларны чүлмәкнең төбенә урнаштырырга мөмкин. Шуннан соң өстенә туфрак салына һәм үсемлек утыртыла. Губканың төп өстенлеге – ул артык суның бер өлешен үзенә сеңдерә ала. Бу үсемлек тамырларының гел суда утырып тормавына ярдәм итәргә мөмкин.
Шулай да мондый ысулны һәр үсемлек өчен дә универсаль дренаж дип кабул итәргә ярамый. Губка вакытлыча яки гади очракларда ярдәм итә ала, ә озак вакытка үсемлекләр өчен махсус дренаж материалларын куллану ышанычлырак.
Әгәр дә сездә гөлләр күп булса, губка кисәкләрен алдан әзерләп куярга да мөмкин. Шулай итеп, кирәк вакытта алар кул астында булачак.
Савыт-саба юа торган губканың тагын бер файдалы үзлеге – аның йомшак һәм сыгылмалы булуы. Шуңа күрә аны кайбер вак ремонт эшләрендә дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, тәрәзә янындагы обойлар купкан яки кырыйлары ябышмый башлаган икән, аларны яңадан ябыштыру өчен зур щетка эзләргә кирәкми. Губкага аз гына җилем – клей сөртеп, кирәкле урынга тигез итеп җәеп чыгарга мөмкин. Аның йомшак өслеге клейны обойның кирәкле өлешенә таратырга ярдәм итә.
Мондый ысул бигрәк тә кечкенә участокларны төзәткәндә уңайлы. Мәсәлән, обойның бер почмагы кубып киткән икән, бөтен ремонт коралларын чыгарып тормыйча гына эшне тиз арада башкарып була.
Тагын бер өстенлеге – губка арзан һәм эш тәмамланганнан соң аны ташларга да мөмкин.
Әмма ремонт вакытында кулланыла торган җилемнең төренә игътибар итәргә кирәк. Кайбер химик матдәләр губка материалын бозарга мөмкин.
Бу – губканы куллануның иң кызыклы ысулларының берсе.
Сәяхәткә чыкканда күп кеше үзендә билгеле күләмдә күпмедер кәгазь акча йөртә. Куркынычсызлык өчен барлык акчаны бер урында гына сакламаска киңәш ителә. Менә шунда гади губка ярдәмгә килә ала.
Губканы озынлыгы буенча сак кына урталай кисегез. Шулай итеп, аның эчендә кечкенә генә бушлык барлыкка килә. Шунда берничә кәгазь акчаны урнаштырырга мөмкин. Аннан соң губканы чемоданга яки башка әйберләр арасына салып куярга була. Губка читтән караганда гадәти көнкүреш әйбере, шуңа күрә кемнеңдер беренче чиратта нәкъ менә шунда акча эзләү ихтималы аз.
Ә хәзер губканы куллануның тагын бер кызыклы ысулына килеп җиттек.
Микродулкынлы мичтә ризык җылытканда аның эчке стеналарына май тамчылары һәм ризык кисәкләре чәчрәргә мөмкин. Вакытында чистартмасаң, алар катып, аннан соң юуы шактый кыенлаша. Гади губка бу мәсьәләне җиңеләйтергә ярдәм итә ала.
Башта губканы чиста су белән яхшылап чылатыгыз һәм артык суын аз гына сыгып алыгыз. Аннан соң тәлинкәгә куеп, микродулкынлы мич эченә урнаштырыгыз. Мичне югары куәткә якынча 5 минутка кабызырга мөмкин.
Бу вакыт эчендә губкадан чыккан кайнар пар мичнең эчке стеналарындагы катып калган пычракларны йомшартырга ярдәм итәчәк. Мичне ачканда сак булыгыз: эчтәге пар һәм губка бик кайнар булырга мөмкин.
Берничә минут суынганнан соң, мичнең эчке өслеген чиста чүпрәк яки губка белән сөртеп чыгыгыз. Йомшарган май һәм пычракларны алу күпкә җиңелрәк булачак.
Мөһим: бу ысулны кулланганда сак булыгыз
Губканы микродулкынлы мичкә куяр алдыннан аның составына игътибар итәргә кирәк. Металл өлешләре, металл җепселләре яки ялтыравыклы металл катламнары булган губкаларны микродулкынлы мичкә салырга ярамый.
Моннан тыш, губка бөтенләй коры булырга тиеш түгел. Һәм мичне эшләтеп җибәргәндә аны караучысыз калдырырга ярамый.
Әгәр губкагызның микродулкынлы мич өчен яраклы булуына шик бар икән, бу ысулдан баш тарту һәм башка чистарту ысулын сайлау яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк