Савыт-саба юа торган губкаларны төсләренә карап кулланылуын белә идегезме? Һәр төснең үз хикмәте бар икән бит.
Хуҗабикәләр арасында сары һәм яшел төстәге губкалар аеруча популяр. Әмма төсләрнең тагын өч төре бар бит әле. Һәркайсының үзенчәлеген белеп китсәң начар булмас. Төсле губкаларның абразив ягы нәрсә аңлатканны белергә кирәк. Поролонлы өлеше барысыныкы да бердәй йомшак була.
Сары төс
Иң йомшак аксессуарлар – пыяла, керамика һәм антипригар савытлар юганда кулланыла мондый губка. Тәлинкәләрне, бокалларны, чынаякларны юарга менә дигән. Ул сак эш итә. Пыяла, бәллүр савытлар шул губка белән югач ялтырап кала хәтта.
Яшел төс
Иң каты губкалар төсе. Катып калган майларны, янган кәстрүлләрне, кибеп каткан ризык калдыкларын җиңел чистартырга булыша. Мондый губка белән саграк булырга кирәк: эмальне, пыяланы кырырга мөмкин.
Зәңгәр төс
Бу губкада да йомшак өслек. Ул сары губка белән охшаш, катылыгы гына бераз көчлерәк. Пыяла савытларны юарга җайлы. Ышкып юсаң да кырмый-сыдырмый. Әмма көчле тапларны бетермәскә мөмкин.
Кызыл төс
Губкалар кызгылт-сары төстә дә булырга мөмкин, җитештерүчеләдән тора. Мондый губкаларның ярыйсы йомшак өслеге кипкән азыклардан чистарта. Аларны эмаль, тефлонны юар өчен файдаланалар.
Кара төс
Вискозаның максималь тыгызлыгын белдерә. Андый губкалар янган әйберләрне юар өчен яхшы. Хуҗабикәләр кара төстәге губкалар белән унитаз, ванна, раковиналарны чистарталар.
Төсләр белән буталмас өчен, шуны истә тотыгыз: губка төсе никадәр караңгы булса, ул шулкадәр катырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк