Логотип
Белмәсәң бел

Сарымсаклы сөт нәрсәләрдән дәва?

Сарымсак һәм... сөт. Аларның икесен бергә кушсаң, бик көчле дару килеп чыга. Аның ярдәмендә астманы, үпкә ялкынсынуын, туберкулезны, йөрәк белән бәйле проблемаларны, йокысызлыкны, артритны, ютәлне һәм тагын әллә никадәр чирләрне дәвалап була.

Сарымсак һәм... сөт. 
Аларның икесен бергә кушсаң, бик көчле дару килеп чыга. Аның ярдәмендә астманы, үпкә ялкынсынуын, туберкулезны, йөрәк белән бәйле проблемаларны, йокысызлыкны, артритны, ютәлне һәм тагын әллә никадәр чирләрне дәвалап була. 

Сарымсак көчле антиоксидантларга бай, алар исә ирекле радикаллар белән көрәштә ярдәм итә ала. Сарымсакны җылы сөткә кушканда, ул, әйткәнебезчә, шактый чирләргә дәва булырга мөмкин.

Моның өчен нәрсәләр кирәк булачак:
су – 250 мл;
сарымсак – 10 тырнак (чистартылган һәм вак итеп туралган); 
сөт – 500 мл;
шикәр комы – 2-3 бал кашыгы.

Әзерләү тәртибе:
Кәстрүлгә сөтне һәм суны салыгыз, шуңа чистартылган сарымсак тырнакларын кушыгыз һәм җылытырга куегыз.

Әледән-әле  бутап торыгыз һәм кайнау халәтенә җиткерегез.

Кәстрүлдәге сыеклык яртылаш калганчы кайнатыгыз.

Хәзер сезгә аны сөзәргә һәм шикәр комы кушарга кирәк. 

Сарымсаклы сөтне кайнар килеш эчегез. 


Ул нәрсәләрдән дәва була ала?
Үпкә ялкынсынуыннан (пневмония). Моның өчен сарымсаклы сөтне көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк.


Астмадан ярдәм итә.
Көн саен йоклар алдыннан өч тырнак сарымсак ашагыз: ул астма симптомнарын җиңеләйтәчәк. Көн саен бу рецептны кулланып исә астмадан бөтенләй дә котылырга була.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан сакланырга була.
Сарымсаклы сөтне эчеп, «начар» холестеринны төшерергә мөмкин. Кан әйләнеше дә яхшырачак. Шулай ук «яхшы» холестериныгыз артачак. Бу очракта сөтнең майлылыгы түбән булганын сайлагыз. Һәм сарымсаклы сөтне даими рәвештә 7 көн буе эчегез. 

Артритны дәвалый. 
Буыннар ялкынсынуы аркасында килеп чыккан бу авыртуны көн саен сарымсаклы сөт эчеп киметеп була. 

Йокысызлыктан ярдәм итә.
Сарымсакта селен һәм аллицин күп, ә алар йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итәләр.

Ютәлдән булыша. 
Ютәлегез озаккарак сузыла икән, алда күрсәтелгән рецепт буенча, сарымсаклы сөт әзерләгез. Әмма сөткә тагын куркума да кушыгыз. 

Сарымсаклы сөтне кулланырга телисез икән, кайсы гына очракта да, башта табиб белән киңәшегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар