Логотип
Белмәсәң бел

Сәламәтлек турында популяр һәм зыянлы мифлар

Интернет гасырында яшибез: телефонны кабызуга һәркайсыбыз сәламәтлек белән бәйле миллионлаган мәкалә һәм киңәшләр таба ала. Хәтта белемле, аек акыллы кешеләр дә кайчак сәламәтлек турындагы мифларга ышаналар

 Ә бит бу мифларның күбесе инде күптән фән тарафыннан кире кагылган һәм шәхси тәҗрибә белән дәлилләнгән. 

1. Бавырны шлаклардан чистарту
Бавыр үзен үзе чистарта ул! Әйе, кайбер кешеләрдә бавырның детокс функциясе бозылырга мөмкин, бу исә төрле авыруларны тизләтә ала. Әмма мондый очракта анализлар тапшырырга һәм детокс процессын махсус дарулар ярдәмендә көчәйтергә кирәк. Ә менә соклар яки смузилар белән детокс ясау мөмкин түгел – аның медицинага катышы юк. Дөрес, кайбер программалар туклануны, тормыш рәвешен җайга салуны, файдалы гадәтләрне арттыруны, өстәмәләрне үз эченә ала – боларның файдасы булырга мөмкин.

2. Профилактика өчен паразитларны чыгару
Күп очракта сезгә паразитларга каршы универсаль чаралар тәкъдим итәләр. Чынлыкта – акчагызны савалар. Чөнки паразитлар төрле була, һәм дәвалану чарасы һәр конкрет паразитка карата анализлар нигезендә генә билгеләнә. Шул очракта гына аның нәтиҗәсе була. 
Әгәр паразитлардан котылам дип анализ бирмичә генә, кемнәндер ниндидер чара сатып аласыз икән, паразитыгыз булмаса, акчагызны юкка сарыф итәсез. Ә паразит булган очракта, аны ахыргача дәваланмыйсыз, йә ашкайнату органнары белән бәйле булган, моңарчы сизелмәгән проблемаларны катлауландырасыз гына.

3. Артык май – бу гормональ үзгәрешләр яки генетика

Кызганыч, гәүдә авырлыгыгыз артык икән, моның төп сәбәбе, гадәттә, гормоннар да, генетика да түгел, ә чамадан күбрәк ашау. Әйе, кайбер очракларда гормональ үзгәрешләр (симерү очракларының нибары 3 процентында гына) яки кайбер дарулар кабул итү аппетитны арттыра, хәрәкәтләнү теләген киметә ала. Тик боларны табиб белән хәл итәргә кирәк. Хәтта шулай булса да, сез калорияне «яккан»га караганда, барыбер күбрәк кулланасыз булып чыга – шуның нәтиҗәсендә авырлык җыела. Ул бит һавадан барлыкка килми. 

4. Лимонлы су метаболизмны тизләтә һәм ябыгырга ярдәм итә
Кызганыч, ләкин бу дөрес түгел. Бик-бик ышанасы килсә дә... Әмма мондый су эчүнең бер уңай ягы бар: лимондагы цитратлар бөердә ташлар булдырмаска ярдәм итә, кайбер очракларда ашказанының кислоталылыгына уңай йогынты ясый.

5. Җиләк-җимешләрне билгеле бер вакытта гына ашарга кирәк
Җиләк-җимешләрне теләсә кайчан: ашар алдыннан да, ашау вакытында да яки соңыннан да ашарга мөмкин. Әгәр 2 нче тип шикәр чире яки инсулин каршылыгы булмаса, кич белән дә ашый аласыз. 
Әгәр җиләк-җимеш ашаганнан соң метеоризм белән интегәсез икән, псевдоэкспертлар пропагандалаган юк-бар белән шөгыльләнмәгез, иң яхшысы – табибка барыгыз, ашкайнату системасын дәвалагыз. 

6. Кофе – зыянлы
Юк, киресенчә, кофе организм өчен файдалы эчемлек! Ул бавыр циррозы куркынычын 90 процентка, төрле яман шешләрне – 20–40 процентка, инфаркт, инсульт, диабет, Альцгеймер авыруы куркынычын киметә, депрессиядән саклый, чыдамлылыкны, баш мие эшен яхшырта, эч катканда ярдәм итә. 
Әмма кофены кабул итә алмаучылар да бар – бу генетика, дөресрәге, кофеинның организмнан чыгу тизлегенә бәйле. 
Сүз уңаеннан: генетик тест биреп, кофе сезгә ни дәрәҗәдә файдалы икәнен ачыкларга мөмкин.


7. Статиннар һәм антидепрессантлар – зыянлы
Әйе, аларның ниндидер зыяннары бар, әмма барысы да яхшы өйрәнелгән һәм дөрес кулланган очракта аларны контрольдә тотып була. Бик күпләрне статиннар – атеросклероздан, инсульттан һәм инфаркттан, ә антидепрессантлар суицидтан һәм авыр депрессиядән коткара. Кулланмыйча, берничек булмаган очраклар да бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар