Логотип
Белмәсәң бел

Россия әниләрен аптыраткан британия ата-аналарының гадәтләре

Британия халкы калыпларда, катгый тәртип белән яши дип кабул ителгән. Әмма алар бала карау мәсьәләләренә бик җиңел карый икән.


Британия халкы калыпларда, катгый тәртип белән яши дип кабул ителгән. Әмма алар бала карау мәсьәләләренә бик җиңел карый икән.  Безнең илдә һәр әнинең бала карау буенча билгеле бер гадәте бар. Иртән торуга теш чистартасы, юынасы, чиста киемнәр киясе, кайнар иртәнге аш, әбәт, кичке аш...  Кичен шул ук гигиена процедуралары кабатлана. Ә менә британия әти-әниләре бала тәрбияләүдә бөтенләй башка. 
1.    Балаларны коендырмыйлар
Сүз мәктәп яшендәге балалар хакында бара.  Көне буе йөгергән, спорт белән шөгыльләнгән, бию түгәрәкләренә йөргән үсмерләрдән  британия әниләре душ керүне таләп итми. Баксаң, үзләренең дә көндәлек гигиенага исләре китми икән. Тикшеренүләр  нәтиҗәсе күрсәтүенчә, пандемия чорында һәр көн душ кермәгән инглизләр саны 17 процентка арткан.  Ә кайбер ата-аналар бассейн душны алыштыра дип уйлый. 
2.    Кием алыштырмыйлар
Бездә балага  футболканы гадәттә бер  генә тапкыр кигертәләр. Аннан да күбрәк кидерү гигиена таләпләренә дә  туры килми, футболка тапланып та бетә.  Ә менә британия әниләре бер үк футболканы ике-өч көн киеп йөрүдән дөнья бетми дип саный. Ә физкультура дәресенә кигән киемнәрне атналар буе мәктәптә яткыру да – гадәти күренеш. 
3. Юылмаган ланчбокслар
Англиядә мәктәп ашханәләрендә шунда пешергәнне генә ашамыйлар, укучылар өйдән үзләре белән алып килгән ризыкны да алып кереп ашыйлар. Балалар ашарга салып йөргән  савытлар – ланчбоксларны көн саен юу гадәте юк инглизләрдә. 
4. Балаларның кулларын юарга өйрәтмиләр
Пандемия башлангач, Бөекбританиядә кулларны юу буенча кулланманы юкка гына  эшләмәделәр. Моның сәбәбе бар. Инглизләрнең 60 проценты гына  әлеге гигиена процедурасының бик мөһим икәнлеген белгән. Әле сүз ашарга утырыр алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны юу турында гына бара.  Ата-аналар үзләре дә бу хакта белмәгән. Белмәгәч, балаларына да өйрәтмәгән. Пандемия аркасында өлкәннәргә бу гадәтне өйрәнергә туры килгән. 
 5. Ашарга пешермиләр
Бездә өйдә пешерелгән аш  иң яхшы тәгам санала. Ә Европада микродулкынлы мичтә пешерелгән полуфабрикатлар, өйгә рестораннан заказ бирүләр гадәти күренеш, һәм ул хурлык булып саналмый.  Бер карасаң, бу яхшы. Әни кешенең вакыты һәм энергиясе сарыф ителми. Ләкин медальнең икенче ягы да бар. Британия халкы  балалар симерүе буенча башка илләргә караганда күбрәк чаң кага. Балалар гына түгел, бу илдә өлкәннәр дә  артык тазарудан  интегә. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар