Логотип
Белмәсәң бел

Өйне чиста тотуның 10 сере

«Минем беркайчан да өйдә генераль уборка ясаганым юк, чөнки мин аны болай да көн саен җыештырып торам», – дигән иде миңа бер танышым. (Аның өендә булганым – чисталыгына, чынлап та, сокланганым бар!) Өйне чисталыкта, тәртиптә тотуның мең дә бер ысулы бар. Без бүген аларның тагын берничәсен искә төшерербез. Әмма өйне чиста тотуның сере, теге танышым әйткәндәй, бары бер генә – өйдә көн саен тәртип урнаштырып тору. Ә хәзер «чиста өй»гә ирешүнең 10 кагыйдәсенә күчәбез.

Өйне чиста тотуның 10 сере

«Минем беркайчан да өйдә генераль уборка ясаганым юк, чөнки мин аны болай да көн саен җыештырып торам», – дигән иде миңа бер танышым. (Аның өендә булганым – чисталыгына, чынлап та, сокланганым бар!)
Өйне чисталыкта, тәртиптә тотуның мең дә бер ысулы бар. Без бүген аларның тагын берничәсен искә төшерербез. Әмма өйне чиста тотуның сере, теге танышым әйткәндәй, бары бер генә – өйдә көн саен тәртип урнаштырып тору. 
Ә хәзер «чиста өй»гә ирешүнең 10 кагыйдәсенә күчәбез.

1. Көн саен иртән торуга урынны җыештырырга. 
Икенче бер танышымның: «Нәрсәгә урынны һәр көнне җыештырырга – кичкә барыбер кабат җәясе була бит?!» – дип гаҗәпләнеп әйткәне искә төште әле... Җыярга кирәк! Җыелмаган урын-җир аркасында бөтен өй тузган кебек күренәчәк. Урынны җыю өчен берничә минут вакыт җитә бит: бу, гомумән, вакытны һәм көчне иң аз ала торган файдалы гадәтләрнең берсе.  

2. Ванна бүлмәсендә раковинаны көнгә бер юып алырга гадәтләнегез. 
Иртән торып теш чистартуга раковинаны да юып алыгыз: теш пастасы эзләре күренеп калса бер дә матур түгел бит. 

3. Чишендегезме – киемнәрне шкафка элегез
Эштән кайтып өс-башыгызны алыштыргач, кием-салымыгыз урындык артында яки диван башында калмасын: юасын – пычрак керләр янына куярга, ә кабат киясен – шкафка элеп яки төреп тыгып куярга кирәк. 

4. Бүлмәне җилләтегез
Елның кайсы гына фасылы булса да, бүлмәләрдә саф һава булырга тиеш. Өегезне (фатирыгызны) көн саен 10–15 минут җилләтеп алыгыз. Беренчедән, бу сәламәтлек өчен файдалы; икенчедән, саф һава булганда өй чистарак тоела.

5. «Биш минут» кагыйдәсе
Аз-азлап җыештырыгыз: бүген шкаф өсләрендәге тузаннарны сөртегез, иртәгә идәннәрне тузан суырткыч белән чистартып чыгарыгыз. (Язма башында искә алган беренче танышым, димәк, шушы кагыйдә буенча яши!)

6. Кәрзиннәр булдырыгыз. 
Һәр бүлмәдә вак-төякне салырга берәр кәрзин булдырыгыз. Анда-монда яткан әйберләрне шул кәрзингә салып куюга бүлмә чип-чиста булып калачак. 

7. Иң кирәк әйберләр кул астында ятсын
Үзегез гел куллана торган әйберләр өчен кул астында урын булдырыгыз. Әйтик, бәйлисез икән, энәләрегез шкафның билгеле бер киштәсендә ятсын – шул очракта аларны эзләп, бөтен өйнең астын өскә китерергә кирәк булмаячак. 

8. «Акыллы йорт» 
«Корал эшләр – ир мактаныр», диләр. Монда да шулай – мөмкинлегегезгә карап, булдыра алганча күбрәк «акыллы» көнкүреш техникасы алырга тырышыгыз. Алар ярдәмендә юу, җыештыру һәр атна саен берничә сәгать вакытыгызны янга калдырачак.  

9. Чиста көзгеләр
Кайчан да булса пычрак көзгегә караганыгыз бардыр инде... Шунда ук кәеф төшә, әйеме? Хәтта яңа гына җыештырып чыккан өй дә бик чиста булып күренми... Кибетләрдә көзгеләрне бик тиз һәм бик җиңел генә чистарта торган чүпрәкләр сатыла хәзер – шуларның берәрсен сайлагыз.

10. Үз өегезне яратыгыз! 
Бәхет – көлү тавышы күбрәк яңгыраган өйгә килә (япон халык мәкале).

Сез бу кагыйдәләрнең кайсыларын инде болай да куллана идегез? Ә кайсыларын гадәткә кертмәкче буласыз? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар