Тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга һәм туклануга игътибар итәргә мөмкин. Әмма боларның барысын да үтәгән очракта да кеше үз яшеннән өлкәнрәк күренергә мөмкин.
Сәбәп һәрвакыт генетикада яки тирене тиешенчә карамауда гына түгел. Кайвакыт организмның торышына без бөтенләй зыянсыз дип санаган гадәтләр дә тәэсир итә.
Йокы җитмәү, даими киеренкелек, ялгызлык һәм көн яктысын аз күрү вакыт узу белән сәламәтлекне какшатырга, тышкы кыяфәткә дә йогынты ясарга мөмкин. Әйдәгез, игътибар бирергә кирәк булган биш көндәлек гадәтне карап үтик.
1. Алты сәгатьтән дә азрак йоклау һәм ял көннәрендә йокыны туйдырырга өметләнү
Даими рәвештә йокы туймау кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә генә түгел, организмның гомуми халәтенә дә тәэсир итә. Йокы вакытында организм ял итә һәм яңара, гормоннар бүленеп чыгуын көйли, төрле системаларның дөрес эшләвен тәэмин итә.
Әгәр кеше гел биш-алты сәгать кенә йоклый икән, игътибарны туплау кыенлашырга, хәтер начарланырга, реакция тизлеге акрынаерга мөмкин. Йокы җитмәү тире торышына да тәэсир итә: ул төссезрәк, арыганрак күренергә, эластиклыгын югалтырга мөмкин.
Шул ук вакытта ял көннәрендә берничә сәгатькә озаграк йоклау еллар буе җыелган йокы җитмәүнең нәтиҗәләрен тулысынча бетерә алмый. Шуңа күрә көн саен бер үк вакытта йокларга ятып, җитәрлек ял итү режимын саклау күпкә файдалырак.
2. Хис-тойгыларны гел эчтә тоту һәм үпкәләрне әйтмичә җыю
Тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын саклау өчен үз кичерешләреңне эчкә йоту гадәте организмга без уйлаганнан да зуррак зыян китерергә мөмкин. Кеше ачулануын, ярсуын, үпкәсен гел эчендә саклаганда, эмоциональ киеренкелек юкка чыкмый. Озакка сузылган стресс гормональ фонның үзгәрүенә, шул исәптән кортизол дәрәҗәсенең күтәрелүенә китерергә мөмкин.
Әгәр мондый халәт гадәти тормыш рәвешенә әйләнсә, ул йокы сыйфатына, йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә һәм гомуми сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый ала. Хроник стресс организмдагы ялкынсыну процесслары белән дә бәйле.
Шуңа күрә күңелдәге кичерешләрне еллар буе җыеп бармаска, хисләрең турында тыныч кына сөйләргә, шәхси чикләреңне билгеләргә һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә өйрәнү мөһим.
3. Атналар буе тере аралашудан мәхрүм булу
Мессенджерларда язышу аралашуны сакларга ярдәм итә, әмма ул һәрвакыт чын тормыштагы аралашуны алыштыра алмый. Йөзгә-йөз сөйләшү, тавышның интонациясе, йөз мимикасы һәм рухи якынлык психологик сәламәтлек өчен бик мөһим.
Озак вакыт ялгыз яшәү һәм җәмгыятьтән читләшү хәтер һәм фикерләү сәләте начараю, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шулай ук депрессив халәтләр куркынычы арту белән бәйле.
Әмма кешеләр белән аралашуны саклау өчен бик күп дуслар булу мәҗбүри түгел. Кайвакыт якыннарың белән даими очрашу, туганнар белән сөйләшү яки күңелле әңгәмәләргә вакыт табу да җитә.
Тере аралашу эмоциональ киеренкелекне киметергә һәм үзеңне әйләнә-тирә дөньяның бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә.
4. Үткәннәрне кат-кат искә төшерү һәм киләчәк өчен гел борчылу
Көчне сиздермичә генә киметә торган тагын бер гадәт - күңелсез вакыйгаларга уй белән кат-кат әйләнеп кайту яки әле булмаган хәлләрнең иң начар нәтиҗәләрен алдан күз алдына китерү.
Кеше сәгатьләр буе элекке бәхәсне искә төшерергә, әйткән сүзләре өчен борчылырга яки әле килеп җитмәгән күңелсезлекләргә алдан ук әзерләнергә мөмкин. Әмма озакка сузылган психологик киеренкелек организмда чын физиологик үзгәрешләр тудыра. Мускуллар киеренке хәлдә кала, йөрәк тибеше ешая, йокы бозыла, стресс гормоннарының дәрәҗәсе күтәрелә.
Әгәр борчулы уйлар көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнсә, организм тулы кыйммәтле ялдан мәхрүм кала. Игътибарны башка нәрсәгә юнәлтергә, тынычланырга ярдәм итә торган шөгыльләр табарга һәм үзеңә бәйле булмаган вакыйгаларны алдан контрольдә тотарга тырышмаска өйрәнү файдалы.
5. Көннәр буе бүлмәдә, көн яктысын күрмичә утыру
Табигый яктылык җитмәү дә организмның картаю процессларына тәэсир итәргә мөмкин. Көн яктысы организмга циркад ритмнарын - йоклау, уяу булу һәм кайбер гормоннар бүленеп чыгуны көйләүче эчке биологик сәгатьне сакларга ярдәм итә.
Әгәр кеше урамга бөтенләй диярлек чыкмаса, көне буе ясалма яктыртылган бүлмәдә утырса, ә кичләрен озак вакыт телефон экранына караса, йокы режимы акрынлап бозылырга мөмкин.
Моннан тыш, саф һавада булу физик активлыкны сакларга һәм организмга кирәкле күләмдә табигый яктылык алырга ярдәм итә. Моның өчен сәгатьләр буе йөрергә яки махсус кояшлы көнне көтәргә кирәкми. Көн яктысында көн саен бераз гына йөреп кайту да файдалы гадәткә әйләнә ала.
Иң элек нинди гадәтләрне үзгәртергә кирәк?
Бу гадәтләрнең иң мәкерле ягы шунда: аларның һәрберсе аерым алганда әллә ни әһәмиятле булмаган кебек тоела. Бер төн йокы туймау, ихлас сөйләшү урынына дәшми калу, саф һавада йөрүдән баш тарту яки тагын бер кичне борчулы уйларга бирелеп үткәрү... Әмма мондый хәлләр көн саен кабатланса, вакыт узу белән алар сәламәтлеккә һәм тормыш сыйфатына тәэсир итә башлый.
Картаю процессын тулысынча туктатып булмый. Әмма аңа бәйле күп кенә үзгәрешләргә йогынты ясарга мөмкин. Даими һәм җитәрлек йокы, эмоциональ тынычлык, якын кешеләр белән аралашу, саф һавада йөрү - боларның барысы да озаграк актив, сәламәт һәм тормыштан тәм табып яшәргә ярдәм итә.
Онытмагыз: яшьлекне саклау зур үзгәрешләрдән түгел, ә көн саен кабатлана торган кечкенә, файдалы гадәтләрдән башлана.
Комментарий юк