Өй – кешенең көч җыя торган урыны. Эштән соң, сәяхәтләрдән яки көндәлек мәшәкатьләрдән соң без нәкъ менә шунда ашыгабыз. Өйдә тәнебез белән генә түгел, җаныбыз белән дә ял итәбез. Һәр өйнең үз «сулышы» бар. Уңайлык һәм рәхәтлек хисе өйдәге күп нәрсәгә бәйле.
Чисталык һәм тәртип
Чүп-чар һәм кирәкмәгән әйберләр өелгән җирдә уңайлык булмый. Тәртипсезлек үзеннән-үзе тискәре энергия туплый. Күз алдына китерегез: эш өстәле кәгазьләр белән тулган, тузан, шунда ук юылмаган чынаяк... Мондый хаоста эшкә игътибарны туплау мөмкин түгел. Өйдә дә шулай: чисталыкка игътибар итегез, иске-москыны кызганмыйча ташлагыз, өегезне чүплеккә әйләндермәгез.
Күбрәк яшеллек
Өй гөлләре һаваны чистартып, кислород биреп кенә калмый, алар – өйнең тере кунаклары. Кайбер үсемлекләр электроникадан килгән зарарлы нурланышны киметә, шуңа аларны компьютер янына кую яхшы. Үсемлекләр – табигатьнең бер өлеше, шуңа бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен бик мөһим.
Интерьер
Яңа әйберләргә карап һәрвакыт шатланасың. Алар өйнең күренешен генә үзгәртеп калмый, аңа җылылык та өсти. Моның өчен зур ремонт кирәкми, берничә декор элементы: матур рәсем, шәмнәр, яңа лампа яки бизәкле фигуралар. Алар өйгә яңа сулыш өрәчәк.
Хуш исләр
Артык күп әйберләргә гел тузан кунып, алар исләнәләр дә әле. Шуңа күрә дә иң беренче чиратта өйне еш җилләтергә кирәк – саф һавалы өйгә кайтуы да рәхәт. Кәефне күтәрү өчен аромалампалар яки яраткан хуш исле таякчыклар кулланыгыз, алар өегезнең үзенчәлекле мохитен тудырыр.
Музыка
Музыканың көче зур: спорт залында ул көч бирә, ә күңелсез чакта лирик көйләр эчтәге хисләрне аңларга ярдәм итә. Өйдә дә үзегезгә тынычлык һәм бәхет бирүче музыканы сайлап куегыз – ул өйнең «тавышын» үзгәртер.
Үзара мөнәсәбәтләр
Өйдә һәрвакыт ачуланышу һәм низаглар булса, аның ямен бернинди затлы җиһаз да коткара алмый. Өй ул – үзегезне куркынычсызлыкта хис итә торган урын. Анда кайнар чәй эчеп, яраткан китап белән үз-үзегез генә калып, рәхәтлек кичерергә тиешсез. Тискәре хисләрне бусага артында калдырырга өйрәнегез – бу өй энергетикасын яхшырту өчен иң мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк