Өйләребездә һаваның сыйфатын бозучы әйберләр барын кайчак сизмибез дә. Әйдә, карыйк әле, ниләрдән арынырга кирәк икән?
Иске буяулар
Ремонттан соң банка төбендә сакланган буяу калдыклары – чынлыкта органик кушылмалар чыганагы. Алар югары температурада парга әйләнеп, һаваны боза. Тыгызлап ябылган банканың да тора-бара герметиклыгы кими, зарарлы кушылмалар һавага чыга башлый. Шуңа күрә ул буяу калдыкларын тизрәк чыгарып ташларга кирәк.
Иске келәмнәр
Келәмнәр – тузан һәм аллергеннар чыганагы ул. Вакытлар узган саен, алар пычракны күбрәк сеңдерә, чистартып тору да булышмый башлый. Келәмдәге җепселләр исә аллергия, астма һәм башка сулыш органнары авырулары китереп чыгара торган талпаннар күбәюгә уңай җирлек хасил итә. Иске келәм хроник аллергия һәм борын тыгылуга сәбәп була. Инде чистартып та булмас хәлгә килгән сизәреп беткән келәмнән котылуың хәерле.
Һава сафландыргычлар
Бу көлке, әлбәттә, ләкин чын дөресе шул: күп аэрозольләр һәм гельле сафландыргычлар, сулыш юлларын тынычсызлап, аллергия китереп чыгара. Фталатлар һәм башка ароматизаторлар баш авыртуга, йөткерүгә һәм хәтта гормональ баланс бозылуга китерергә мөмкин. Аларны натураль ароматизаторларга, эфир майларына алыштырыгыз яки бүлмәләрне ешрак җилләтегез. Табигый һава теләсә кайсы химик ароматтан яхшырак икәнен исегездә тотыгыз.
Парафин шәмнәр
Янганда шәмнең токсик матдәләр бүлеп чыгаруын белә идегезме? Корым, углеводород һәм башка химик кушылмалар үпкәләргә утыра һәм һаваның сыйфатын начарайта. Умарта балавызыннан яки соя маеннан ясалган шәмнәр экологик яктан файдалы, озаграк яналар, зарарлы матдәләр дә бүлеп чыгармыйлар. Тагын шунысы бар: алар өйгә табигый хуш ис тарата.
Иске йомшак мебель
Дистә еллап торган диван һәм кәнәфиләр – тузан гына түгел, башка зарарлы матдәләр чыганагы да. Мебель эчендәге пенка формальдегид кебек токсик кушылмалар бүлеп чыгара. Тыштан чиста күренгән йомшак мебельдә дә бик күп аллергеннар һәм токсиннар була. Әгәр инде диваннар тәмам тузган, җитмәсә, аннан авыр ис килеп торса, димәк, интерьерны сәламәтлек өчен уңайлы итеп яңартырга кирәк дигән сүз.
Агрессив химик чистарткычлар
Агарта, чистарта торган агрессив химикатлар төрле өслекләрдә эзләр калдыра, бүлмә һавасында үзләрен сиздерә. Җыештырганнан соң да алар, һаваны бозып, парга әйләнүне дәвам итә. Нәтиҗәдә, баш авыртулар, аллергия һәм хәтта тиренең ялкынсынуы күзәтелә. Уксус, чәй содасы яки махсус экологик чистарткычлар кулланып, сулыш органнары өчен зарарлы булган аэрозольләрдән арына аласыз.
Кәгазь, иске китаплар
Әйе, бәлки бу көтелмәгәнчәрәк яңгырыйдыр, ләкин иске китаплар, газета-журналлар бик күп тузан җыя, күгәрек чыганагы булып тора. Кәгазь дымны яхшы сеңдерә, дымлы җирдә саклансалар, шундук күгәрек хасил була, гөмбәчекләр үрчи. Аллергиягә, инфекция авыруларына юл ачыла. Китап инде таралып төшеп, битләре юеш таплар йә күгәрек белән чуарланган икән, димәк, ташлыйсы гына кала.
Ваннадагы синтетик ковриклар
Күп вакыт алар дымлы калып, күгәрек килеп чыгуга уңай шартлар тудыралар. Синтетик материаллар начар җилли, дымны үзендә озак тота, ә бу гөмбәчекләр үрчүгә китерә. Күгәрек – сулыш органнары авырулары килеп чыгуга төп сәбәп, бигрәк тә иммунитеты начар кешеләрдә күзәтелә ул. Мамык, бамбук ковриклар – иң яхшысы. Алар тизрәк кибә, җиңел юыла.
Иске урын-җир
Мендәр һәм матраслар вакытлар узу белән тузан талпаннары оясына әйләнә. Урын-җир чиста булса да, талпан һәм аның экскрементлары аллергия китереп чыгарырга, йокыны тынычсызларга, томау, ютәл белән җәфаларга мөмкин. Әгәр мендәр – ике ел, ә матрас сигез елдан артык хезмәт иткән икән, күптән аллергеннар чыганагына әйләнгән инде. Урын-җир әйберләрен даими алыштып торсагыз, саклагыч тышлыклар кидерсәгез, яхшырак йокларсыз.
Азык өчен пластик савытлар
Вакытлар узу белән алар кыршыла, төсләрен үзгәртә, һавага һәм азыкка химик матдәләр бүлеп чыгара башлый. Составында бисфенол А һәм фталатлар булган арзанлы пластикка карый бу. Алар ризык белән организмга эләгеп, гормональ балансны үзгәртергә, хроник авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Иң яхшысы – пыяла яки керамик контейнерлар. Алар озакка чыдый, җылытканда зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк