Логотип
Белмәсәң бел

Өйдә хуш ис булсын дисәгез...

(киңәшләр)

 

1. Эшне начар исләр чыганагыннан башлагыз.
Һәр өйдә бар алар: чүп чиләге, раковина, суыткыч, келәмнәр, ванна бүлмәсе.
Чүп чиләге һаваны бозмасын өчен, атнага бер тапкыр аны уксус кушылган су белән сөртегез, төбенә эфир майлары сеңдерелгән мамык дисклары куегыз.
Раковина торбаларындагы исләрне бетерер өчен, 1 өлеш тоз, 1 өлеш сода, 2 өлеш уксусны раковина тишегенә агызып, 30 минутка калдырыгыз.
Суыткыч эченә сода яки кофе түбе салынган кечкенә банканы авызын ачык калдырып урнаштырыгыз: исне яхшы сеңдерәләр.

2. Генераль җыештыру еллар буе тупланган авыр исләрдән коткара.
Өйдәге үзенчәлекле авыр ис бүлмәләрне сирәк җилләтүдән, иске-москыны җыеп ятудан булырга мөмкин. Болар – киштәләрдә тузан җыеп ятучы иске журналлар, кирәксез китаплар, кулланылмый торган кием-салым, еллар буе шкафта ятып онытылган әйберләр.

3. Эфир майлары  – өйгә хуш ис тарата.
Чүп чиләгенә яки ваннадагы киштәләргә берничә тамчы лаванда, әфлисун яки эвкалипт мае тамызыгыз. Эфир мае сеңдерелгән мамык дискларын шкаф почмакларына куеп чыгыгыз. Ванна сөлгеләренә эфир майлары тамызыгыз.

4. Исле сабын – хуш ис чыганагы.
Шкафтагы чиста керләрдән хуш ис килеп торсын дисәгез, сөлге араларына исле сабыннар куегыз.

5. Кухнядагы янган-көйгән исләр бик тиз юкка чыгар.
Уксус, лимон согы яки бөтнек салынган суны кайнатыгыз – 1-2 минуттан һава чистарачак. Коры табада тарттырылмаган кофе кыздырып алыгыз – ароматы бөтен өйгә таралыр.

6. Кофе түбе һәм дәфнә яфрагы – табигый сафландыргычлар.
Яндырылган дәфнә яфрагын тәлинкәгә салып, бүлмәләр буйлап йөреп чыгыгыз: юештән муртайган исләрне бетерер. Кофе түбен, кечерәк чынаякка унаштырып, төрле урыннарга куйсагыз – тирә-якка кофе исе таралыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар