Логотип
Белмәсәң бел

Өйдә хуҗа күрмәгән, әмма кунак күзәтә торган әйберләр

Вакыт узу белән, үз өегезгә шундый күнегәсез, хәтта кайбер әйберләргә бөтенләй игътибар итми башлыйсыз. Ләкин килгән кунаклар өчен бу әйберләр, гадәттә, шунда ук күзгә ташлана.

 Чөнки алар сезне, сезнең гадәтләрегезне һәм яшәү рәвешегезне чагылдыра. Кунакларга нәтиҗә ясарга гына кала... Һәм ул нәтиҗәләр сезнең исемгә күләгә төшерерлек булмасын өчен, алдан ук хәстәрен күрергә кирәк.

1.    Өйдәге ис

Ис сизү – кеше организмының гаҗәеп үзенчәлеге. Шуңа күрә сез үз өегезнең исе турында оныта башлыйсыз, әмма кунаклар аны беренче секундтан ук сизәчәк. Ашарга пешергәндә чыккан исләр пәрдәләргә һәм өй җиһазларына сеңеп кала. Аеруча майда нидер кыздырсаң, кәбестә яки шулпа пешерсәң, ит ризыклары әзерләсәң.
Мондый исләр өйдә берничә көн дәвамында саклана ала. Әгәр өйдә мәче асрыйсыз икән, хуҗалар еш кына аларның үзенчәлекле исен үзләре сизми, ә кунаклар аны шунда ук тоячак. 
Пәрдәләрне, йомшак мебельне чистартып торыгыз. Пешергәндә һәрвакыт вытяжка кабызыгыз. Һәр көнне, хәтта кышын да, өйне иртән җилләтеп алуны гадәткә кертегез. Табигый хуш исләр һәм диффузорлар файдаланыгыз.

2.    Өйдә кия торган иске аяк киемнәре.
Кунаклар өй белән бусаганы узуга – ишек төбендә ук таныша башлыйлар. Ә анда кия-кия таушалып беткән иске тапочкилар тора... Инде кунакларга нишләргә: аларны кияргәме, әллә җайлап кына баш тартыргамы? 
Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, өйдә кия торган аяк киемнәрен яңартыгыз яки бер тапкыр кулланыла торган тапочкилар алыгыз, шулай иткәндә берәүне дә уңайсыз хәлдә калдырмассыз.

3.    Ванна бүлмәсендәге сабын кисәкләре
Кунак өйгә уза да, башта нишли? Әлбәттә, кул юарга ванна бүлмәсенә юнәлә. Кул юарга сабынны кайчан куйган идегез? Атна башында укмы? Инде юа-юа кечерәеп беткәнме? Калдык-постык белән юыну берәүгә дә ошамас... 
Мондый сабын урынына стильле диспенсерда сыек сабын куллану бу мәсьәләне чишәчәк. Әгәр сез кисәкле сабын яратсагыз, аны вакытында яңартыгыз. Кунаклар моны һичшиксез бәяләячәк.

4.    Кителгән, ярылган савыт-саба
Эмаль савыт-сабадагы тырналган урыннар яки чынаяклардагы китекләргә, ярылган урыннарга безнең үзебезнең күз күптән ияләшкән – әһәмият тә бирмибез. Ә кунак кеше шунда ук күрәчәк һәм савыт-сабаларын яңартырга вакыт икән дип уйлаячак. Иске әйберләр һәрвакыт каралмаган, ташландык хәлгә килгән дигән хис тудыра, хәтта алар чиста булса да.
Шуңа күрә мондый савыт-сабаны яңага алыштырыгыз, ә боларын ташларга кызганыч булса, башка максатларда, мәсәлән, шкафта әйберләр саклау өчен кулланырга мөмкин. Гади, әмма яңа савыт-саба һәрвакыт искесеннән яхшырак күренәчәк.

5.    Урындыктагы киемнәр
Эштән кайткач, салып урындык аркасына гына элеп куйган киемнәр турында үзегез онытырга да мөмкинсез: джинсы яки свитерның көндәлек урыны бит инде ул диярсез. Ләкин кунаклар алай дип карамаячак, бу аларда өй җыештырылмаган дигән тәэсир тудырачак...
Кунаклар килер алдыннан генераль уборка ясарга вакыт юк икән, урындык аркасындагы киемнәрне шкафка алып кую өчен берничә минут вакыт табыгыз.

6.    Техника өстендәге саклау пленкасы
Кайбер кешеләр техника кырылмасын, бозылмасын дип, саклау пленкасын калдырырга яраталар, әмма вакыт үтү белән, ул туза, таушала һәм бик ямьсез булып күренә башлый. Кунаклар күзенә монысы да чалынмый калмаячак. 
Яңа техника сатып алынгач, аның пленкасын шундук алып куегыз. Бу сезнең өегезнең матурлыгын кайгыртуыгыз турында да сөйләячәк. 

7.    Кулланылган пакетлар «склад»ы
Мондый «склад» бөтен йортта да бар инде ул. Кемдер аларны кухняда җыя, кемдер коридорда. Әгәр бу «склад» күренеп тора торган урында икән, кунаклар моны матур күренеш дип тапмаячак..
Мондый пакетларның санын киметергә телисез икән, кибеткә күп тапкыр кулланыла торган сумка белән йөрегез. Яки кулланылган пакетларны өйдә саклау өчен матуррак кәрзин, тартма яки органайзер кулланыгыз, шкафта саклау өчен махсус урын да булдырырга мөмкин. 

8.    Балкондагы склад
Күпләр балконны кирәксез әйберләр тутыру урыны дип карый. Сез шулай уйлыйсыз, ә кунакларның фикере бөтенләй башкача булырга мөмкин... 
Балкондагы әйберләрдән котылу юлы бер генә: һәрвакыт үзегезгә сорау бирегез – бу әйберләр сезгә чыннан да кайчан да булса кирәк булачакмы, әллә юкмы? Әгәр кирәкми дип табасыз икән, аларны сатыгыз, дусларыгызга бирегез яки чүпкә атыгыз.

9.    Тузган кухня тастымаллары
Кухняда тастымаллар бик тиз туза, таушалалар, ләкин сез үзегез моңа күнегәсез. Ә кунаклар күзеннән берсе дә читтә калмаячак: тузган булулары да, таплары да... Аларны әледән-әле яңартып торырга гадәтләнегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар