Логотип
Белмәсәң бел

Өй юарга әзерләнәбез: табигый матдәләр белән юуның 10 алтын кагыйдәсе

Бүгенге көндә кибет киштәләре төрле юу, чистрату чаралары белән тулган. Алар, әлбәттә, бик тиз чистрта, юа, әмма мондый камиллек артында нинди хәвеф ятканын уйлап караганыгыз бармы? Синтетик матдәләр, фосфатлар һәм хлор һавага таралып, сулыш юлларына зыян китерергә яки тиредә аллергия барлыкка китерергә мөмкин.

Хуҗабикәләр өчен яхшы яңалык бар: безнең әбиләребез кулланган, арзанлы һәм иң мөһиме – куркынычсыз ысуллар бүген яңадан популярлык казана. Табигый чисталыкка омтылу – ул үзеңне һәм якыннарыңны саклау дигән сүз.

Ни өчен химик чаралардан баш тартырга кирәк?
Заманча көнкүреш химиясе составындагы ПАВ (өслек-актив матдәләр) бик авыр юылып бетә. Мәсәлән, савыт-саба юу чарасын тулысынча бетерү өчен тәлинкәне 20 тапкырдан артык чайкарга кирәк. Бу матдәләр организмда җыелып, хроник аруга һәм иммунитет төшүгә китерергә мөмкин. Эко-чистарту – бу проблеманы тамырдан хәл итү юлы.

Өегезне ялтыратып куячак 5 төп «герой»
Табигый юу чараларын ясау өчен сезгә профессионал химик булу кирәк түгел. Төп ингредиентлар һәркемнең кухнясында бар:
Аш содасы. Иң яхшы абразив чара. Ул өслекләрне сыдырмыйча чистарта, исләрне бетерә.
Аш серкәсе (уксус). Ул чын дезинфекцияләүче матдә. Известь калдыкларын һәм майны бик яхшы эретә.
Лимон кислотасы яки согы. Агарту үзлегенә ия, чәйнекләрдәге кайнатманы (накипь) бетерү өчен алыштыргысыз.
Хуҗалык сабыны (72%). Составында хайван майлары булган бактерияләрне үтерүче табигый продукт.
Эфир майлары. Чәй агачы, лимон яки лаванда майлары өйгә хуш ис кенә бирми, өстәмә антисептик хезмәтен дә үти.

Өй юу өчен эко-рецептлар
1. Аш бүлмәсе: майлы тапларга каршы сода
Плитә өстендәге яки духовкадагы каткан майны бетерү өчен сода белән суны кушып ботка ясагыз. Аны пычрак урынга сылап, 15–20 минут тотыгыз. Сода майны йомшартачак, сезгә аны чүпрәк белән генә сөртеп алырга калачак.
2. Ванна бүлмәсе: ялтырап торган көзгеләр һәм краннар
Уксус белән суны 1:1 нисбәтендә кушып, пульверизаторлы савытка тутырыгыз. Бу катнашма краннардагы ак тапларны һәм көзгедәге эзләрне бик шәп бетерә.
Киңәш: Уксусның исе ошамаса, катнашмага 5 тамчы лимон эфир маен кушыгыз.
3. Идәннәрне юу: сабын кайнатмасы
Ламинат яки линолеум өчен 5 литр җылы суга 2 аш кашыгы сыек хуҗалык сабыны һәм 10 тамчы чәй агачы мае кушу җитә. Ул идәнне чистартып кына калмый, дезинфекцияли дә.
4. Чәйнектәге кайнатманы (накипь) бетерү
Чәйнеккә тулысынча су тутырып, бер пачка (25 г) лимон кислотасы салыгыз һәм кайнатып чыгарыгыз. Су суынгач, чәйнегегез яңадай ялтырар.
5. Кер юуның куркынычсыз юлы
Хәзерге кер порошоклары составындагы фосфатлар табигатькә дә, кеше тиресенә дә зыянлы. Эко-альтернатива:
Сабынлы порошок: хуҗалык сабыны угычтан уып, аны кер машинасының барабанына салыгыз.
Кондиционер урынына: чайкатканда 2 аш кашыгы уксус һәм берничә тамчы лаванда мае кушыгыз. Кием йомшак булыр һәм статик электр җыймас.

Эко-чистартуның 5 өстенлеге
Сәламәтлек. Аллергия, астма һәм тире авырулары куркынычы кими.
Экономия. Сода һәм уксус бәясе химик чаралардан 10–20 тапкырга арзанрак.
Экология. Канализациягә агулы матдәләр агызып, табигатьне пычратмыйсыз.
Универсальлек. Бер савыт сода яки уксус белән бөтен өйне юып була.
Балалар һәм йорт хайваннары өчен куркынычсызлык. Бала идәндә шуышып йөргәндә яки мәчегез юылган өслекне ялаганда, сез тыныч була аласыз.

Химиясез чисталык – вакытны һәм көчне күбрәк сарыф итә дигән фикер хата. Бары тик бераз күнегү һәм гади матдәләрнең үзлекләрен белү җитә. Өегезне табигый матдәләр белән юа башласагыз, берничә атнадан һаваның чистарганын, сулыш алуның җиңеләюен сизәрсез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар