Хатын-кыз йөрәге ир-ат йөрәгенә караганда физиологик яктан чыдамлырак, әмма гормональ үзгәрешләргә һәм стресска бирешүчәнрәк тә.
Менопауза башланганчы безне эстроген саклый. Әгәр дә без сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып барабыз икән, «яклау» эшләми башлый. Традиция буенча, хатын-кыз йөрәгенең төп дошманнары – стресс һәм зарарлы ризык дип санала. Әйе, бу шулай. Ләкин һәр икенче хатын-кызның акрын гына, йөрәк-кан тамырлары системасын җимерүче үзенчәлекле гадәтләр дә бар. Түбәндә – Пирогов университеты доценты Хачирова Эльвира Азреталиевна киңәшләре.
Кайбер хатын-кызлар ябыгам дип, кырыс һәм дөрес булмаган диеталарга утыра. Йөрәк мускулы глюкоза белән туклана. Ул булмаганда, аксым, шул исәптән, йөрәк мускул тукымасының таркалуы башлана. Бу миокард дистрофиясенә һәм аритмиягә китерергә мөмкин. Интерваллы ачлыкка килгәндә, хатын-кызларда ул еш кына кан басымы сикерешенә һәм май алмашынуын бозуга китерә. Ябыгырга телисез икән, моны әкренләп һәм фанатизмсыз, рационда ярма һәм яшелчәләрне саклап эшләгез.
«Җиңел» һәм «нечкә» сигаретлар азрак зарарлы дигән миф бар. Чынлыкта кирәкле доза никотин алу өчен, тәмәке тартучылар тирәнрәк суыру ясыйлар. Никотин коронар артерияләрнең спазмына китерә. Тагын бер мөһим факт: тәмәке һәм ораль контрацептивлар үлемгә китерүче комбинация булырга мөмкин. Тромбоз куркынычы да арта. Яшь хатын-кызларның кинәт үлеменең иң еш сәбәпләрнең берсе бу.

Авыртуны баса торган популяр дарулар сыеклыкны тоткарлый һәм кан басымын күтәрергә мөмкин. Моннан тыш, алар бөерләргә тискәре йогынты ясый, ә бөерләр артериаль басымны турыдан-туры көйли.
Хатын-кызларда еш кына «кичектерелгән тормыш синдромы» бар: көндез – эш һәм балалар, ә кичен «минем вакыт» җитә. Без йокыны сериаллар, уку яки җыештыру өчен корбан итәбез. Исегездә тотыгыз, йокы – нерв системабыз ял итә торган, ә йөрәк ритмны акрынайта торган бердәнбер вакыт. Әгәр сез 6 сәгатьтән дә азрак йокласагыз:
Хроник йокысызлык инфаркт куркынычын 30% ка арттыра.

Биек үкчәле аяк киеменнән йөргәндә хәрәкәт биомеханикасы бозыла. Балтыр мускуллары дөрес эшләми, аларның насос функциясе (веноз канны аяклардан өскә таба йөрәккә этәрү) кими. Веноз торгынлыгы барлыкка килә. Бу йөрәккә йөкләнешне һәм тромб барлыкка килүне арттыра. Биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә була, ләкин көн саен түгел, һәм үкчә биеклеге 4-5 сантиметрдан артмасын.
Кофеинүзе уртача күләмдә зарарсыз, әмма заманча эчемлекләр (энергетиклар, сливкалы баллы коктейльләр) – иң нык тәэсир итүчеләр. Энергетикларда кофеин һәм таурин бик зур дозаларда, бу аритмия китереп чыгара һәм нерв системасын хәлсезләндерә. Ә татлы латте һәм фраппучино – авырлык җыюга һәм шикәр сикерешенә китерә торган трансжирлар. Шикәр исә, тәмәке тарту шикелле үк, кан тамырларының стеналарын җимерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк