Хәтерлисездер, совет заманында бәйрәм өстәлендә шпрот булу зур вакыйга иде. Соңыннан: «Аларның мәҗлесләрендә (туйларында, юбилейларында) табында хәтта шпрот та бар иде!» – дип зур итеп сөйлиләр иде.
Хәтерлисездер, совет заманында бәйрәм өстәлендә шпрот булу зур вакыйга иде. Соңыннан: «Аларның мәҗлесләрендә (туйларында, юбилейларында) табында хәтта шпрот та бар иде!» – дип зур итеп сөйлиләр иде.
Хәзер супермаркетларда ризык күп булса да, консервланган бу балык белән сыйланудан баш тарту барыбер кыен. Күп кенә гаиләләрдә бүгенге көнгә кадәр бәйрәм өстәленә шпротлы бутербродлар куела.
Шпротларын алгач, банкада гадәттә май кала. Сез менә аны нишләтәсез? Күпләр кебек чүп чиләгенә яки раковинага агызасызмы? Юкка алай эшлисез! Без сезгә консерв банкасында калган шпрот маен куллануның берничә ысулын тәкъдим итәбез – алар ризыкка үзенчәлекле тәм бирәчәк.
***
Консерв банкасыннан калган май маринадланган суган белән дә бик яхшы яраша. Суганны боҗралап турагыз, май өстәгез, полиэтилен пакет яки капкач белән ябып, төнгә суыткычка куегыз.
***
Шпрот мае уха, кыздырылган балык, балык бәлеше кебек ризыкларның тәмен көчәйтә. Гади селедканы да шул май сибеп бирсәгез, ул үзенчәлекле хуш ис ала.
***
Тагын бер рецепт: шпрот маен атланмай белән болгатыгыз. Әгәр май йомшак булса, кашык белән изеп, артык сыеклыгын агызырга мөмкин. Аннары изелгән майга шпрот маен кушып болгатыгыз һәм суытып, аны кондитер шприцына тутырыгыз. Инде шуның белән шпротлы бутербродларны бизи аласыз. Балык тирәли бөтерелешләр, розалар ясарга мөмкин, өстенә петрушка яфраклары куегез: бик матур да, тәмле дә була.
***
Консервада калган шпрот маен түгәргә кызганасыз икән, ипигә ягу өчен крем әзерләргә мөмкин
Кирәк булачак:
• шпрот мае;
• 2 пешкән йомырка;
• каты сыр – 50 г;
• пешкән кишер;
• бераз яшел үлән;
• икмәк кисәге;
• аз гына тоз һәм кара борыч.
Эш тәртибе:
Барлык ингредиентларны тирән савытка яки блендерга салыгыз һәм бертөрле масса булганчы яхшылап ваклагыз.
Һәм тәмле крем әзер! Икмәккә ягып, рәхәтләнеп ашагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк