Көнләшүче кешенең шикләре берни белән дә расланмаса да, ул һаман үзенең парын шик-шөбһәләр белән җәфалый икән, моны ни өчен эшли? Бу катлаулы хис белән ничек көрәшергә?
Кайчак көнләшүнең сәбәбе хыянәт түгел, ә кешенең эчке проблемалары яки үзе дә аңлап бетермәгән ихтыяҗлары була. Нигезсез көнләшүнең сәбәпләре һәм аның белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләшәбез.
Әгәр ирегез (хатыныгыз) сезне башка кеше белән кочаклашканда күрсә, аның көнләшүенә нигез булырга мөмкин. Ә менә бернинди дәлил булмаса да, ул сезне «Кайда булдың? Кем белән? Нишләдең?» кебек йөзләгән четерекле сорауга җавап бирергә мәҗбүр итә икән, бу – манипуляциянең бер төре.
Үзен гаепләүче кеше икенчесендә гаеп хисе уята. Әгәр ул моңа бирешеп, аклана, һәр адымын аңлата, яхшы булырга тырыша башласа, манипуляциянең үз максатына ирешүен әйтергә мөмкин. Әмма мондый гамәлләрнең артында нәрсә ята? Кеше ни өчен шулай эшли? Бу рәвешле бер партнер икенчесен тулысынча контрольдә тотарга тырыша, үзен хуҗа һәм хаким итеп тоя. Аның әйтергә теләгәне бер: «Син – минеке», «Син миңа гына карыйсың».
Мондый очракта көнләшүче кешегә чын сәбәп кирәкми – ул кемнән булса да яки нәрсәдән булса да көнләшү өчен сәбәп табачак. Үзенең «милке» контрольдән чыга башлагандай тоелса, ул хакимлеген кире кайтарырга тырыша. Нәтиҗәдә, берсе хакимлек иткән, икенчесе исә аның басымы астында яшәгән мөнәсәбәтләр барлыкка килә.
Мондый очракта нишләргә? Нигезсез көнләшүгә юл куймагыз, гел акланмагыз һәм үзегезне гаепле санамагыз. Иптәшегез белән тыныч шартларда сөйләшеп карагыз: бу хәлнең сезне канәгатьләндермәвен аңлатыгыз, гаилә психологына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итегез.
Әгәр үзегез көнләшәсез икән, уйлап карагыз: сез дә икенче кешене контрольдә тотарга, аны тулысынча үзегезгә буйсындырырга тырышмыйсызмы?
Кеше үзен ниндидер яктан башкалардан кимрәк дип саный һәм бу хисне икенче кеше ярдәмендә капларга тырыша. Ул партнерын үзенең аерылгысыз бер өлеше итеп күрә. Аны югалту түзә алмаслык хәл, хәтта тормыш өчен куркыныч кебек тоела башлый. Янындагы кешене югалту ихтималы туганда, ул көнләшә башлый. Әмма мондый көнләшүнең нигезендә еш кына үзаллы һәм җитлеккән шәхес булырга теләмәү, үз-үзеңә таянырга һәм эчке терәк табарга өйрәнмәү ята.
Нишләргә? Көнләшүче кешегә, һичьюгы, берникадәр вакытка ялгыз калып, үз хисләре белән мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Әгәр үзегез көнләшәсез икән, шуны танырга тырышыгыз: сез бары тик үзегезне генә контрольдә тота аласыз. Башка кешенең уйларын, хисләрен һәм гамәлләрен тулысынча идарә итү мөмкин түгел.
Даими рәвештә нигезсез шикләнү, һәрнәрсәдән яшерен мәгънә эзләү, тирә-юньдәгеләрнең үзенә каршы ниндидер хәйлә коруына ышану паранояга хас билгеләр булырга мөмкин. Кайбер очракларда мондый халәт психик тайпылышлар белән бәйле була.
Мондый очракта нишләргә? Психиатрга яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кеше үзе үзендәге проблеманы аңлап бетермәскә мөмкин, шуңа күрә якыннарының ярдәме мөһим.
Әгәр сез шундый нигезсез көнләшү объектына әйләнсәгез, бу хәлнең җитди булуын аңлагыз һәм үз иминлегегезне беренче урынга куегыз. Кирәк булса, куркынычсыз ара саклагыз һәм белгечләрдән ярдәм сорагыз.
Тирә-юньдәгеләрнең барысы да сездән яхшырак дип уйлыйсызмы? Иптәшегез моны аңлап, сезне ташлап китәр дип куркасызмы? Мондый көнләшүнең сәбәбе үз-үзеңә түбән бәя бирү һәм тормышта үз урыныңны таба алмау хисе булырга мөмкин. Кеше үзен яратырга мөмкиннәренә ышанмый, үз-үзеннән шикләнә һәм партнерының хыянәт итүен раслаучы дәлилләр эзли башлый. Телефоннан сөйләшүләрнең язмаларын сората, шәхси тикшерүчеләр яллый, үзенә күрә тикшерүләр үткәрә. Үзен башкалар белән чагыштыра һәм һәрвакыт үзен кимрәк дип саный.
Кайчак кеше үзе дә аңламыйча партнерын мөнәсәбәтләрне өзәргә этәрергә мөмкин. Чөнки ул барыбер бер көнне аны ташлап китәчәкләренә ышана.
Бу очракта нишләргә? Үз-үзеңә бәя бирүне күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Әгәр сездән көнләшәләр икән, партнерыгызга белгечкә бергәләп мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итегез. Чөнки кешегә гел үзенең иң яхшысы булуын исбатлап тору мөмкин түгел. Сез – психотерапевт түгел.
Әгәр үзегез көнләшәсез икән, психолог белән сөйләшү файдалы булырга мөмкин. Үз-үзеңә ышаныч шәхси мөнәсәбәтләрдә генә түгел, эштә, уку һәм дуслык өлкәсендә дә кирәк.
Мондый көнләшүне балалар арасында еш күрергә мөмкин. Гаиләдә икенче бала тугач, өлкән балага элеккеге кадәр игътибар җитмәскә мөмкин. Ул көнләшә, чөнки әти-әнисенең игътибарын кабат үзенә юнәлтергә тели. Без, өлкәннәр дә, кайчак үзебезгә игътибар җитмәгәндә шундый ук юлны сайлыйбыз. Көнләшү күренешләре оештырабыз, үпкә белдерәбез, тавыш чыгарабыз. Боларның барысы да безне күрсеннәр, безнең барлыгыбызны искә төшерсеннәр өчен эшләнергә мөмкин.
Нишләргә? Балалар үз ихтыяҗларын һәрвакыт ачык һәм турыдан-туры әйтә белми. Ә без, өлкәннәр, үз хисләребезне аңларга һәм алар турында ачыктан-ачык сөйләргә өйрәнә алабыз. Партнерыгызга: «Зинһар, миңа күбрәк игътибар бир әле. Янымда бул, минем белән сөйләш, кочакла», – дип әйтү күпкә нәтиҗәлерәк. Ихтыяҗларыбызны тыныч кына белдерү – мөнәсәбәтләрне ныгытуның бер юлы.
Кайчак безнең көнләшүебезнең чын сәбәбе бар: партнерыбыз үзен тиешле чикләрдән артыграк иркен тота. Әйтик, ирегез сезнең дус кызыгыз белән артык назланып сөйләшә, аңа кыланып елмая. Алар арасында әлегә берни булмаса да, сезгә моның мөнәсәбәтләрегез өчен куркыныч булуын белдерергә кирәк булырга мөмкин. Бу очракта көнләшү кайчак үзеңнең шәхси чикләреңне яклау, мөнәсәбәтләрдә нәрсә кабул ителергә мөмкин, ә нәрсә мөмкин түгел икәнен аңлату чарасына әйләнә.
Мондый очракта нишләргә? Иң яхшысы – мөнәсәбәтләрнең башында ук хыянәт дип нәрсәне санавыгыз турында сөйләшеп, уртак кагыйдәләр билгеләү. Берәүләр өчен башка кешегә кызыксынып карау да кабул ителмәслек гамәл булса, икенчеләр иреклерәк мөнәсәбәтләрне хуплый. Һәр парның үз чикләре һәм үзара килешүләре булырга мөмкин. Иң мөһиме – икегезнең дә бу мәсьәләгә карашыгызны ачык белү һәм бер-берегезнең чикләрен хөрмәт итү.
Көнләшүнең сәбәбе нинди генә булмасын, бу хис еш кына мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тудыра. Әгәр партнерыгызга ышаныч җитми икән, иң элек үзегездән сорагыз: мине чынлыкта нәрсә борчый? Бу шикләрнең нигезе бармы, әллә алар үз-үземә ышанмаудан, игътибар җитмәүдән яки үткән тәҗрибәмнән килеп чыгамы? Проблеманың тышкы билгеләре белән генә көрәшмичә, аның төп сәбәбен аңларга тырышыгыз. Чөнки үз хисләреңне аңлау, алар турында ачыктан-ачык сөйләшү һәм кирәк булганда белгечкә мөрәҗәгать итү – сәламәт мөнәсәбәтләргә таба мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк